Baştagï - Главная 

 Jazmalar - Публикации

 Audio - Аудио

 Foto - Фото

Video - Видео

Notalar - Ноты

  Süzlär - Слова

Şigïr'lar - Стихи

Links - Линки  

Kunak_kitabï - Гостевая_книга

 

Рабит Батулла

Lat

 

№ 61 (10993), 19 май, 2007 ел
№ 64 (10996), 26 май, 2007 ел

 

Сайра,
Сара-сандугач

 

Татарның беренче тангосы

Сара апа миңа остаз иде. Кулыма гармун алганнан бирле мин аның көйләрен уйнадым. Мәскәүдәге Татар бакчасында (Измаил паркында) да, Ватаныбызның төрле шәһәрләрендә, татар яшьләре җыела торган уеннарда да, авылдан-авылга гастрольләрдә йөргән чакларда да яшьләр гел: “Теге тансы көен уйна әле”, – дип, Сара апаның “Көтәм сине” тангосын сорыйлар иде. Шулай итеп, без – яшьләр, үзебезнең тангога, татарның беренче тангосына, Сара Садыйкова көенә бии идек.

Син кайларда йөрисең икән,
Алтыным, көләч йөзле иркәм?

Кайтырсың дип мин өмет итәм.

Мин сине көтәм, көтәм, көтәм...

Соңыннан, тора-бара Сара апаның үзе белән танышкач кына мин белдем: бу җыр 1942 елда, якын дусты сугышка китеп, хәбәрсез югалгач, Сара апаның җан сыкравыннан барлыкка килгән моң булган икән. Хәрби сырхауханәләрдә яткан яралы сугышчылар – урысы, татары, башкалары шушы җырны җырлап юанганнар. Әхмәт Ерикәй сүзләренә иҗат ителгән бу үлемсез җыр халкыбызның музыка сәнгате мәйданында алтын һәйкәлләрнең берсе.

 

“Казан кичләре”

1973 елда мин “Өчәү юлга чыктык” исемле драма яздым. Камал театры аны куярга әзерләнде. Режиссер Празат Исәнбәт төп рольләрне әле яңа гына Питербургта югары уку йорты тәмамлап кайткан яшь актерларга тапшырды. Спектакль куелып бетә язганда да музыка өлеше әле хәл ителмәгән иде. Фонотекадагы язмаларны гына файдаланырга уйлаштык. Ихлас ролен башкаручы җегет Шамил Бариев беркөнне репетициягә гитарасын алып килде. Тәнәфестә Шамил гитарасының кылларына чиертеп-чиертеп, Сара апаның Хәсән Туфан шигыренә иҗат ителгән “Казан кичләре” исемле җырын ишетелер-ишетелмәс кенә көйли башлады.

Куела торган бу пьеса әле яңа гына диплом алып, Казаннан районга китәргә җыенган яшь укытучылар, яшь журналистлар турында иде. Казанны ташлап китүе аларга бик тә сагышлы, ләкин Ватан алдындагы бурыч, вөҗдан аларны сөекле башкаладан китәргә өнди. Шамил салмак кына җырлый:

Ак булып, саф булып истә калсын
Казанның кадерле кичләре...

– Менә! – дип кычкырды Празат ага. – Менә шушы җыр кирәк безгә, шушы музыка спектакльнең увертюрасы, лейтмотивы булырга тиеш!

Чыннан да бу олы бер табыш иде. Шулай итеп, Сара Садыйкованың җыры олы бер спектакльнең музыкасына әверелде.

“Өчәү юлга чыктык” спектакленнән соң тамашачылар урам буйлап шушы җырны җырлап кайталар иде. Яшьләр җыелган җирдә һәрвакыт шушы җырны күмәкләп җырлыйлар иде.

Сара Садыйкованың бу җыры барыбызга да уртак куаныч алып килде.

 

“Туйлар узгач, туннар тузгач...”

Шул ук елда мин тагын бер пьеса, кәмит язып ташладым. Монысының тәкъдире тегесенекенә караганда катлаулырак булып чыкты. 1973 елның көзендә куелып беткән бу спектакль бары тик 1974 елның язында гына дөнья күрде.

“Туйлар”ны Күчмә театр ике куллап кабул итте. Спектакльне кую эше режиссер Рәфкать Бикчәнтәйгә тапшырылганына мин сөенеп бетә алмадым. Ул ике дә уйлап тормастан, кәмиткә музыка язуны Сара Садыйковага тапшырды. Монысына да мин сөенеп бетә алмадым. Пьесаны укып чыгуга ук Сара апа миңа чылтыратты:

–Җаным, Батулла, менә шушындый җырлы-биюле музыкаль пьесаны мин әллә кайчаннардан бирле көтә идем бит инде. Сине каян җил ташлады минем юлыма? Язам, Алла боерса, пьесаң бик ярыйсы. Мин шундый музыка язармын, синең бу пьесаң бөтен дөньяны әйләнеп чыгар, иншалла.

– Бирсен Ходай, Сара апа, шулай булсын, – дидем.

Рольләр бүленде. Рәссам Петр Баландин эшкә тотынды. Сара апа, бөтен эшен ташлап, комедиягә музыка язарга утырды. Артистлар атлыгып репетициягә килә, Рәфкать ага җилкенеп иҗат итә. Эшләр гөрләп бара.

Шулай куанышып, дәртсенеп иҗат иткәндә культура министры урынбасары Юныс Әминев пьесаны куярга рөхсәт бирми икән, дигән хәбәр таралды. Мин министрлыкка чаптым.

– Пьесаң куелмаячак! – дип каршылады мине Юныс Әминев.

– Ни өчен?

– Пьесаң зәгыйфь, андый пьеса булмый, неграмотный әсәр ул синең.

Җылардай булып театрга кайттым. Сара апа, мин, Бикчәнтәй театрының баш режиссеры Равил Тумашев янына кердек.

– Әйттем мин сезгә, тупас сүзләрне алырга кирәк, дидем, – диде Равил Тумашев. – Минем үземә дә андый оятсыз сүзләр ошамый.

– Анда бернинди дә оятсыз сүз юк, Равил, энем, – диде Сара апа.

– Ничек булмасын, – диде баш режиссер. – Ә колбаса-малбаса?

– Каян килеп “колбаса” сүзе оятсыз булсын?

– “Малбаса”сы ни була? Нинди малны, кем, кайда баса?

Сүзгә мин дә катнашып киттем:

– Чәй-мәй, кәгазь-мәгазь, малай-шалай кебек кушма сүзләр генә бит алар.

Ярый, “колбаса-малбаса”ларны сызып аттык, ләкин барыбер пьесага рөхсәт бирелмәде. Артистларның күңеле төште, режиссерның өмете өзелде, мин төннәр буе йоклый алмыйм: ни сәбәп? Гөнаһсыз бер көлке тамаша гына, югыйсә.

– Борыныгызны төшермәгез, – ди Сара апа. – Спектакль барыбер сәхнәгә чыгачак. Кул кушырып утырмагыз.

Бер көнне Тумашев мине чакыртып сүз башлады:

–Батулла, син пьесаңа матур сүзләр өстә, синең Мәҗнүнең кайнанасының фатирына ябышып ятмасын, комсомол путевкасы белән КамАЗга – яшьләр төзелешенә китсен. Хөкүмәтебез чакыруы белән китсен!

Шулай эшләдем дә: Мәҗнүнгә шундый кызыл монолог яздым, пьесаны яңадан бастырдым да, министрлыкка йөгердем. Ни гаҗәп, “яңа нөсхәсен” укып та тормастан, урынбасар минем белән килешү төзеде, кул куйды, пьесаны уйнарга рөхсәт кәгазе язды, акчасын да шундук бирдертте. Мин аңламый калдым.

Икенче көнне министрны да, урынбасарын да урыннарыннан алганнары турында ишеттек. Китәр алдыннан яхшылык эшләүләре булгандыр инде. Спектакльнең премьерасы Кинотасма клубында булды. Тамашачы яңа спектаклебезне дәррәү кабул итте. Спектакль, Сара апа юраганча, озын гомерле булды, ул озак еллар сәхнәдән төшмичә уйналды.

Сүз иярә сүз чыккач, шунысын да язып узыйм инде. Сара апа мине 1995 елда Америкага да алып барды. Нью-Йоркны да күрсәтте. Валлаһи, шулай булды. Шушы спектакльдә Ләйлә ролен оста башкаручы артистка Зөһрә Шакирҗанова 1995 елда Финляндиягә барып, андагы татар һәвәскәр театрында “Туйлар узгач”ны куйды. Бу спектакль Финляндиянең башкаласы Һельсинкидәге иң абруйлы театр сәхнәсендә уйналды һәм янә уңыш казанды. Америкада яшәүче татарлар җәмгыяте бу театрны гастрольгә чакырды. Шулай итеп, Сара апа Садыйкова аркасында безләргә Американы да күрергә насыйп булды. Кызганыч, мәрхүмә Сара апа үзе генә безнең белән бергә булалмады. Ләкин аның рухы, аның моңнары Америкадагы кардәшләребез күңелендә дә калды.

Сара апаның:

– Мин шундый музыка язармын, синең бу пьесаң бөтен дөньяны әйләнеп чыгар, – дигән сүзе фәрештәнең “амин” дигән вакытына туры килгән икән. Бөтен дөньяны ук булмаса да, бөтен СССРны, Финләндияне, Американы күрде, шөкер.


* * *

1986 елда Күчмә театрга (хәзерге Тинчурин театрына) мине баш режиссер итеп куйдылар. Бу эшкә Сара апаның шатланганын күрсәгез! Әйтерсең лә, аның үзен баш режиссер иткәннәр. Без аның белән алга таба бергә иҗат итәргә, музыкаль комедияләр, музыкаль драмалар куярга тәдбирләр кордык. Хәтта “Бүз җегет”не яңартырга хыяллана идек. Кайчандыр Сара Садыйкова исемле яшь талантны дөньяга ачкан бу әсәр Сара апага аеруча якын икәнен һәркем аңлар иде. Булачак “Бүз җегет”кә музыканы Сара ханым үзе хәзерләргә булган иде. Ләкин бу хыялларыбыз тәдбирләр килеш кенә калды. Тинчурин театры белән мин Ташкентта гастрольдә идем, хатыным Рузия телефоннан Ташкентка кайгылы хәбәр ирештерде: сөеклебез Сара апа Садыйкова вафат булган.

 

Каһарманлык

Сара апа янына киләсемне мин алдан ук телефоннан хәбәр итә идем. Ничә тапкыр гына килсәм дә ул, кадерле кунак көткәндәй, өен ялт итеп җыештырган, үзе көяз итеп киенгән-ясанган, сизелер-сизелмәс бизәнгән булыр. Кайчан гына килсәң дә аның өстәлендә саф чыклы чәчәкләр бәйләме торыр. Кайчан гына килсәң дә аның өстендә бәбәй итәкле озын күлмәк, башында энҗе калфак булыр. Сабый кыз чагыннан ук калфак тагып, гомере буе, әҗәленә чаклы калфагыбызны мәгърур йөрткән батыр хатын берәү генә булгандыр, ул – Сара Садыйкова. Искелек калдыгы дип, калфакларны, бәбәйтәкләрне чүплеккә чыгарып аткан заманда, йолаларыбызны яндырганда, гүзәл гадәтләребезне мыскыл иткән чорда милләтебезнең затлы ханымнары кебек киенеп йөрү батырлык иде.

Аурупалашырга, урыслашырга, денсезләшергә атлыгып торганда, башына кәләпүш киеп йөрүче татарлар калмаганда, Мәхмүт Хөсәен берьялгызы кәләпүшне күтәреп алды. Урамда гына түгел, кунакка барганда гына түгел, сәхнәгә чыкканда да Мәхмүт ага кәләпүшен мәгърур йөртә иде, мәрхүм. Дин корып бетте инде дип торганда машинасына тәсбих асып йөрүчеләрнең иң беренчесе Сәет ага Шәкүр булды. Дин – ул халык әфьюны, дип авыз суы корыткан денсезләр, дәһриләр мәйдан тотканда тәсбихне дин символы итеп, бөтен узган-сүткән кеше күрсен дип, машина көзгесенә элеп кую, тәсбих тартып йөрү батырлык түгелмени? Хәзер генә ул калфак таккан хатыннар күбәйде, кәләпүш кимәгән ир заты юктыр, машинасына тәсбих такмаган, “Мөхәммәд, Аллаһ” исемнәре белән шамаилләр асмаган шофер юктыр. Хәзер барысы да кыю. Ә менә “милләт, татар, дин” кәлимәләрен кычкырып әйтергә дә куркытылган дәвердә композитор Сара апа Садыйкова, шагыйрь Мәхмүт абый Хөсәен, Сәет ага Шәкүр кебек кешеләрнең дәһриләрне мәгънәви көрәшкә чакыруы иде ул каһарманлык.

Каһарманлык бит ул шәһәрләр алу гына түгел, каһарманлык бит ул кеше ватанына басып кереп, шул халыкны кыру гына түгел, каһарманлык планны арттырып үтәү генә дә түгел. Бар Нәкый, Бакый, Туфан каһарманлыгы. Бер караганда әлләни әһәмияте булмаган каһарманлыклар да бар. Тик аларны күрергә, аңлый һәм аңлата белергә генә кирәк.

Бу шәхесләрнең иҗатларын гына түгел, әнә шул каһарманлыкларын да без бәһаләргә бурычлыбыз! Сара апа белән очрашкан саен, мин ул сөйләгәннәрне дәфтәремә төрткәли бара идем. Хәзер шул язмаларымны тәртипкә китереп, матбугатка тапшырмакчы буламын. Бу язмаларны мин шомартмадым, ничек язылган булса, шулай калдырдым. Хәтта вакыт эзлеклеге сакланмаган очракта да мин аларны тәртипкә салмадым. Сара апа тарафыннан ничек сөйләнгән булса, шул тәртиптә яздым. Тарих шулай кытыршы хакыйкать килеш кала бирсен, дип уйладым. Сара апаның сөйләм рәвешенә дә каләм тыкмадым. Ул ничек сөйләгән, ничек җөмлә корган – барысы да шул килеш сакланды.

 

Ләйсән яңгыр
(Куен дәфтәреннән) 3.07.1983.

Өйләндән соң сәгать бер. Июль аеның иң матур көннәренең берсе. Шатлыклы, матур бу көнгә ямь өстенә ямь өстәп, чалт аяз һавада ястык хәтле генә бер болыттан ләйсән яңгыры ява. Мин Сара апа Садыйкова янына барам.

Төймәгә бастым. Эчтән Сара апаның яшелле-күкле тавышы ишетелде:

– Ишек ачык! Кер, Батулла җаным!

Кайчандыр “Татар сандугачы” дигән исем яулаган, бүген инде сиксәнне тутырып килүче Сара ханымның тавышы кычкырып сөйләшкәндә ара-тирә шулай “әтәчләнеп” тә киткәли. Сара апа яшел күлмәк кигән. Түшенә алтын ай таккан. Монда “Ай” мәсьәләсен ачыклап китәргә кирәктер. “Ай” дип без тулган Айны күз алдында тотып сөйләшәбез. Ләкин соңгы утыз-кырык ел эчендә телебезгә “ярымай” кәлимәсе әрсез рәвештә кереп урнашты. Андый сүз иске телебездә бөтенләй булмаган. Урыслар тулган Айны “месяц” ди, яңа туган Айны “полумесяц” ди. Менә килмешәк “Ярымай” кәлимәсе дә шуннан килеп чыкты. Юкса, борын-борыннан, хәтта әле без сабый чакта, без үсмер вакытта да әби-бабай “Ярымай” дип түгел, “Яңа Ай, Яңа туган Ай” дип яки “Һилал” дип сөйләшә иде. “Һилалов, Илялов” фамилиясе әнә шул “Яңа туган Ай” – “Һилал”дан килеп чыга да инде. Сара апаның түшендәге алтын Ай ике Һилалдан тора иде. Берсе эченә икенчесен кертеп эшләнгән ике яңа туган Айның алтын җирлегенә алмаз кыйпылчыклары сибелгән, ике Һилал кушылган очта борчак хәтле диңгез энҗесе урнаштырылган иде. Кече Һилал белән олы Һилал арасында бушлык, шул бушлыкта Сара апаның яшел күлмәге күренә. Алтын җирлектәге алмазлар, иң очтагы тонык энҗе һәм яшел күлмәк җирлеге гаҗәеп бер ярашканлык хасил итеп, Сара апаның болай да мөлаем чәһрәсенә аксөякләргә генә хас затлылык сирпеп тора иде.

Өй җыештырылган. Өстәлдәге матур кувшинда көләч чәчәкләр. Әллә бу чәчәкләрне Сара апа иртүк торып базардан алып кайткан, кайтканда чәчәкләр өстенә ләйсән яңгыр тамчылары тамганмы, әллә хуҗабикә үзе чәчәкләр өстенә су бөркегәнме – чәчәкләрнең нәфис касәләрендә чык тамчылары уйный. Терекөмеш кебек шул тамчылар чәчәкләргә сафлык һәм салкынча рәхәтлек биреп тора сыман. Кая карама журналлар-журналлар, әллә ничә төрле газеталар-газеталар. Пианиноның киштәчегенә кулъязма ноталар сөялгән. Сара апа яңа гына эшеннән аерылган, ахрысы. Чәй куеп йөри. Утырыштык.

Мин Сара апаның мәзәкчән кеше, җор телле икәнен яхшы беләм. Әлбәттә, мине вакыйгалар, мәзәкләр, артист-язучылар белән булган тузга язмаган хәлләр күбрәк кызыксындыра. Ләкин Сара апаның бай тормыш юлы узганын белгәнгә күрә, аның үз авызыннан, кыскача гына булса да барысын да язып каласым килә.

– Син сора, мин сөйләрмен, – диде хуҗабикә.

Киң мәгълүматлы, мул куәгә ия шәхесләргә алдан ук әзерләнеп торуның һич кирәге юк. Нинди генә сорау бирсәң дә, алар җавапсыз калмас. Мин беләм шундый шәхесләрне: аларның куәсе дә бар, иҗаты да мул, ләкин кара-каршы әңгәмәдә алар югалып кала, сөйләшергә сүз табалмый интегә. Сөйләгәндә дә коры итеп, кызыксыз сөйлиләр. Булып узган вакыйгалардагы иң мөһим, бер карашка вак саналган гаять әһәмиятле нәрсәләрне тотып сөйли алмыйлар. Гадәттә, андыйлар кайчандыр үзләре майтарган эшләрне санап чыгудан ары китә алмый. Гомуми гыйбарәләр, газета теле белән коры “атчут” бирәләр. Сара апа юмарт табигатьле шәхес. Ул үзе турында да, башкалар турында да гаҗәеп моңлы итеп сөйли, гыйбрәтле хәлләр белән рәттән көлеп туймаслык кызык мәзәкләр сөйләү остасы да. Ул аларны үзе уйлап чыгармый. Шаһит булганын гына сөйли. Ләкин кешенең игътибарын үзенә кадаклап сөйли.

 

Сараның тууы

– Әткәй Апас төбәгенең Тутай авылы кешесе. Казанга күчеп килгән. Әнкәем Бибигайшәгә өйләнгән. Әнкәйнең ата-бабасы да Тутайныкылар. Минем белән йөкле чагында, инде соңгы аенда була, әткәй әнкәйне апаларга кунакка алып китә. Мәҗлес гөрләп барганда әнкәйне тулгак тота башлый. (Сара апа көр тавыш белән көлә). Бүлмәчтә мин дөньяга киләм һәм җырлаучыларга кушылам. Кендекче әби олы якка чыгып әткәйдән сөенче ала: Гариф, кызың бар, биләү генә юк, ди. Әткәй күлмәген салып бирә. Шулай итеп, мине әткәем күлмәгенә төрәләр. Безнең үзебезнең йортыбыз Киров урамы белән Чернышевский чатындагы егерме алтынчы йорт иде. Кечкенәдән гармун уйнадым мин. Һаман уйнадым, хәтта олыгайгач та гармун уйнавымны ташламадым. Гадәт профессиягә әверелде.

 

Тумачый апа

“Тумачы апа, Тумачый җиңги” дип Казан татарлары телендә туганнан туган, өлкән кыз кардәшкә әйтәләр.

– Бу апабызның да гыйбрәтле тарихы бар. Тумачый апа сабый чакта чәчәктән дөм сукыр булып кала. Үги анага сукыр кызның ни кирәге дигәндәй, сукыр Гыйлмикамалны Казанга алып килеп, асрамага бирәләр, шулай йөри торгач, аны минем әткәем Гариф үзебезгә алып кайта. Тәрбия итә. Тумачый апа сукыр булса да, бар эшне җиренә җиткезеп үти торган иде. Бала карый, өй җыештыра, хәтта оста итеп ашарга да пешереп тора иде. Тумачый апаның ятимлеге дә сизелми иде безнең өйдә, ул үз кеше, үз апабыз, остазбикәбез иде. Ул гомере буе безне карап үстерде, аннан соң, үзе карап үстергән Разия сеңлемнең балаларын да карап үстерде. Озын гомерле булды Тумачый апам. Туксанга җиткәндә үз кулымда вафат булды.

Сара апа тынып калды: ул Тумачый апасының йөзен күз алдына китерергә тырыша идеме, аның тавышын колагында җанландырмакчы булдымы, әллә Тумачый апасы белән булган бер-бер сагышлы хатирәсе яңардымы – йөзе бик уйчан иде, күз төпләре яшьләнде. Ләкин бу моңсу халәт тиз узды; хуҗабикә дәртле-шат тавыш белән өзелгән фикерен ялгап алып китте:

– Тумачый апаның хәтере шәп, ул бик күп җырлар, әкиятләр, табышмаклар белә. Юрган астына кереп яткач, могҗиза башлана. Тумачый апаның салмак-серле тавышы, аждаһалар, диюләр, убырлы карчыклар, гүзәл кызларның матур җырлары караңгыда җанлана, тора-бара, йокымсырый башлагач, чынлап та алар күзгә күренгән сыман тоела иде.

 

Остазлар

– Мин яшьли үк Фатыйх Әмирхан әсәрләрен, Сәгыйть Сүнчәләй шигырьләрен укып үскән кыз. Аннан соң үзләрен дә гел күрә идем, белә идем, йөрешә-аралаша идек без алар белән. Тукта-тукта... Мин әле иң башта Солтан Габәши белән таныштым. Мин аның хорына йөри идем. Җырларга. Солтан абзый Фатыйх Әмирханнар, Фәтхи Бурнашлар белән таныштырды. Әткәй алып кайткан китаплар белән киштәләр тула иде. Тукай да бар анда, Дәрдмәнд тә, Заһир Бигичевнең “Хәдичә”се дә бар анда... Урысча китаплар да бар анда. Урысчаны да күп укый идем. Өй тулы музыка кораллары иде: гармундыр, громофондыр, минем гармунга ябышканны күргәч, әткәем пианино алып бирде... Беләсеңме нәссә, Батуллаҗан...

Сара апа “беләсеңме нәрсә” гыйбарәсен тиз сөйләгәндә “беләсеңме нәссә” шәкелендә әйтә.

– Беләсеңме нәссә, Батуллаҗан, сабыйны аны мохит тәрбияли. Әйләнә-тирә формалаштыра. Оясында ни булса, очканда шул булыр. Шул китаплар, музыка кораллары, гармуннар, кубызлар, Тумачый апамның әкиятләре мине сәнгатькә, сәхнәгә этәргәндер. Бүгенге баланың өендә – аракыдан бушаган шешәләр, юылмаган табак-савыт. Каян килсен миһербан, каян килсен зәвык? Әнкәй мине театрларга алып бара, шәрык клубына, Мәдәният йортына йөртә. Әткәй белән әнкәй мине мәшһүр Фатыйма Аитова мәктәбенә бирә. Һо-о, ул гимназия бүгенге университетыңа тора. Фәннәр, телләр, диннән башка анда нәфислек дәресләре дә керә иде. Һо-о, андагы мөгаллимнәребезнең исемнәрен генә атасам да шаккатарсың, Батуллаҗан: Сорбоннаны тәмамлаган математика мөгалимәсе Шакулова, ул Касыйм ханнары нәселеннән. Әдәбият укытучысы Рокыя Мөштәриева, Мәрьям Мөштәриевалар, тарихтан – Газиз Гобәйдуллин. Утыз сигезенче елда аны төрмәдә атып үтерделәр...

 

“Бүз җегет”

– Мин инде ул вакытта педтехникумда укыйм. Фатыйма ханым Аитова кебек мөгаллимә булам, аннары кызлар мәктәбе ачам, дип хыялланам. Педтехникум башында Исхак Казаковлар, Насих Мөхетдиновлар, атаклы Корбангалиевләр тора. Солтан Габәши хор оештырды. Мин шул хорга җырларга йөри башладым. Фәтхи Бурнаш гел техникумда иде. Ул Екатеринская (Тукай) урамында гына, Хөсәеновлар йортында тора иде. Мин театрга гашыйк идем. Театрга гына түгел, театрыбызда мәхәббәт каһарманнарын уйнап дан казанган Газиз Айдарскийга да гашыйк. Мин әллә Айдарскийга, әллә театрга гашыйк булдым, анысын әле аңлап бетерә алмый идем.

Бервакыт педтехникумда ыгы-зыгы купты: ачлар файдасына спектакль куярга йөри башладылар. Бу эшнең башында Касыйм Шамил иде. Уйнаучылар – педтехникум шәкертләре. Кормашиның “Бүз җегет” исемле пьесасын куя да башладык. Миңа хан кызы Сәхипҗамал ролен бирделәр. Хан ролен Абдулла Уральский уйнады. Шушы спектаклебез гаять зур уңыш казанды. Спектакльне караучы атаклылар арасында Газиз Айдарский да бар иде. Айдарский миңамы, уенымамы гашыйк булган, анысын да аңламый идем әле. Ләкин шул көннән соң Газиз Айдарский мине яучылап, атам шикелле агам Рәхимҗан янына еш килә башлады. “Бүз җегет” татар дөньясын шаулатты. Насих Мөхетдиновлар, Фәтхи Бурнашлар, Габәшиләр, җәмәгатьчелек беравыздан:

– Боларны укытучы итмәскә, артист ясарга болардан, Мәскәүгә укырга җибәрергә кирәк, – дип күтәреп алдылар.

Хәкимә Чамаева, Гөлсем Сөләйманова белән мине Мәскәүгә консерваториягә җибәрергә булдылар. Айдарскийга кияүгә чыгу үзеннән үзе билгесез вакытка чигерелде. Хәкимә белән без Мәскәүгә китеп бардык. Гөлсем нишләптер бармады. Безне консерваториядә яхшы каршыладылар. айга ун сум стипендия билгеләделәр. Без ачлы-туклы яшәргә дә разый идек.

 

Сәнгать бимазалары

– Хәкимә Чамаеваның тавышы көр, ул укуда алда бара. Минем тавыш аныкы белән чагыштырганда зәгыйфь, көчсез кебек иде, беләсеңме нәссә, йомшак иде минем тавыш. Дөресен генә әйткәндә, остазларыбыз икебезне дә тигез күрсә дә, Хәкимәгә игътибарлырак иде кебек. Бәлкем бу миңа шулай тоелган гынадыр. Әмма мин настырный идем. Тавыш күнегүләре ясарга тотындым. Көн дими, төн дими, гаммалар, күнегүләр җырлыйм, тавышымны көйлим, сулышымны рәтлим. Бүлмәдәгеләр ысылдый, сүгә, дәрес хәзерләргә ирек бирмисең, йоклатмыйсың, диләр. Шуннан ары сун мин подвалга төшеп хәзерләнә башладым. Кырым татары Сәрвәр Җетерине дә бүлмәдәшләре куып чыгарган, без икәү көн саен, кич саен подвалда. Ул скрипкасын чиелдата, мин гамма мияулыйм.

 

Фәхрелислам Агиев

– Беләсеңме нәссә, Батуҗан! Мин үз гомеремдә бик күп яхшы кешеләр белән очраштым, дуслаштым, аларга хезмәттәш булдым. Фәхрелислам Агиев исемле бер шәп кеше бар иде. Башта мин Аитов гимназиясендә Фәхрелислам Агиевта укыдым... Фәхрелислам абзый бик чибәр иде. Гаҗәеп интересный кеше иде ул. Белеме турында гына әйтмимен, белемле кешеләр ул заманда бик күп иде. Аның үзен тотышы, киенеше мине сокландыра иде. Фәхрелислам Агиев Европа белән татарлыкны берләштергән кыяфәттә иде. Яхшы тегелешле костюм, ап-ак яка, галстук, озын, матур, дулкынлы чәч... Шул күпереп торган чәч өстеннән кәләпүш кигән... Кәләпүш кимәгәндә аны французский бер денди дип уйларга мөмкин. Мыеклар калын, куе, кәттә итеп очлары бераз бөтереп куелган. Фәхрелислам “Ак юл” журналының хуҗасы иде. Балалар өчен бик күп яза иде ул. Фәхрелислам абзый соңыннан гаиләсе белән Мәскәүгә күчеп килде. Мин укыганда бик нык ярдәм итте, мәрхүм. Авыр туфрагы җиңел булсын! Алар мине үз балалары кебек итеп, ашатып, эчертеп, күнегүләр өчен фортепьяноларын минем карамакка бирәләр иде. Алар Мәскәүдә Большая Татарская урамындагы йортта тора иде. Агиевның хатыны Гафур Коләхмәтнең сеңлесе Суфия апа иде. Андый гүзәл гаиләләр сирәк була торгандыр ул. Фәхрелислам әфәнде яңа оештырылган “Эшче” театрының директоры булып китте. Мәкәрим Мәһди, Газиз Айдарский, Карамышевлар Совнаркомның карары белән Мәскәүдә “Эшче” исемле татар театры ачып җибәрделәр. Фәхрелислам Агиев бик тә мул талантлы кеше иде. Язучы да, мөгаллим дә, оештыручы да... Нинди шәхесләрне харап иттеләр. Фәхрелислам Агиев 1938 елда төрмәдә үтерелде.

 

* * *

 

Сара апа сүзен өзмичә генә чәй ясый. Мин кайнатма белән чәй эчә башлыйм. Сара апа үзе шакмаклы шикәрне теше белән китеп ала да, шатыр-шотыр китереп чәй эчә. Тәмләп эчә. Минем әбием Мәгъсүмә карчык та нәкъ шулай шакмаклы шикәрне кетердәтеп чәй эчәргә ярата иде. Сиксәнгә җитеп килгәндә дә Сара апа тешләренең ныклыгына сокланып утырдым.

 

Газизем

Газизнең үз фамилиясе Айдарский түгел, ул Зеленодольский ягының Айдар авылы кешесе, сәхнә кушаматын ул атасының туган авылы исеменнән алган...

Зур артист, талантлы режиссер иде ул Газиз Айдарский дигән шәхес. Мәскәү безне бергә кушты... Ул минем өчен газиз, аның өчен мин газиз идем. Мин аңа Газизем яки Азик дип дәшәм, ул миңа Сарушым ди торган иде. “Сарушым-Сандугачым” иде минем ул кушкан назлы исемнәрем. Менә шушы бәхетле никахтан 1925 елда Әлфиябез дөньяга килде. Мине алга таба укырга дип Оперный студиядә калдырдылар. Авыр еллар башланды. Бала яшь, стипендия бик аз. Газизем авырып китте: ачлы-туклы тормыш башланды. Иң олы хәсрәт Газизнең туберкулез белән авырып егылуы булды. Авыру кеше яныннан китмәскә кирәк, баланы карарга кирәк, укуга чабарга кирәк, дарулар табарга кирәк, дару өчен акча кирәк. Дусларыбыз Газиз Айдарскийны курортка-санаторийга дәваланырга озатырга дип, аның файдасына концерт куйдылар. Шулай итеп, Газизне Кырымга озаттык. Врачлардан да өметле сүз юк. Озак еллар ул шулай бер Кырымга, бер Казанга кайтып йөри торгач, Мәскәүдә сырхауханәдә җан тартты.

Гастрольгә чыксам, баланы куяр урын юк, Газизем анда авырып ята Ялтада, анда чабам, монда йөгерәм. Укуны тәмам итәсем бар... Уф... 1933 елда Газиз Айдарский үлде, Азигым... Үзенең васыяте буенча аның гәүдәсен крематорийда яндырдылар. Муса Җәлилгә, Фәхри Әхтәмовка, Вәлиев-Сульвага ул үз теле белән әйтеп калдырган... Җирләү эшләрен шулар башкарды. Шундый хәлгә килеп җиттем балам белән: икешәр-өчәр көн ашамаган чаклар еш була иде. Мин үзем түзәм, ач балама карап бәгырем өзелә. Ләкин Әлфия ул сабыйдан ук батыр булды. Су эчеп ятып тора, ләкин җыламый, ашыйсым килә, дип болай да өзек бәгыремне өзми, ул аңлый иде мине. Ул бар яклап та атасына охшаган иде: салмак-сабыр, түзем, кеше хәлен аңлаучан. Шуның өстенә ун ел эшләп килгән театрыбызны да ябып куйдылар.

Баламны ашатыр өчен киемнәремне сата башладым. Иң кадерле киемнәремне: Галиябануның күлмәкләрен, чулпыларын. Алар тиз генә бетә дә китә. Тагын ач калабыз. Алты яшьлек ач кызыма “лекция” укыйм:

– Кызым, мин ташчы булып эшкә керә алмыйм бит инде, – дим.

Әлфия аңлый, дәшми, су йота да, кырын ята, бичара.

 

Сәрвәр Җетери

Безнең белән бергә консерваториядә Кырым татар җегете Сәрвәр Җетери укый иде. Сокландыргыч чибәр җегет. Зур кара күзле, буйлы артист иде. Ике тәүлек авызга бер валчык ризык капмыйча утырганда бүлмәбезгә шул Сәрвәр Җетери килеп керде:

– Нигә бик күңелсез утырасыз? – ди бу.

– Күңелсез түгел без, – дим, – кызык та түгел.

Шулчак Әлфия әйтте дә салды:

– Сәрвәр абый, без ике көн ашамаган, – диде.

Сәрвәрнең болай да зур күзләре тагын да киңрәк ачылды. Ул бер сүз әйтмичә чыкты да китте. Озак та узмагандыр, янә кайтып та керде бу. Сумкасына күп итеп ризык төягән: май, печенье, күмәчләр. Әлфия кинәнде ризыкка. Ләкин минем тамагымнан аш узмый. Тамагыма әче күз яшьләре килеп тыгылган. Ятимлек тә, ач баланың йотлыгып ашап утырганы да, кимсенү, мескенлек хисләре тудыра иде. Бу күз яшьләре Сәрвәргә рәхмәт хисләреннән дә шулай мул булгандыр. Сәрвәр чыгып киткәнче генә тыелып тордым. Сәрвәр дә, минем хәлемне аңлады булса кирәк, тиз генә чыгып китте. Ишек ябылуга мин күз яшьләремә ирек куйдым. Рәхәтләнеп җыладым.

 

Хәсрәт өстенә хәсрәт

Азигым вафатыннан соң озак та узмады, мин Мәскәүдә чакта әнкәем Бибигайшә дөньядан китте. Кыен вакытлар иде, Испаниядә сугыш бара. Халык шунда китә. Монда Испания ятимнәре өчен концертлар куябыз. Ал юк, ял юк – гел гастрольдә, гел концертларда. Әнкәемне җирләргә дә кайтып өлгерә алмадым. Газизем-Азигымның үлеменнән әле айнып та җитмәгән көе бу кайгы өстемә ишелеп төште. Мин сына яздым. Шунда дусларым, Муса Җәлил мине юатырга тырышалар, студиянең директоры алар үтенече белән мине чакыртып алды да, өч йөз сум акча бирде. Кайгыңны таратып кайт дип, мине Казанга кайтарып җибәрделәр. Бу бик тә кирәкле сәяхәт булды. Мин Исмәгыйль Һилалов белән Урта Азия буйлап бик күп җырлап йөрдем. Уңыш казандым. Мине инде әллә кайчаннан бирле Татар Сандугачы дип йөртәләр иде. Шул шатлыклар, бераз кергән акчасы минем рухымны күтәрде, кайгыларымны оныттырды.

Ниһаять, без опера студиясен тәмамлап, Казанга кайтып төштек.

(Сара Садыйкова Татар операсының беренче көннәреннән үк, “Сания”сеннән алып төп партияләрне башкара. Һәр яңа операда да дип кәйтерлек, ул мәхәббәт гүзәлләрен уйный. Дан казана, аның тормышы рәтләнә. Сара апа, кайгыларны җиңеп, “Татар Сандугачы” буларак, шөһрәтнең түренә менә).

 

Әлфия

– Беләсеңме нәссә, Батуллаҗан! Син үзең артист, аңлыйсыңдыр, артисларның балалары җәйге гастрольләрдә генә ата-анасы янында була ала. Кыш көне, балага мәктәп елларында иң кирәк чакта, артист өйдә сирәк була. Калган барлык айларда да без гастрольдә идек. Бала минем анам янында, әбисе янында кала. Әбисен ул “әнкәй” дип үсте, мине “әннә-апа” дип йөри иде. Бала үз анасыннан читләшә, озак күрми торса. Әбисе алып калалмаганда башка гаиләдә, танышлар, дуслар янында кала. Җан өзгәләнә, берни эшләр хәл юк. Артистның тәкъдире шундый. Төрле язмышлар артист балаларында. Ата-ана контроле булмагач, укуын ташлаганнары да, бозык юлга киткәннәре дә булгалады. Шөкер, минем Әлфиям кыек юлга басмады.

Уфада булды бу хәл. Кымызга дип барган идек. Янәсе, кызым Әлфия белән ял итәм. Кая ул ял! Газиз Әлмәхәммәтова мине Белорецкий каласына өч концерт куярга алып китте. Бармыйча да ярамый. Гаиләмне карарга кирәк, акча кирәк. Әлфияне юл газаплары – гүр газапларыннан коткарып, дустыбыз, язучы Тәхфәт гаиләсендә калдырып, киттем гастрольгә. Мин киткәч, Әлфия балет мәктәбенә кереп куйган. Тугыз яшьлек кызым Петербурга китәргә тиеш булып чыкты. Үзем – Мәскәүгә, кызым Петербурга китте. Тагын озакка аерылыштык. Чынлыкта Әлфия ил өстендә үсте. Шулай да, ничек кенә булмасын, мин елга ике тапкыр кызымны күрергә тырыша идем. Шуннан ары сун сугыш башланды. Балет мәктәбен Уралга күчерделәр. Кызым белән күрешүләр тагын җайсызланды.

Әлфия ул Совет общежитиесе баласы. Бу аның холкында да чагыла. Ул сабыр, ләкин кырыс. Ул мөстәкыйль яши белә. Дәшми, дәшсә – өзә. Ул балет мәктәбен бик уңышлы тәмамлап, артистка булып китте. Буе, төсе, таланты бар иде аның. Ул озак еллар балетта биеде дә, пенсиягә китте. Аннан ары сун ул бию укытучысы булды.

 

Театр Казанында кайнау

Мин киләсен белеп (киләсемне телефоннан хәбәр иткән идем), Сара апа тышкы ишеген бераз ачып куйган, үзе кухнәдә бугай, чәйнек шалтырый, хуҗабикә озын, моңлы, борынгы бер җыр шыңшый иде. Мин, тавыш бирмәенчә, аның моңланганын тыңлап, ишек катында торам. Бик борынгы көйгә моңлана Сара апа:

Казан калалары күренер микән,
Тау башына менеп карасам.
Үткән гомерләр кире кайтыр микән,
Сандугачлар булып сайрасам.

Җыр туктады. Мин тамак кырдым.

– Ишек ачык! Уз, Батуллаҗан! – дип кычкырды Сара апа.

Чәй табыны әзер. Җайлаштык.

– Беләсеңме нәссә, – диде Сара апа. – Мин синең белән сөйләшкән саен үз хәятемне яңабаштан яшәп чыгам кебек. Уйлыйм мин: “Сара, син бәхетлеме соң, әллә син яшьли тол калган бәхетсез, чарасыз бер хатынмы?” – дим үземә. Мин төгәл җавапны таптым: мин җырчы буларак бик бәхетле булдым. Композитор буларак та мин бәхетле. Халык мине белә, халык минем җырларымны җырлый. Шул түгелмени ул бәхет? Алайса, син менә миңа әйтеп бир, бәхет нинди була? Дөрес, мин кыенлыклар, бәхетсезлекләрне күп күрдем. Газиз Айдарскийны югалту да, әнкәемнең үлеме дә, сөекле энемнең вафаты да – барысы да кайгы. Олы кайгы. Ләкин аларның барысы да табигый килгән кайгылар. Кайсысын чир алып китте, кайсысы картаеп үлде, дигәндәй. Ә менә иҗат кешесен иҗаттан мәхрүм итсәләр, менә монысы инде олы фаҗига. Анысын да күрдек, күрдек. Ләкин мин шул кимсетүләрне дә, тыюларны да кичтем, исән-сау кичтем. Өметсезлек кешене ашый. Ә мин бервакытта да өметемне өзмәдем.

Казан каласы таш кала,
Күп калага башкала.
Өметкәйләрем юкка чыга,
Бәхетсезлек шуннан башлана.

Театрдан кусалар, башка эшкә тотындым. Җырдан кусалар, көй чыгара башладым. Зиннәт Ибәтович Моратов исемле кеше Обкомның беренче секретаре иде ул вакытта. Мин эшсез йөрим. Киттем Моратовка, ул Камал театрына чылтыратты. Театрның баш режиссеры Габдулла Йосыпов мине концертмейстр итеп эшкә алды, Ходаның рәхмәте төшкере. Шуның өстенә икенче бер вазифа да бирделәр: мине театрның музыка бүлеге мөдире иттеләр. Эшсез йөргәндә болар да юаныч иде, әлбәттә. Ләкин җырчы буларак та, композитор буларак та мине сәхнәгә чыгармыйлар. Иң рәнҗеткәне шул булды. Татар операсының гөрләгән чаклары бар иде аның, Батуллаҗан. Без аны да күрдек. Ләкин театр тирәсендә ыгызыгылар башланды, астыртын эш йөртүчеләр күбәйде. Опера театрының дәрәҗәсе түбән тәгәри башлады. Анысын да күрдек. Олы концертларга, бәйрәмнәргә Сара Садыйкованы катнаштырмыйлар. Иң кимсеткәне шул булды. Сара апаң ялгыз чакларында үксеп җыламаган дип уйлыйсыңмы? Сара апа ул гел шат, ул һәрвакыт шаян, ул кайгыра белми, дип уйлыйсыңмы? Шаян булмый кая барасың! Шул чаялыгым коткаргандыр да мине. Театрда эшем дә бар, ләкин мин ризасыз, канәгатьсез. Правительственный концерт куялар. Мин юк. Киттем сәхнә артыннан гына булса да карап торыйм әле, дип. Мәрьям Рахманкулова янына килгән идем. Мәрьям әйтә:

– Сара, мин синең теге җырыңны җырлар идем, ләкин аны уйный белүче юк. Әгәр үзең уйнасаң?

– Уйнавын мин уйнармын да, мин бит сәхнәгә чыгарлык итеп киенмәгән, – дидем.

Галия Кайбицкая грим бүлмәсеннән үзенең матур күлмәген алып чыкты:

– Сара, менә сиңа бу таман гына, ки! – диде.

Мин киендем. Кайбицкая белән безнең гәүдә бер. Мәрьям сәхнәгә чыгып, ниндидер бер җыр җырлады. Халык сыек кына кул чапты. Шуннан ары сун, игълан иттеләр:

– Сара Садыйкова музыкасы, Әхмәт Ерикәй сүзләре: “Сагыну”! Рояль партиясен алып бара – автор – Сара Садыйкова!

Халык ду килеп кул чабарга тотынды. Мин сәхнәгә чыктым.

Иртә торсам, кичен ятсам,
Сине уйлыйсым килә.
Йөрәгемнең сагынуын
Җырда җырлыйсым килә.

Халык алкышлый-алкышлый. Мин рампага якынрак барып, хөкүмәт кешеләре күрсен диебрәк, баш иям. Ду килде халык. Икенче бүлектә Заһид Хәбибуллин әйтә:

– Сара ханым, син “Газизкәй”не миңа аккомпанировать ит әле, зинһар, – ди.

Риза булдым. Җырчы буларак мин программада юк идем.

Ул көнне мин Гай Таһировка да уйнадым. Ул мин уйнаганга биеде. Аккомпаниаторлар авыру сәбәпле сәхнәгә чыктым һәм композитор буларак зур уңыш казандым.

– Ишектән кусалар, бу Сара тәрәзәдән керә, – диделәр.

Ләкин Сараны кыерсыту туктамады. “Мәхәббәт җыры”, “Оныта алмасам, нишләрмен?” музыкаль комедияләремне Нәҗип абзагыз Җиһанов радио фондына яздырттырмады... Хәтта мине 1957 елгы Мәскәүдәге татар сәнгате декадасына да алмадылар. Әйтерсең лә, Сара Садыйкованың татар сәнгатенә катнашы юк. Әйтерсең, ул Татар операсының чишмә башында тормаган. Бу миңа сугу түгел иде, Батулла җаным, халыкка сугу иде.

 

Тылсымлы орден

Сугышка кадәр Риза Ишморат белән Таҗи Гыйззәт Мәскәүгә баралар. Бер кунакханәгә киләләр болар – урын юк. Икенчесенә баралар болар – урын юк. Шулай йөри торгач, ике драматург арып бетә. Урамда яки вокзалда кунып булмый бит инде дип, Таҗи Гыйззәт түшенә тагылган “Почет билгесе” орденын күрсәтә төшеп, администраторга:

– Директорыгыз кем әле сезнең? Чакырыгыз әле аны монда, – ди.

Таҗи Гыйззәтнең кырыс тавышы администраторга яхшы ук тәэсир итә. Ул:

– Гафу итегез, сез кем буласыз, иптәш? – дип сорый.

– Орденлы язучы буламын мин! – ди Гыйззәт.

Администратор боларга тиз генә ике урынлы бүлмә табып бирә. Җылы, якты, кайнар сулы бүлмәгә кереп урнашып алгач, Ишморат:

– Әллә кайчан әйтәсең калган шул туң күчәнгә орденың турында, – ди. – Башка вакытта син шулай итә торган бул...

– Юк, ярамый, Риза, – ди Таҗи Гыйззәт. – Кабат мондый хәлдә калырга туры килмәсен!

(Сара апа моны 1983 елның 3 июлендә сөйләде).

 

Кипичүк

1931 ел. Троицкийга Мохтар Мутин, Гыйләҗ Казанский белән гастрольгә киттек. Эт типкесендә йөрибез инде. Каршылаучы юк. Кунар урын юк. Гостиницалар кыйбат. Түләргә акча юк. “Калхуз йорты”нда җәбәхәер генә бер бүлмә таптык. Чебен таплап бетергән бер кувшин, бер каткан стакан өстәлдә тора. Безне каршы алырга, кунарга урнаштырырга тиешле кешеләр Кустанайга киткән булып чыкты. Ирләр чәй эчәргә эзләнә башлады. Шулай аптырап йөргәндә, җыештыручы татар хатыны әйтә:

– Ана, аста, бакта, кипичүк бар! – ди. – Шуны шопырыгыз!

Гыйләҗ Казанский запаслы йөри торган кеше. Аның чәе дә, шикәре дә була. Бер көн шулай ятабыз, ике көн: Гыйләҗнең запасы бетте. Кипичүк шопырабыз. Иртә кипичүк, өйләгә кипичүк, ахшамга кипичүк.

Мохтар Мутин, алып хәтле кеше, ашамыйча торалмый. Ул сукрана, зарлана. Шуннан әйтеп куя бу:

– Кипичүк белән Отеллоны уйнар иде бөтен Европа!

Шуннан без бу “Калхузчылар йорты”н “Отель Кипичүк” дип йөртә башладык.

(Сара апа моны 1983 елның 3 июлендә сөйләде).

 

Куркыныч көй

1932 елда булды бу хәл. Уфада концертларыбыз бик уңышлы узды. Гөрләп узды. Уч тутырып акча алдык. Ситдыйк Айдаров, Гай Таһиров һәм Салих Сәйдәшев Абдул исемле бер авылга унике көнлек ялга киттек. Дим буендагы куе таллыклар арасына кереп, Сәйдәш тыныч кына кармак салып утыра. Ситдыйк белән Гай учак янында әвәрә килә. Миңа эш юк. Тыныч кына утыра алмыйм. Мин Сәйдәш янына киләм дә, акыртып гармун уйный башлыйм.

– Нишләвең инде бу, Сара, бәгырь? Балыкларны куркытып бетерәсең бит! – дип, Сәйдәш үпкәли.

– Бу бит син чыгарган көй! – дим. – Балык куркытырлык көй чыгармассың!

– Син аны балык куркытырлык итеп уйнама! – ди Сәйдәш.

Ачулана белмидер иде ул Сәйдәш. Аның ачулануы да сабый үпкәләве кебек кенә иде. Шундук оныта да. Сиңа үч сакламый иде.

(Сара апа моны 1983 елның 22 июнендә сөйләде).

 

Котылгысыз сагыш

– Минем иң якын дусларымнан, мөгаен, Мәҗит Гафури белән аның хатыны Зөһрә ханым булгандыр. Яңа гына көлке вакыйга сөйләп туктаган Сара апаны кинәт сагыш басты, ул уйчанланды, хатирәләр дөньясына кереп китте. Сәбәпсезгә өстәлдәге ашъяулыкны рәтләп куйган булды да: – И-и, дөньялар... – дип көрсенеп куйды. – Ничәмә-ничә тапкырлар мин аларның өендә кунак булдым. Пианиноларында үзем уйнап, үзем күпме җырлар җырладым. Шушы ике дустым кебек минем иҗатымны бирелеп тыңлаган башкалар бик сирәк булгандыр. Бәгъзеләре, күңел булсын өчен генә тыңлаган була, үзенең күңеле әллә кайларда йөри. Мәҗит абзый ихлас иде ул, Зөһрә ханым да беркатлы, эчкерсез хатын иде... Алар күптән вафат инде, мин әле һаман яшим. Хәзер аларның өендә музей. Уфага барган саен, гадәтем буенча мин шул йортка кереп чыгам. Кеше белән керергә яратмыйм мин анда. Үзем генә барырга тырышам. Кайчандыр Мәҗит абый, Зөһрә ханым утырган креслолар... җеп белән бәйләнеп куелган. Алар янына керергә, ул утыргычларга утырырга ярамый. Кайчандыр Мәҗит абыйга, Зөһрә ханымга, башка бик күп кунакларга мин уйнаган пианино тора. Ул да уйнарга ярамый торган, бары тик карап-багып торырга гына ярый торган музей экспонатына әверелгән. Һәр барганымда мин шул бүлмәдә озаклап торам, кешегә күрсәтмичә генә җылыйм. Сагышлы уйларым белән шул, кайчандыр утырыр өчен кирәк булган креслоларга, уйнар өчен кирәк булган пианинога, эчәр өчен кирәк булган тустаганнарга, “руками нетрогать” дип язылган экспонатларга карап-карап торам да, чыгып китәм дөньяга. Аларның дәвамы булып, мин яшим ич әле, дип куям. Кешеләргә бәлки ул әйберләрнең әллә ни әһәмияте дә юктыр инде, анысын да аңлыйм мин, ә миңа, Сара Садыйковага алар Мәҗит абый, Зөһрә ханым кебек үк кадерле, якын. Пианиносы – тарих, һәр нәрсә – тарих. Һәр нәрсәдә сагыш. Йөрәкне чеметә торган сагыш...

 

Чишмә башы

Кәрим Тинчуринның “Кандыр буе” спектаклендә Фәридә ролен миңа бирделәр. Мин бер урында җырларга тиеш идем. Ләкин Сәйдәш көй язмый да язмый. Өлгерә алмыймы, әллә гел оныта килә, билгесез.

– Салих абый дим, языгыз әле миңа бер матур җыр шушы төшкә, дим.

– Әй, бәгырь, Саракай, һич кенә дә яза алмыйм, вакыт юк, син тот та үзең язып кара әле шул көйне, – диде Сәйдәш.

– Ничек инде мин көй чыгарыйм? Мин бит җырлаучы гына, композитор түгел! – дидем.

– Әнә, – диде Сәйдәш. – Минем бүлмәгә кереп утыр да, яз! Кереп утырдым мин аның бүлмәсенә...

...Тибрәнмәче, йөрәк, тоткын коштай,
Үзеңә тиң, үзеңә тиң йолдыз сайлый алмагач... –

дигән сүзләргә, чыннан да, көй сымак нәрсә китереп чыгардым бит. Бу көй Сәйдәшкә бик тә ошады. Ул аны бераз үзгәртте, шомартты, баетты да, оркестрга салды һәм ул көй шулай Сәйдәш иҗатына кереп тә калды.

Менә шушы вакыйга азакка таба минем композитор булып китүемә бик зур этәргеч булган, дип уйлыйм.

(Моны Сара апа 1980 елда сөйләде).

 

Сәйдәшнең батырлыгы

Кәрим абый Тинчурин артык юаная башлагач, табибка бара. Табиб аңа аз ашарга, күп су коенырга, чи йомырка эчәргә һәм җәй буе сәпиттә йөрергә куша. Тинчурин ике сәпит сатып ала да, Салих Сәйдәшне дә авылларга сәяхәткә чыгарга кыстый.

– Мин яңа пьеса өчен материал туплармын, ә син көйләр җыярсың! – ди драматург.

Чыннан да, болар Сәйдәш белән икәүләп, сәпиткә атланып чыгып китәләр. Кайда су очрый – туйганчы коеналар болар. Ашауны кысалар, чи йомырка гына эчеп яши башлыйлар. Ләкин күпме генә ябыгырга тырышса да, Кәрим Тинчуринның авырлыгы кимеми, гәүдәсе нечкәрми. Сәяхәтне тәмамлап, Казанга кайткач, Сәйдәшнең арыклыгын күреп, бөтен таныш-белешләре шакката:

– Салих, нәрсә булды сиңа? Әллә сырхауханәдә ятып чыктыңмы? Шыр сөяккә генә калгансың бит, бичара! – диләр.

– Әнә, Кәрим Тинчурин өчен ябыгып, ачтан үлә яздым! – ди Сәйдәш.

(Моны Сара апа 1983 елның 22 июнендә сөйләде).

 

Хатлар

 

1931 ел, 11 март. Казаннан – Мәскәүгә, Газиз Айдарскийга.

“Азигым!.. Мин сиңа ике хат җибәрдем, техникумнан телеграмма җибәрделәр, син берсенә дә җавап бирмисең... Азигым! Матуркаем, кадерлекәем! Мин сине ифрат сагындым инде, артык бер минут та болай ялгыз-синсез түзә алмамын мин. Сине, Мәскәүне бик сагындым. Тәмам, тәмам туйдым, туйдым болай яшәүдән. Белмим, бәлки сиңа болай күңелледер, яхшырактыр, бәлки инде син миннән бөтенләй бизгәнсеңдер, бәлки шуңа хат та язмыйсыңдыр... Мин хәзер Бишбалтага күчтем. Бишбалтада хәзер кояш, җылы, якты... Яз! Хат көтәм! Сарушың.”

 

1932 ел, 2 февраль. Мәскәүдән –Казанга, Сара Садыйковага.

“Сарушым!... Җанашым!.. Синең өзгәләнеп язган хатыңны алдым. Минем хатлар яза алмавымның сәбәбен беләсең бит, бу авыру мине тәмам кешелектән чыгарып бара, бер эшкә кул күтәрелми, сиңа хат язарга да кәефем булмый. Мин сине бик сагынам, ифрат сагынам, Казанга очып кайтып синең яныңда гына яшәр идем, синең яныңнан беркая китмичә, назлашып, бер-беребезне ихтирам итешеп кенә яшисе дә бит... Театрда эшләрем бик шәп бармый. Менә январь аеннан бирле театрга бара да алмыйм әле. Икенче ай инде акча да алганым юк... начар ашыйм. Авыру үзенекен итә. Тукай әйтмешли, сүнәрмен, ахрысы. Сарушым, җанашым, театрда эшләреңне җайлап, ничек тә Мәскәүгә килү ягын кара, синнән башка ялгыз яшәү мине тәмам туйдырды. Ялгызлыктан нишләргә белмим. Сагынып, күп сәламнәр белән – Азигың.”
 

1966 ел, 22 июнь. Казаннан – Апаска, журналист Мәрди Рафиковка.

“Мәрди туганкай!... Мин мактаулар ишетергә өйрәнмәгән. Гомер буе халыкка хезмәт итеп, аны, гадәттәге бурычым итеп кенә карап, сәнгать юлында күп михнәтләр чиксәм дә, һаман кешеләргә, тормышка мәхәббәт белән, ачык йөрәк белән гомер иттем. Мине кыерсытулар күп булды. 39 елны Татарстанның атказанган исемен биргәннәр иде, шуннан бирле мине искә алган кеше булмады. Хәзер сәхнәдә 5 ел эшләп тә, бала-чагалар халык артисты исемнәрен, РСФСР исемнәрен алып бетерделәр. Мин ничә елдан бирле пенсия документларымны таба алмыйча (үземдәгеләр собес өчен ярамыйлар, үзем башлап алып киткән Опера театрыннан да, Татфилармониядән дә документлар табып булмый) йөрим. Наконец, “мәрхәмәтләре” килеп, мине Татарстанның персональныена чыгардылар. Ә сез беләсезме, наный! 40 ел сәхнәдә, вообще бөтен гомереңне сәнгатькә биреп, югары музыкаль белем алып, бөтен Советлар союзында җырлап йөреп, актык гомереңә 60 сум персональныйга чыгып, әле һаман-һаман хезмәт күрсәтеп торганда, әлбәттә, бик обидно. Мин Татарстанның үги баласы булдым... Фәкать халык мәхәббәте белән көн иттем мин. Мине шул яшәтте һәм яшәтә...”

– Сара апа, сезне кыерсытуларның сәбәпләре бардыр бит?

– Булмыйча! Бар, әлбәттә! Телем аркасында! (Сара апа теленә күрсәтә). Менә шушы телем аркасында. Җыелыш саен мин җитешсезлекләр турында сөйлим. Турысын әйткән кемгә ошасын?

1984 ел, 29 сентябрь.

 

Бу килүемдә Сара апа гәзит бөктәре белән өендәге бердән-бер чебенне куып йөри иде. Чебен суктырмый, кача, оча-китә.

– Йөрмә көз җиткәч бызылдап, йөрмә! Үләргә вакыт сиңа да, миңа да. Бар, яшәгән гомереңә канәгать бул, денсез! – дип Сара апа чебенне куа торгач, үзе әлсерәп беткән.

Шулвакыт чебен ачык тәрәзәдән очып китте. Сара апа чебеннең чыгып китүенә шатланды кебек. Иреккә чыккан чебен артыннан бераз карап торганнан соң:

– Очты дөнья читлегеннән, тарсынып, күңелем кошы, – дип моңланып алды да: – Жәл, тагын ялгыз калдым, – дип пианиносы янына барып утырды.

Ялгыз түгел иде ул Сара апа. Аның дуслары күп булды, ул аралашучан, киң күңелле ачык йөзле шәхес иде. Ялгыз калган чакларда да ул ялгыз булмады, пианиносы аңа ялгыз калырга ирек бирми иде. Пианино янына утыргач, Сара апа үзгәреп китә, яшәрә, дәртләнә. Сара апа Садыйкова иҗат итә. Иҗаты булган кеше ялгыз була алмый!

 

***

 

Татар халкының сөекле артисткасы Сара ханым Садыйкова 1986 елның 7 июлендә фани дөньядан бакый дөньяга рихләт итте. Урыны җәннәттә булсын!

Татар сандугачының вафатыннан соң, аның исемен мәңгеләштерү эшенә керешелде. Сара Садыйкова исемендә вакыф корылды. Бу вакыфны рәсмиләштерүче кеше Шәех углы Әзһәр Хөсәен. Вакыф Сара Садыйкованың шәхси әйберләрен, аның иҗатын барлап, Татарстан шәһәрләрендәге берничә урамга, культура сарайларына Сара Садыйкова исеме бирдертү эшләрен башлап җибәрде. Вакыф Сара апаның иҗатын барлау белән генә шөгыльләнми, Зифа Басыйрова, Рокыя Ибраһимова һәм башкалар кебек мәрхүм сәнгатькәрләрнең иҗатын барлау эшенә дә тотынды. Вакыфка инде шактый материал тупланды. Шулар арасында иң кадерлесе – Сара Садыйкованың сандугач чагында язылып калган җыры. Бу җырны тыңлаганда, чыннан да, Сара апаның кайчандыр сандугач-былбыл булганына инанасың.

– Һаман сайрый, сайрый бит Сара-Сандугач!

Сара Садыйкова вафат, ләкин аның рухы, аның көйләре үлемсез рәвештә халык арасында яшәячәк. Аны “Үлемсез Сара” дип йөртәләр иде. Аның чирлим дип зарланганы, иркәләнеп ятканы булмады. Сара Садыйкованың вафаты турындагы хәбәргә кешеләр башта ышанмады, ышанырга теләмәде, чөнки Сара апа бик борынгы иде, үлмәс иде кебек. Аның кабере Татар зиратының капкасыннан кергәч тә уң якта булыр. Аның изге каберенә эз суынмас, иншалла. Урыны җәннәттә булсын!

 

Сөекле композиторга багышлап...

Шушы көннәрдә генә Татарстан китап нәшрияты чыгарган “Сара Садыйкова” дигән китап-альбом дөнья күрде. Китапта сөекле композиторыбыз хакында җылы истәлекләр, аның иң популяр җырлары, ноталы язмалары, фоторәсемнәр, күп кенә документларның күчермәләре урын алган. Алар безгә композиторның тормышын, иҗат юлын тагын да тулырак күзалларга мөмкинлек бирә.

Дөрес, Сара Садыйковага, аның тормыш юлына багышланган басмалар моңа кадәр дә чыккалады. Әйтик, шагыйрә Гөлшат Зәйнәшева туплап чыгарган “Ак калфаклы сандугач” исемле документаль җыентык, “Сара Садыйкова” дип исемләнгән әдәби-документаль повесть әнә шундый китаплар рәтенә керә. Ә менә яңа китап-альбом – Сара Садыйковага бәйле истәлекләрне, документларны, моңарчы билгеле булмаган барлык мәгълүматларны бергә җыйган, бергә туплаган бик тә саллы басма.

Әлеге китап-альбомны тәкъдир итү кичәсе 29 майда Салих Сәйдәшев исемендәге зур дәүләт концерт залы бинасында уздырыла. “Ак калфак” дип аталган әдәби музыкаль кичәдә Сара Садыйкованың иҗатташ дуслары, танылган композиторлар, әдипләр, җырчылар катнаша.

Кичә 18 сәгатьтә башлана. Керү чакыру билетлары белән.