Baştagï - Главная 

 Jazmalar - Публикации

 Audio - Аудио

 Foto - Фото

Video - Видео

Notalar - Ноты

  Süzlär - Слова

Şigïr'lar - Стихи

Links - Линки  

Kunak_kitabï - Гостевая_книга
 

Сара Садыйкова моңнары
 

2006 елда татар халкы үзенең мәшһүр кызы - Сара Садыйкованың 100 еллыгын билгеләп үтәчәк. Композиторның иҗаты бик тә бай - аның 400 дән артык җырларының хәзергә 150 се генә җырчыларыбызның репертуарында. Сара Садыйкованы искә алу кичәсенең тәүгесе Казан медицина көллиятендә узды инде. Аны Сара апаның иҗатына гашыйк кешеләр һәм аның дуслары - Татарстанның атказанган табибәсе Луиза Моратова белән танылган җырчыбыз Миңгол Галиев оештырганнар.

300 кешелек актлар залы тамашачылар белән шыгрым тулы иде. Кичәне Луиза Моратова ачып, композиторның иҗаты белән кыскача таныштырып узды. С.Садыйкова үзенең беренче җырын 1942 елда әхмәт Ерикәйнең “Көтәм сине” дигән шигыренә язган һәм инде гомеренең ахыргы көненә кадәр иҗаттан аерылмаган. Медицина көллиятенең ничек бу кичәне уздырырга алынганлыгы да билгеле булды - Сара ханым биредә күп мәртәбәләр иҗат кичәләрен уздырган икән.

Миңгол Галиев композиторның бик күп җырларын башкарды: “Мин сине ничек яраттым” (Р.Фәйзуллин сүз.), “Бөркет турында баллада” (И.Юзеев сүз.), “Кешегә” (И.Фазлуллин сүз.).

Һәрвакыттагыча ыспай киенгән Искәндәр Биктаһиров тамашачыларны “Язгы уйлар, язгы моңнар” (Н.Дәүли сүз.), “Казан кичләре” (Х.Туфан сүз.) җырлары белән шатландырды.

Сара апа исән чагында үз кызы кебек итеп күргән Зөһрә Сәхәбиева Г.Бәширов сүзләренә язылган “Җидегән чишмә” җырын башкарып, тамашачыларны моңга чорнады, әлеге мизгелләрдә Сара Садыйкованың кызы әлфия Айдарскаяның күзләреннән яшьләр ага иде.

Концерт залларында да булмый торган көчле алкышлар җырчыларга шатлык һәм илһам өстәде. Театр училищесында укучы Фәннур Нәҗипов, педагогика университеты студенткасы Альбина Карбышева, көллият укытучысы Алсу Карапетян һәм укучылары Светлана Подворнова, Алия Галиәхмәтова, Тамчы Вәлиева “Чит илләргә чыксаң”, “Көтәм сине”, “Белегез шуны”, “Иркәң буласым килә” җырларын башкарып, композитор Сара Садыйкованың әсәрләрен яңа гасырда да оста башкаручылар алмашка килүен күрсәттеләр. ә көллият укытучысы Рәис Мингәрәевнең кызы Зөһрә чын артистларча шигырь укыгач, Дания Нурулла түзмәде, сәхнәгә чыгып аны кочаклап алды, ә Илдар Хәйруллин яшь талантның исемен куен дәфтәренә теркәп куйды.

Димәк, Г.Камал театрында бер ун елдан Зөһрә Мингәрәева дигән артист туташ пәйда булуы бар.

Дания Нурулла белән Илдар Хәйруллин “Күк капусы ачылса” спектакленнән өзек күрсәткәч, сәхнәгә көчле алкышлар астында әлфия Газиз кызы Айдарская күтәрелде. Ул әнисе Сара Садыйкованы шушылай җылы искә алганнары өчен барлык катнашучыларга, оештыручыларга, тамашачыларга зур рәхмәтен җиткерде. әнисенең әле 200 ләп әсәрләре архивта ятуын һәм алар Сара Садыйкованың 100 еллык юбилеена бастырып чыгарылса, бик яхшы булыр иде, дип әйтте.
Ике сәгать буена Сара Садыйкованың моң дөньясында тибрәлдергән артистларга халык аягүрә торып кул чапты.

Кичә тәмам. ә халык сихри моңнардан аерыла алмыйча әкрен генә тарала. Ризван мәчете янында гына урнашкан медицина көллиятенең бу беренче генә изге эше түгел. Быел аның актлар залында Рөстәм Яхин, Нәби Дәүли, Шәриф Камалны искә алу кичәләре уздырылды. Көллият сәнгать һәм мәдәният үзәгенә әйләнеп бара. ә сәхнәдәге рәсемнән безне Сара Садыйкова елмаеп озатты. Шушы кичәдә сәхнәдән укыган “Сара апа” дигән шигырем юллары кайтаваз булып яңгырады:

Вакытның тизлеген күрсәтеп,
Алдында өч сәгать текелди.
Клавишлар буенча бармаклар
Өр-яңа моң эзли, җыр эзли.

Секундлар, иҗекләр, ноталар -
Җыр булып, моң булып берләшә.
Җырлары белән гел Сара апа,
Киләчәк буынга эндәшә.

Киләчәк буынга,
Киләчәк!
Киләчәк буынга ул дәшә!

"Шәһри Казан" 25 апрель, 2005ел