UP   

Гөлчәчәк Галямова һәм Тәлгать Хәсәнов ТАТАРЧА ЭТНОФЬЮЖН БУЛДЫРЫРГА ТЕЛИЛӘР

 

Рәисә Борһаниева

 

 

Яңа елдан соң Казаныбызда Мәскәүдә яшәп иҗат итүче бер уникаль гаилә булып китте - мультиинструментчы Тәлгать Хәсәнов һәм җырчы Гөлчәчәк Галямова. Алар монда үз эшләре белән килгән. Мәскәүдө алар Владимир Назаровның данлыклы фольклор ансамбленда чыгыш ясыйлар. Төркемнәре Этно-саунд дип атала.

Бу хакта иркеләп сөйләшергә дип кунакларны редакциягә чакырдык. Гөлчәчәк ханым артык хисле, җиңел аралаша. Ә Төлгать абый ирләргә хас басынкылык белән тыңлап, фикерләрен өстәп куя. Альбомнарына күз салдым: флейта, блок-флейта, татар курае, башкорт курае, гитара, казах думбрасы, диджириду, ирланд бөйраны, илин сорнае, кубыз, бугаз белән җырлау һ.б диелгән. Башларым өйләнеп китте. Мине бигрәктә соңгысы кызыксындырды. «Ишетәсегез киләме соң?» - диде Тәлгать абый. Һәм, башкаларга комачауламыйм микән, дип як-ягына карап алды да, бик көле тавыш белән көйләп җибәрде.

Тумышлары белән алар икесе дә Казахстан якларыннан. Берара Казанда яшәп алалар. Тәлгать әфәнде Габделфәт Сафин, Гөлнара Исмаева, «Зө-Ләй-Лә» өчен аранжировкалар ясаган. Луиза Батыр-Болгари, Рим Хәсәнов, Сәйяр Хәбибулин, Роза Сәхәветдинова-лар белән иҗади дуслыкта. Курчак театрында да эшләгәннәр.

Халыкара конкурслар лауреаты Тәлгать Хәсәновның эшчәнлеге Ренат Ибраһимовта кызыксыну уята. 2000 елда ул аны Мөскөүгө, үзенең театрына эшкә чакыра. Дүрт елдан артык анда музыкаль җитәкче булганнан соң, хатыны Гөлчәчәк белән алар «Sahra-muzic» программасын әзерлиләр. Сенегалда туып-үскән Нджага Самбе, Виктор Жалсановлар белән бергә мөстәкыйль төркем оештыралар. Виктор драма артисты, Мөскөүгө Федор Бон-дарчукның фильмында Чыңгызхан ролен уйнап булмасмы дип килгән булган. Аның баһадирныкыдай гәүдәсе тамашачыларны беркайчан да битараф калдырмый ди. Җор телле Гөлчәчәк ханым Нджаганы башкаларга таныштырганда: «Катя Лельнең якын дусты. Җырчы танылган хитын аның хөрмәтенә яздырган» дип шаярткалап ала. Кара төнле коллегаларына түбәтәй бүләк иткәннәр. Нджага аны шулкадәр ошаткан, башыннан салырга да теләми, ди.

Хәзерге вакытта Тәлгать Хәсәнов һәм Гөлчәчәк Галләмова Мәскәү-Казан юлына тузан төшерми. Алар татар фольклорына нигезләнеп, этно-фьюжн (төрле стиль һәм жанрлар катнашмасы) дигән нәрсә тудырырга хыялланалар. Шул максат белән монда коллектив тупларга йөриләр. Хезмәтләрен берничә ел элек Президентыбыз Казанда өч бүлмәле фатир биргән, шунда тукталалар. Гаиләдә бер кыз, ике малай үсеп килә. Алар да җыр-моңга гашыйк.

Олы кызлары бүгенге көндә Гнесиннар исемендәге музыка академиясына караган махсус мәктәбтә белем ала. Туган якларын да онытып бетермиләр, былтыр Казахстанда сольный концертларын оештырганнар.
 

Яңа карашлы газета «Кәеф ничек?» № 4 2007
 

 

сахра мьюзик  sahra music сахра мьюзик  sahra music сахра мьюзик  sahra music сахра мьюзик  sahra music сахра мьюзик  sahra music