HOME   UP  

Киям МИЦЛЕБАЕВ

ОНЫТЫЛМЫЙ  ЯКЛАР

«Сеюмбике» №2, 1991

Хасанов Варис Абдуллович Varis Hasanov (Khasanov)

Мәскәүдә яшәүче Варис Хәсәнов дигән рәссамны Татарстандагы иҗади хезмәттәшләре уңай яктан искә алалар: аның бит «Зур Идел» күргәзмәсендә катнашканы хәтердә, «Икмәк» (1971) исемле бик матур картина белән катнашкан иде ул анда, диләр.

Рәссам әлеге әсәрендә авыл эшчәләренең омтылышын, гадәттәгечә, трактор-комбайн ише нәрсәләрне тасвирлау юлы белән түгел, бәлки ял вакытыңда гәүдәләндерә. Алтынсу гаммада язылган бу картинаның камиллеге янә дә 1977 елга алып кайта. Бу елны илебезнең сәнгать вузларын тәмамлаучыларның диплом эшләре күргәзмәсенә Татарстаннан И. Зарипов, В. Федоров һәм В. Хәсәновңың әсәрләре дә кабул кылына. Манежда үткәрелгән әлеге күргәзмә егетләребезне канатландырып җибәрә, аларга омет һәм ышаныч өсти.

Варис Хәсәнов 1941 елның маенда Казан каласында туа. Үзебездәге Художество училищесын тәмамлаганнан соң (1961) Ташкент театр-сәнгать институтында укуын дәвам иттерә. III курстан армиягә алалар, өч ел буена Төрекмәнстанда хезмәт итә. 1966 елны демобили-заңияләнгәч, Ленинградка — И. Е. Репин исемендәге Нәкыш, скульптура һәм архитектура институтына күчә: иҗади конкурска әсәрләрен Җибәреп, II курска барып керә. Аны уңышлы гына тәмамлаганнан соң (1971) яшь рәссамның бүтән җирләргә дә китәргә мөмкинлеге була, әмма татар җанлы егетебез туган каласына кайта.

Татарстанда яшь рәссамнарга игътибар гомумән җитеп бетми, шуңа күрә Хәсәновка да түрәләрнең әллә ни исләре китми: яшәү очен иң минималь шартларлы да тудырырга уйламыйлар; талантына лаеклы бая биреп, Рәссамнар берлегенә кабул итәргә дә бик атлыгып тормыйлар. Шул рәвешле дүрт биш ел буена типкедә йоргәннән соң, үз халкына үз илендә турыдан-туры хезмәт итәргә дигән изге ниятләре гамәлгә ашмыйча, Варис чарасыздан, илаһи бер гарьләнү белән Мәскәүгә күчеп китә.

Башкалада Вариска бәхет кояшы елмая, дип әйтә алабыз. Аңа иҗат кешесе, дип карыйлар, әсәрләренә лаеклы бәясен бирәләр. Рәссамнар берлегенә дә кабул итәләр. Хәзер ул МОСХта әгъза; Нәкыш сәнгате комби-натында эшли — тынычлык темасына багышлап язган зур күләмле эше һәм башка әсәрләре комиссия тарафыннан кабул ителә; заводларда эшчеләр белән аралаша, аларның портретларын яза; кырыклап күргәзмәдә катнашып өлгерә. Совет Армиясенә багышланганына «Пограничниклар» дигән картинасын тәкъдим итә, Зона күргәзмәсенә «Сабантуй» әсәрен куя.

Хәер, «Икмәк» һәм «Сабантуй» темаларын рәссам әле бүген дә дәвам итә, заманча төсмерләр белән баета, өр-яңа әсәрләр яза. Арада гадилеге белән күңелләрне җәлеп итәрдәе — ындыр табагында көрәк белән ашлык эшкәртүчеләр; анда сурәтләнгән өч образның кайсы милләттән булуы тамашачыда бертөрле дә шик уятмый: сабыр холыклы, тыйнак һәм эшчән олы яшьтәге ике хатын янындагы җитү кыз да, гәрчә заманчарак киенгән булса да, уңганлыгы-булганлыгы белән безнең татар халкы вәкиле икәнлеген исбатлый. Болар өчесе дә бер үк эшне башкаралар инде югыйсә, әмма аларның килеш-килбәт һәм тоткан гамәлләре кабатланмый, автор сәнгатьтә һәркайсына үзенчәлекле урын таба, хәрәкәттә, эш рәвешендә сурәтли.

Миңа калса, Варис Хәсәнов иҗатына иң хас үзенчәлек — ул да булса, үзара якын яки аерым бер төснең төрле төсмерләрен куллану ысулы белән олуг гармониягә ирешү. Кайчагында аның әсәрләрендә ул күчешне сизмисең до, чөнки аларда табигый гармония кануннары өстенлек итә.

Табигатькә гашыйк рәссам җитлегә барган саен, иҗатының колачы киңәйгәннән-киңәя бара: туган якның игелекле кырлары-басулары, мул сулы Иделе, серле-ямьле урман-әрәмәлекләре; Бакчасарайның мәһабәт-мәчет вә урамнары; Дагстанның илаhи бай табигате, биек-биек таулары; Кара диңгез буйлары... Аның Каспий этюдлары, Ай-Петри вариацияләре — карап туймаслык матурлыкка ия. Суны һәм һаваны гаҗәеп зур осталык белән сурәтләгән сәнгать остасы әлеге әсәрләрен гүзәллек үрнәге дәрәҗәсенә күтәргән.

Кая гына барсаң да, милли сәнгатебезнең кояш нурларыдай төрле тарафдарларга таралган-чәчелгән җеп очлары аксакалыбыз Бакый ага Урманчега барып тоташа. Варисның да халыкка тугрылыклы хезмәт итәчәгенә тәгаен инанып, аңа Рәссамнар берлегенә керү өчен Бакый ага фатиха-рекомендацйясен биргән икән ләбаса! Чынлап та, Варис татар җанлы иҗатчы булып формалаша. Ул мәркәздә яшәүче милләттәшләребез белән даими аралаша, аларның сурәтләрен төшерә. Ә монда төрле һөнәр ияләре бар: сәнгатькяр Наилә Вәлиева да, Урал исемле инженер да, Рәфкать Вәлиев дигән генерал да, шагыйрь Әхмәт Саттаров та, заводта эшләүчеләр дә, исемсез геройлар да, барысы да, барысы да бар.

Туган-үскән якларына кайткач, ул кыска гына вакыт эчендә әллә ниләр майтарып ташлый. Бигрәк тә аның игътибарын әдипләребезнең портретлары җәлеп итә. Туфан Миңнуллин һәм Нурихан Фәттахның күпсандагы сурәтләре моңа ачык дәлил.

Иҗат кешеләренә шунысы хас: шагыйрь булса, әнкәсенә багышлап тезмә юллар сыза; композитор ул шигырьгә үз хисләрен дә өстәп көй чыгара; ә инде рәссам - Анага портрет багышлый. Варисның да «Әнием портреты» иң уңышлы әсәрләренең берсе дип саналырга хаклы.

Төп йортыннан читтә яшәсә дә, туган туфрагын онытмаучы, туган халкына тугрылык саклаучы Варис Хәсәновны 50 яшьлек юбилее белән чын күңелдән тәбрик итеп, якташыбызга яңадан-яңа иҗат уңышлары телисе килә!

sarasadykova.ru