Baştagï - Главная 

 Jazmalar - Публикации

 Audio - Аудио

 Foto - Фото

Video - Видео

Notalar - Ноты

  Süzlär - Слова

Şigïr'lar - Стихи

Links - Линки  

Kunak_kitabï - Гостевая_книга
Вәли ҖИһАНШИН,
Туймазы шәһәре.

 

Сара апа язган хатлар
 

Сара Садыкова   Булачак шагыйрә Клара Булатова да Казан дәўләт университетының татар теле һәм әдәбияты бўлегендә укый иде. Каләм тибрәтә башлаган яшьләр буларак, аның белән очрашканда кўбрәк әдәби иҗат турында сөйләшәбез. Ул Сибгат Хәким шигырьләренең тел ўзенчәлекләрен диплом эшенең төп темасы итеп сайлаган. Менә диплом яклау көне дә килеп җитте. “Кемнәр беренче булып керергә тели?” дигән чакыру ишетелгәч, алты кеше ишек төбенә килеп бастык. Иркен, якты бўлмәгә барып керсәк, анда Сибгат абый белән Сара апа утыралар. Кадер-хөрмәт кўрсәтеп, Клара кулындагы чәчәк бәйләмнәрен икесе алдына илтеп куйды һәм:

— Безнең бўгенге бәйрәмебезгә килгәнегез өчен бик зур рәхмәт! - диде.

Иҗат әһелләренең икесен дә Клара чакырган икән. “Нигә икесен бергә?” дип, гаҗәпләнеп тә йөрдем. Чөнки ул вакытта Сибгат абый белән Сара апаның дуслыгын белми идем. Байтак еллар ўткәч, кўренекле шагыйрә Гөлшат Зәйнашеваның: “Сибгат Хәким белән Сара апаның дуслыгы сокланырлык. Сибгат абый һәрвакыт Сара Садыйкова турында кайгырта иде. Җыелышларда, утырышларда — кайда гына сўз чыкса да, Сара Садыйкова турында ул яхшы сўз әйтеп, аның иҗатын яклап сөйли иде.

Сара апа ўзе дә Сибгат абыйны бик ихтирам итә, аларның бергә иҗат иткән җырлары тиз арада халыкка барып җитә иде”, дип язган хатын укыгач, аларның кулга-кул тотынышып эшләўче иҗатташ дус булуларын аңладым.

Хәзер төп сўзгә кўчик: Сара апа белән Вәлия якташлар да, бер чорда ўскән кызлар да тўгел, ә кайчан дуслашып киттеләр икән, дип сорарсыз. Сўзне Вәлиянең ўзенә бирик:
— Тәўге очрашуыбызның ўзенә кўрә тарихы бар. Без нык хәлле кешеләр кебек шәһәр читендә таш пулат салып керә алмадык, байлык җыярга кызыкмадык. Кыш буена аз-азлап акча җыеп киләбез дә, җәйге ялны бер чорга туры китереп, ирем белән ак пароходта Казан якларында йөреп кайтабыз. Җыеп килгән акча ял итеп кайтырга да, бераз әйберләр алырга да җитә, әнә нинди шәп заманнар булган!

Алтмыш җиденче елның җәе, Казанга китәсе көнебез. Билетлар кулда, урыннар билгеле. Вакыт та җитәрлек, Уфаны кўреп йөрергә булдык. Ирем Мәсәлим, биш яшьлек кызыбыз Наилә белән Ленин урамыннан китеп бара идек, пөхтә киенгән, ак яулыкны кырын салып бәйләгән, җил-җил атлап килгән апа игътибарны ўзенә җәлеп итте. Ул ўтеп киткәч, башка уй йөгерде: “Кайда кўргән идем соң әле?”

Елга портында пароходка утыра башлау вакыты җитўен көтеп йөри идек, ак яулыклы апа белән янә йөзгә-йөз килеп очраштык.

Ниһаять, уйлана торгач, Октябрьский шәһәрендәге ахирәт дус Изәния кўрсәткән фотокарточка кўз алдыма килеп басты һәм: “Бу — көйләр чыгаручы Сара апа Садыйкова. Казанда укыган елларымда аның кызы Алла ўзләренә алып бара иде”, дип сөйләве искә төште. Кыюлыгым җитеп, ак яулыклы апага барып эндәштем.

— Гафу итегез, сез Сара апа тўгелме?
— Әйе, Сара апагыз булам, ә мине кайдан беләсез?

Сөйләшкәндә югалып кала торган гадәтем юк, барысын да тезеп сөйләп бирдем. Танышып, дуслашып китўебезнең башы менә шул булды.

Вәлиянең кўңелен җилкендереп җибәрәсем килеп, сорашам да сорашам.
— Сезне бик матур жырлый, диләр, чын сўзме ул?
— Балыкчы кўлен мактар, диләр. Ўзем турында нәрсә әйтим икән? Көйләгән булам шунда...
Басынкы ханым, хәтеренә төшерә-төшерә, Сара апаны сагынып сөйли.
— Елга буйларының матурлыгына соклана-соклана, пароходта йөзәбез. Иртәгә төш алдыннан Казанга барып җитәргә тиешбез. Без, өч-дўрт хатын-кыз, сөйләшеп тора идек, яныбызга Сара апа килеп басты.
— Әйдәгез әле, кызлар, сездән сорыйсы сўзләрем бар, дип, ўзе генә урнашкан каютага алып керде. Ул безне туганнары, кўптәнге танышлары кебек якын кўреп сөйләшә иде. — “Беренче мәхәббәт”не халык яратты микән, юк микән, бергәләп җырлап карыйк әле!
Кайсыбыз басып, кайсыбыз утырып, җырладык та җырладык. “Бик матур, кўңелләрне кўтәреп җибәрә торган көй”, дигәч, апабыз балаларча шатланды.
— Шулай була кўрсен инде, акыллыларым!
Барыбыз бергә кушылып җырлаганда минем тавышыма игътибар иткән, кўрәсең.
— Сиңа җырчы булырга кирәк иде, — диде ул яныма килеп. — Тавышың да матур, буй-сының да бар, пианинода уйнавың ни тора! Ә укытучының оста җырчы булуына бигрәк шатмын!
Кичке аш алдыннан ял итў бўлмәсен кўреп чыгарга булдык. Тўр почмагына пианино куелган. Стена буенда, бер-берсенә сыенып, чәчләрен кырдырып алдырган җитмеш-сиксән егет утыра. Кўзләре, йөзләре ўк әйтеп тора, кўбесе — татар, башкорт балалары. “Ни яз, ни көз тўгел, җәй уртасында армиягә алу була микәнни?” дигән уй йөрәкне чеметеп алды. Кўңелдә шик калмасын өчен, төс-башы татарга охшаган капитаннан сорыйсы иттек.
— Сер булмаса, әйтегез әле, бу егетләрне бик еракка алып китеп барасызмы?
— Яше җитеп килгән егетләр армиягә китәр алдыннан хәрби өйрәнўләр ўтәргә тиеш. Әле шунда китеп барабыз. Кайда икәнен әйтмим, монысы — сер!
Кўңелчә сөйләшеп торганда офицердан Сара апа рөхсәт сорады.
— Игътибар итегез әле, туганкаем, пианино янында басып торабыз ич. Егетләргә бер-ике көй уйнап ишеттеримме, кўңелләре булыр?
Көтелмәгән тәкъдимне ишеткәч, капитан сабыр гына елмаеп куйды.
— Рәхим итегез, апа, бик әйбәт булыр! — Шуннан ул егетләргә эндәште: — Игътибар белән тыңлагыз, хәзер сезнең өчен бәләкәй генә концерт!
Бик илһамланып “Беренче мәхәббәт”не уйнагач, шат елмаеп, Сара апа булачак солдатларга сораулар бирә башлады:
— Кем әйтә, егетләр, әле нинди көй яңгырады?
Әйтерсең лә дәрестә утыра инде, озын буйлы егет кул кўтәрде.
— Бу көй кўптән тўгел генә ишетелә башлады, һәр урында яратып җырлыйлар. Сара Садыйкова көе икәнен дә беләбез!
Ўзенең исемен ишеткәч, апабызның кўзләре нурланып китте.
— Ә ул апагызны кайдан беләсез?
— Нишләп белмәскә, ди, без бит авыл малайлары!
Сара апа йомшак тавыш белән, йөрәккә ўтеп керерлек итеп сөйли иде.
— Менә нәрсә, егетләр, төсмерләп калыгыз, әле сезнең каршыгызда басып торган апагыз — композитор Сара Садыйкова! Кўз карашларыгыздан ук аңлап торам, әле авыл капкасыннан чыгып китмәгәнсез, ә әти-әниләрегезне, туганнарыгызны сагынып та өлгергәнсез. Озак та ўтмәс, солдат булырсыз, шул уңайдан әйтер сўзем бар: яхшы хезмәт итегез, әти-әниләрегезгә, кешеләргә мәрхәмәтле булыгыз!

Егетләргә ўгет-нәсыйхәт бирўен ишеткәч, Сара апаның бала җанлы ана булуына бөтен кўңелем белән ышандым.

Казанга килеп җитәрәк, Сара апа алдан ук безне ўгетли башлады: “Хәзер безгә барабыз...”

Ерак юлдан кайтып килгән кешегә авыр йөк булып тагыласыбыз килми иде. “Рәхмәт, апакаем!” дип аркасыннан сөеп яраттым да, Туймазыдагы өй адресыбызны кулына тоттырдым. Әнә шул көннән алып хат алыша башладык, әледән-әле телефон аша сәламләшә идек.

Сара апаның туган көне уңае белән хатын-кызлар өчен иң кадерле бўләкләр сайлап алдык та, бандерольләп җибәрдек. Озак та ўтми, хаты килеп төште: “Исәнмесез, минем ерактагы, туган кебек якын дусларым Вәлия белән Мәсәлим! Котлау телеграммагызны, бўләкләрегезне алдым, рәхмәт. Бўләкләр салып, нигә шулай җәфаланасыз? Безне Агыйдел, Кама дулкыннарын яра-яра йөзгән пароход таныштырды, ә сез тирән хисле, игътибарлы кешеләр булып чыктыгыз.

Әгәр апагызны якын кўрсәгез, минем сўзләремне кўңелегезгә беркетеп куегыз: моннан ары ел саен пароходта йөзәрбез, дип ышандыра алмыйм. Вакыт табып, җаен туры китереп, Казанга — туп-туры ўзебезгә килегез, сезнең кебек гаиләчел кешеләр белән аралашып яшәргә яратам.

Ўзегез әйбәтсезме? Ә мин көннәремне какланып ўткәрәм: кемдер китергән пьесаларга көйләр язам, яңа көйләр чыгарырга да кирәк. “Көннәремне какланып ўткәрәм”, дип язуымның бөтен мәгънәсе менә шул

Мин — ўземне җәфалый-җәфалый иҗат итә торган җан иясе. Кўңелгә бер көй килә башласа, шуны чыгарып бетерми торып, башлаган эшемне ташламыйм. Бер ишетў, бер тыңлау белән кеше кўңелен ярып керерлек көй чыгару өчен кайчакта бер-бер артлы айлар ўтеп китә.

“Матур гына көй кирәк иде бит әле”, дип, хәзер башкорт шагыйрьләре дә минем белән бәйләнешкә керергә тырыша. өегезгә “Башкортостан кызы” журналы килсә, караштыра барырсыз әле, анда бер җырым чыгарга тиеш иде.

Әллә кайсы якларда ял итеп кайту мөмкинлекләрем бар, тик ўзебезнең Кама белән Агыйделдән аерылып китәсем килми. Ак пароходка утырып, елына бер мәртәбә Башкортстанга барып кайтсам, миңа шул җитә. Әллә нигә Уфа урамнарында йөрергә яратам бит!

Шундый-шундый хәлләр, минем кадерлеләрем! Ўзегез килегез, тик ўтенечем бар: кайчан килўегез турында алдан хәбәр итеп куярсыз, чөнки сез килўгә өйдә булырга кирәк. Бу җәйдә Актаныштагы туганнарымны кайтып кўрермен дигән идем. “Ял йортыннан урын алып куябыз, килегез!” дип, Пермь шәһәрендәге якын танышларым хат язды, минем авылда ял итәсем килә...”
Хөрмәтле апабызның тагын бер хаты: “Кўптәннән бирле җавап яза алмадым. Сәбәбе — чирләп йөрдем, бөтен тәнем ут янды. Төчкергән саен врач чакыртырга да яратмыйм. Хәзер аруландым, тик эштән бушый алмыйм — пьесаларга музыка язам, эшлисе эшләрем кўп җыелып китте. И, белсәгез, башларым калмый. “Җырчылар клубы”на да йөрергә кирәк. Аннан китәргә уйлап торам, туеп беттем инде...”

Әле ихлас кўңел белән сөйләшеп утырганда Вәлиянең кўзләрендә сагыну чаткысы ялтырый иде.
— Нишләтәсең бит инде, тынгысыз хезмәт белән шөгыльләнўнең авырлыкларын ўзе генә белгәндер. Бер дә юк җирдән тыңлап туйгысыз көйләр чыгару — тўтәлдә ўскән суган кыягын өзеп алу тўгел бит ул. “Гаҗәп матур итеп, ефәк җепкә энҗе тезгәндәй эзлекле итеп сөйли белгәнгә кўрә ул, ўзе әйтмешли, бер ишетў, бер тыңлау белән кўңелгә ўтеп керерлек көйләр чыгаргандыр да инде.

Ўзәкләрне өзәрлек көй чыгару — иңнәрең белән таулар кўтәрўгә тиң авырлыктыр ул, мөгаен. Ә менә бөтен татар дөньясын дулкынландырып җибәргән “Җидегән чишмә” иң илһамлы җырларның берсе булып яңгырады тўгелме соң:
Җидегән чишмәләргә йөзек салдым,
Җидегән йолдыз кўреп калсын дип...

Иҗат эшенең тел белән аңлатып булмастай катлаулы ўзенчәлекләре, ниндидер яшерен серләре бар. “Җидегән чишмә” шигыренең ничек тууы турында Гомәр абый Бәширов: “Кўптәнге газиз истәлекләр, ниндидер сиземләўләр, нидер әйтергә омтылулар белән кўңел тәмам мөлдерәп тулганнан соң, каяндыр, бик тирәннән, хисләр дөньясының иң тўреннән җырның беренче юллары килеп туды. Сўз артыннан сўз, бер кўренештән икенчесе туа башлады. Шуннан уйлана, эзләнә, хыяллана торгач, бөтен бер җыр чыкты. Сўзләр тулы мәгънәсендәге җыр булып яңгырасын өчен аларны ўзләренә лаеклы музыкага салырга кирәк иде бит әле”, — дип язган иде.
Алайса, “Җидегән чишмә” көе ничек туган соң? Бу хакта Сара апа Гомәр абыйга: “Шигырь мине чиксез дулкынландырды. Чылтырап аккан чишмә буена ўзем барып чыккандай, чишмә улагына салган көмеш йөзектә җидегән йолдыз шәўләсен кўргәндәй булдым. Чәй суы алырга дип, таң белән ўк чишмәгә баручы авыл чибәре кўз алдыма килеп басты. Бу табигать балалары, минемчә, бер-берсен шундый нечкә, шундый нәфис, шундый матур итеп сөяләр, аларның бу сөюләре мәхәббәтнең ифрат бай хис булуын, аның шигъриятле, моңлы тойгы икәнлеген, кешеләрне яшәргә, зур батырлыкларга өнди торган зур көч икәнлеген йөрәкләргә ўткәрәләр. Жырның сўзләре ўзләренә лаеклы, тирән мәгънәле нәфис, мөлаем көй сорыйлар иде”, дип сөйләгән.

Бер елны Казан шагыйрьләре катнашлыгында ўткәрелгән иҗат концертында Сара апа дулкынлана-дулкынлана: “Бу мәһабәт бинага сез шундый кўп булып, матур булып җыелып килгәнсез, сезне кўрў минем өчен зур бәхет. Менә бит безнең халкыбыз нинди кўркәм! Безнең татар тамашачысы җыр ярата, театр ярата, сәнгать ярата. Мондый тамашачыны башка җирдән шәм яндырып эзләсәң дә табалмассың”, дип чыгыш ясаган.

Олуг шагыйребез Мостай Кәрим дә Сара апаның иҗади эшчәнлегенә сокланып яшәгән. “Россиян мин”, “өченче көн тоташ кар ява” шигырьләренә Сара апа көй язгач, Мостай абый Казанга хат язып сала: “Кадерле Сара апа, сезнең моңнарыгызны Башкортстанда бик яратып җырлыйлар һәм тыңлыйлар. Алар озын гомерлеләр. Җырларыгыз кебек озын гомерләр телим сезгә, кадерле Сара апа!”

Бу язманы мәшһўр композиторның хатларын кадерләп саклаучы Вәлия Шәфыйкованың сўзләре белән тәмамлыйсы килә: “Сара апа татар җыр-моң дөньясының кўренекле әһеле иде. Ул әле бўген дә рояльдә уйныйдыр, ўзе уйнаганга кушылып, эченнән җырлыйдыр, “яңа көй туа, яңа көй!” дип шатланадыр кебек, шулай кўз алдыма китерәм”.

РӘСЕМДӘ: Сара Садыйкова. 1968 ел.
Әгъләм ЗАРАЕВ фотосы.

“Кызыл Таң” газиттән 08.02.2006