Baştagï - Главная 

 Jazmalar - Публикации

 Audio - Аудио

 Foto - Фото

Video - Видео

Notalar - Ноты

  Süzlär - Слова

Şigïr'lar - Стихи

Links - Линки  

Kunak_kitabï - Гостевая_книга

Яңа Чишмә районы Шахмай урта мәктәбе

 

Сагыналар сине якын дуслар
/Сара Садыйкованың юбилее уңаеннан/
 


Галимова Назимә Габдуллаҗан кызы –
Яңа Чишмә районы Шахмай урта мәктәбенең
татар теле һәм әдәбияты укытучысы.
 

2006
 


Укытучы:
“Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын”-дип язды Тукай. Халыкны сөйсәң, хезмәтеңне, иҗатыңны халыкка багышласаң, үзең дә халык тарафыннан сөелерсең, халык мәхәббәтен казанырсың дигән сүз ул.
Чын күңелдән халыкка хезмәт итеп, аның мәхәббәтен яулаган композиторларыбызның берсе, 80 яшен тутырганда да янып, тормыш ямен тоеп яшәгән Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның халык артисты, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, җырлары кебек романтик рухлы, артистларча дәртле-Сара апа Садыйкова.

***

1 алып баручы:
Сара садыйкова 1906 елның 1 нче ноябрендә Казанда Гариф абый б/н Бибигайшә апа гаиләсендә туа. Аларның тормышы кысынкы гына булса да, бу гаиләдә музыканы яратканнар,әнисе саратский гармунда уйнаган.Сара апа да 5-6 яшеннән җиңелчә көйләрне үзе уйнап, үзе җырлый башлаган.Кыю,үткер,бөтерчектәй бу балага барысы да сокланып караган.
Гариф абый да алдынгы фикерле кеше була,Тукай,Дәрдемәнд,Ф.Әмирхан китапларын җыя,газета-журналлар алдыра һәм иң мөһиме-аларның өендә кубыз,гармун кебек музыка кораллары була.Нәни Сара алардан мәгънә табып уйный.
Үзендә белемгә омтылыш уяткан,җыр-биюгә сәләтен сүндермәгән өчен әти-әнисенә гомере буе рәхмәт укый Сара апа.Алар гаиләсендә тәрбия принциплары булып-олыларны хөрмәт итү,итагатьле булу,эш кешесенә игътибарлы,авыру-ятимнәргә шәфкатьле булу торган.
2 алып баручы:
7 яше тулгач, Сара апаны заманы өчен атаклы Фатиха Аитова мәктәбенә биргәннәр. Монда укыганда ул әнисе б,н театрга йөргән,артистларның уенын сокланып күзәткән.Соңыннанрак Сара апа үзлегеннән рояльдә уйнарга өйрәнә.Педагогия техникумында укыганда ул татар халкының беренче композиторы Солтан Габәши б/н очраша һәм ул оештырган хорга йөри башлый,күп концертларда чыгыш ясап таныла бара.Аңа консерваториягә керергә тәкъдим итәләр.1922 елда ул,татар кызларыннан беренче буларак,Мәскәүдә укый башлый.
1 алып баручы:
1924 елда Мәскәүдә Татар Дәүләт эшче театры туа.Аңа Мәскәү югары сәнгать мәктәпләрендә укучы татар яшьләре чакырыла.Сара Садыйкованың таланты монда киң ачыла.”Галиябану” дагы-Галиябану,”Зәңгәр шәл” дәге-Мәйсәрә,”Наёмшик” тагы-Гөлйөзем образлары оста гәүдәләндерүе Сара Садыйкованың тормышны тирәнтен аңлап иҗат итүен,авыл кызларының табигатен, гореф-гадәтләрен яхшы белүен күрсәтә. Ул драма артисткасы булып таныла,соңрак операларда җырлый башлый.
Ук-чы:
Авыр сугыш еллары...Сара апа үзе концерт-спектакльләрдә катнаша,тик аның күңеленә нидер җитми кебек,Бервакыт ул газетадан Әхмәт Ерикәйнең”Көтәм сине” шигырен укый.
 

Син кайларда йөрисең икән
Алтыным,көләч йөзле иркәм.
Кайтырсың дип мин өмет итәм
Мин сине көтәм (3)
 

һәм менә 1942 елның салкын җилле көзге бер көнендә,трамвай көткәндә,мөлдерәмә күңелдән моң түгелә башлый.Трамвай килә,кешеләр утырып китә.,Ә Сара апа моң ташкыныннан аерыла алмыйча басып кала.Татар музыка дөньясыннан беренче танго “Көтәм сине” җыры шулай туа һәм Сара апаның композиторлык иҗаты да шуннан башлана.
“Көтәм сине” җыры яңгырый.
2 алып баручы:
1951 елда Сара апа Татар Дәүләт академия тетры режиссеры Кәшифә Тумашева б/н очраша.М.Фәйзинең “Ак калфак” спектакле өчен музыка язуын үтенә ул.”Ак калфак”тан башланган спектакльләргә музыка язу эше Сара Садыйкованың композиторлык юлында яраткан хезмәте булып китә.Әсәрнең эчтәлеген аңлап ,һәр җырын җырлый -җырлый язганга аның музыкасы һәрвакыт уңышлы чыга.
Ук-чы:
1958 елда Татарстан китап нәшрияты Илдар Юзиевның “Тау чишмәсе” исемле шигырьләр җыентыгын бастыра.Анда”Кайтам инде” шигыре дә була.Бер көнне шагыйрь янына Сара апа килеп керә: “ Илдар,мин сезнең бер шигырегезгә көй яздым,музыка таләп иткәнчә,шигырьне бераз үзгәртә алмассыз микән”,ди.Җырны мәшһүр җырчылар башкара һәм ул популяр җырларның берсенә әверелә.

“КАЙТАМ ИНДЕ” җыры.

1 алып баручы:
С.Садыйкованың җырлары-аның тормышы иде.Нәфис яки ярсулы,моңлы яки күтәренке рухлы җырлары татар халык көйләренә охшаш. Татар халык моңына тамырлары б/н береккән ул җырларны кайда гына белмиләр,кайда гына җырламыйлар.Сара апа күп эзләнеп,тырышып иҗат итә, кыенлыклар аша уңышка ирешә.
Ук-чы:
Лена Шакирҗанова истәлегеннән:Бервакыт Сара апага шигырь китабымны бүләк иттем.Бер атна узмагандыр,ул бик дулкынланып яныма керде.”Әйдә синең сүзләреңә җыр яздым, уйнап күрсәтәм,дип мине үзләренә алып китте.Сара апа пианино каршына килеп утырды,үзе уйнап,үзе җырлап җибәрде.
Иркәң буласым килә,
Бикәң буласым килә.
Әллә ничек бик моңланып хисләнеп, өзелеп җырлады ул аны.Мин сүзләре б,н музыканың шулкадәр тәңгәл килүенә сокланып,исем китеп онытылдым.

Җыр “ИРКӘҢ БУЛАСЫМ КИЛӘ

2 алып баручы:
Фәния Чанышева истәлекләреннән:Бервакыт миңа шигырьләр язучы бер ханым:”Сез Сара Садыйкова белән дус,минем 1-2 шигыремне бирегез әле, көй язмас микән”,-диде.Сара ападан озак кына җавап булмады. Очрашып ,бу турыда сүз кузгаткач , ул гади генә итеп:” акыллым,мин бит киемнәр тегүче түгел,заказлар кабул итмим.Фәкать үземә ошаган, рухыма якын шигырьләргә генә көй язам. Аларны да китаплардан үзем сайлап алам”, диде.
Ук.чы:

Чынлап та ,Сара апа шагыйрьләр белән тыгыз элемтәдә иҗат итә.Хәсән Туфан сүзләренә ул күп җыр язмый.Ләкин арада Казан кичләре” дигән вальс-бу ике талантның искиткеч матур иҗат җимеше.Җырны бигрәк тә яш ьләр,студентлар яратып җырлыйлар. вальс темпына очып бииләр. Туфанлы, Саралы Казан кичләре һәркемнең күңелендә уелып калыр, бу җыр туган җиребезгә мәдхия булып озак еллар яңгырар.

Җыр “Казан кичләре”.

1 алып баручы:
Сара Садыйкованың һәр яңа җыры – музыка сөючеләр өчен яңа бүләк. Композитор җыр өчен нигезне татар поэзиясеннән оста таба белә. Аның белән бергә җыр иҗат итмәгән татар шагыйре, мөгаен, юктыр.
Ук – чы:
Әхмәт Рәшитов истәлекләреннән:
Сара апа белән бергәләп 10лап җыр яздык. Шулар арасыннан иң бәхетле язмыш “Беренче мәхәббәт” җырына насыйп булды. Менә чирек гасыр буе ул – җырчылар репертуарында. Ә бу җырның тарихы бик катлаулы.
Бервакыт мин Казанда Актаныштан килгән бер кыз белән таныштым. Мин Казагыстанга киткәндә, ул мине көтәргә вәгъдә бирде. Ләкин гаиләләрендә ниндидер күңелсезлек чыгып, кыз туган якларына кайтып киткән.һәм без башка очрашмадык. Сара апага тәкъдим ителгән шигырьдә кызның исеме дә аталган иде. Сара апа: “Әхмәт акыллым, “Агыйдел сылуы” дип калдырыйк, исемен атамыйк, аңлаган кеше аңлар, ә син җырны ишеткән саен, шул кызны уйларсың. Башкалар да үз сөйгән ярларын искә төшерерләр”, - диде.

Җыр “Беренче мәхәббәт

2 алып баручы:
60 – 70 елларда Сара апа республикабыз авылларына багышлап күп кенә җырлар язды: “Балкый Шәйморза утлары”, “Арча кичләре”, “Балтачым”, “Чынлы” һ.б.
Һәр авылга җыр язмыйлар, диючеләргә ул “һәр авыл саен җыр язсак та таманга килер, безнең авылларыбыз бик кадерле. Җыры булган авылның тормышы да ямьле була. Җыр ул авыл кешесен тәрбияли” – ди торган була.
Ук – чы:
Авылларга карата җыр язу компаниясенә күп шагыйрь һәм композиторлар кушыла. Ә менә Сара апа үзенә юлдаш итеп Мостафа Ногманны ала.
“Ачы тәҗрибә” (М.Мәһдиев)
297 бит, өзек укыла.

Җыр “Бер гүзәлен сагынам Чишмәнең”.

1 алып баручы:
Сара апа бервакытта да зарлана белми ,хәтта олыгайгач та концертлар белән авылларга чыга. Бервакыт кышын ул кулын сындыра. Инде Сара апа концертка бара алмас, диләр. ләкин ул, гипслы кулын иңенә асып, автобуска кереп утыра һәм “Кул сынды дип концерт өзәр хәл юк, баш урынында бит” ди. Тамашачылар алдына ул шат кәеф белән матур итеп килеп чыга, күңелле итеп сөйләшә, кулы сынганлыгы турында беркем уйламый да. Ул сәхнәне җаны – тәне белән ярата, сәхнәсез үзенең тормышын күз алдына китерә алмый. Үзенең иҗаты белән милләтне саклап калырга омтылучы гаҗәеп талантлы, тырыш, дуслыкның кадерен белүче эчкерсез мөлаем апа булып, ул күпләрнең хәтерендә саклана.
Ук – чы:
Кайвакыт моң – җыр үзеннән – үзе килеп, агылып тора, ди ул.
Г. Зәйнәшева “Сара Садыйкова” китабы 123 бит (өзек уку).

Җыр “Әй язмыш, язмыш”.

2 алып баручы:
1960 еллардан аның композиторлык иҗаты яңа баскычка күтәрелә. һәркайда аның җырлары яңгырый, һәркайда аның әсәрләрен тыңлыйлар. Радио – телевидение аңа киң колачын ача, аның җырларыннан торган зур концертлар тапшырыла.
Ук – чы:
Бу урында аларның Гомәр Бәширов белән берлектә язган ”Җидегән Чишмә” җырын искә төшерсәк урынлы булыр.
Г. Зәйнәшева “Сара Садыйкова” китабы 133 бит.

Җыр ”Җидегән Чишмә”.

Ук – чы:
Сара Садыйкованың күп җырларын Илһам Шакиров, Зөһрә Сәхәбиева, Рафаэль Ильясов, Зилә Сөнгәтуллиналар башкарды. Композиторның көтелмәгән урында басымнар белән үрелдерелгән, матур мелодиягә корылган җырлары, дәртле, биеп китәргә өндәп торган ритмлы, заманча интонацияләр белән язылганнар. Шундый җырларның берсен тыңлап үтик. Җыр “Вальс”.
Бәхетле язмыш! Сүрелмәс яшьлек! Бу сүзләр Сара апага бик туры киләләр. Моңы картаймаган кебек үзе дә ул картаюның ни икәнен белмәгән. Инде гомеренең соңгы көннәре якынлашканда да, шифаханәдә ятканда тектерәсе күлмәкләр, чигеләсе калфаклар,языласы җырлар турында уйлаган.
Җыр туа, җыр яши, җырлаучысы булганда – җыр мәңге үлми. Сара Садыйкованың җырлары яшәячәк, чөнки аларны җырлыйлар, җырлаячаклар.
Әйе, Сара Садыйкованы якын дуслары озак сагынырлар әле.
 

Изге җаннар җирдә кими бара,
Бәгырьләргә тагын кан сава;
Җырың гына калды микәнни соң,
Соңгы ядкарь булып дөньяга?
 

Бар йөрәкләр моңга сусаганда,
Юаныр сүз тансык чагында.
Син иң кирәк кеше идең безгә
Мәйданда һәм туйда – табында.
 

Киләчәкне күрер кешеләрнең
Кешелеген җирдә сакларга.
Мәңгелек җан иңдерергә иде
Синең кебек изге затларга.
 

Җырлар гына калды микәнни соң?
Истәлегең булып дөньяга?
Изге җаннар һаман кими бара,
Йөрәкләргә һаман кан сава.

 

Кичә барышында Г. Зәйнашеваның “Сара Садыйкова” ,М. Мәһдиевнең “Ачы тәҗрибә” китаплары файдаланылды.

 

edu.ksu.ru/upload/files/265/872.doc