Baştagï - Главная 

 Jazmalar - Публикации

 Audio - Аудио

 Foto - Фото

Video - Видео

Notalar - Ноты

  Süzlär - Слова

Şigïr'lar - Стихи

Links - Линки  

Kunak_kitabï - Гостевая_книга

Särvär Gölfirä 

Ak kalfagïm

Tatar xalkïnïñ moñlï kïzïmïn,
Tik millätemä - küñel moñnarïm.
Baş östemdä minem - minem gorurlïgïm -
Milli kiemem, ap-ak kalfagïm.
 

Tatar xalkïnïñ gorur kïzïmïn,
Tik aña gïna - uj-xïjallarïm.
Ujlarïm da ak, ak xïjallarïm,
Şuña, şahitïm - ap-ak kalfagïm.
 

Ixlas şatlïgïm - tatar buluïm,
Şuña äjlängän moñlï buluïm.
Milli tösem diep, kaderläp haman
Kaja barsam da, salmam kalfagïm.
 

Kazan xanlïgïn jaratkan sïman,
Söembikä dä üz itkän anï.
Bizägän kalfak Bolgar kïzlarïn
Güzälräk itep jöz häm kaşlarïn.
 

1993 el

Сәрвәр Гөлфирә

Ак калфагым

Татар халкының моңлы кызымын,
Тик милләтемә - күңел моңнарым.
Баш өстемдә минем - минем горурлыгым -
Милли киемем, ап-ак калфагым.
 

Татар халкының горур кызымын,
Тик аңа гына - уй-хыялларым.
Уйларым да ак, ак хыялларым,
Шуңа, шаһитым - ап-ак калфагым.
 

Ихлас шатлыгым - татар булуым,
Шуңа әйләнгән моңлы булуым.
Милли төсем диеп, кадерләп һаман
Кая барсам да, салмам калфагым.
 

Казан ханлыгын яраткан сыман,
Сөембикә дә үз иткән аны.
Бизәгән калфак Болгар кызларын
Гүзәлрәк итеп йөз һәм кашларын.
 

1993 ел.

Сарварова Гульфира

Белый мой калфак

Я рождена татаркою
с талантом - это так.
И на голове моей
белый мой калфак.

Помыслами чистая,
рдела, словно мак,
ведь на голове моей
белый мой калфак.

Радость моя искренна,
светилась, словно лак -
что ж, на голове моей
белый мой калфак.

Как булгарские девушки
ношу его я, - как
Сююмбике носила
белый мой калфак.

1993 г.

Перевёл с татарского Владимир Агафонов