| 
           Şärifullina Ěl’mira 
          Moñ Anasï - MoñSara! 
          Tugan Cirgä tabïngansïñ, 
          Davïl bulïp kabïngansïñ, 
          Kar-burannar jabïngansïñ, 
          Moñ Anasï - MoñSara! 
            
          Küñellärdän sarkïgansïñ, 
          Efäk nurlar talkïngansïñ, 
          Joldïz bulïp balkïgansïñ, 
          Moñ Anasï - MoñSara. 
            
          Göl-çäçäk bulïp şïtkansïñ, 
          Utlï kümerlär jotkansïñ, 
          Tufan-su bulïp kupkansïñ, 
          Moñ Anasï - MoñSara. 
            
          Şul moñnarïñ - kïşta, közdä, 
          Şul moñnarïñ - jözdä, küzdä, 
          Jaşi ildä, jaşi bezdä, 
          Moñ Anasï - Moñ Sara.  
  
          1998 el   | 
      
           Шәрифуллина Эльмира 
          Моң Анасы - МоңСара! 
          Туган Җиргә табынгансың, 
          Давыл булып кабынгансың, 
          Кар-бураннар ябынгансың, 
          Моң Анасы - МоңСара!  
           
          Күңелләрдән саркыгансың, 
          Ефәк нурлар талкынгансың, 
          Йолдыз булып балкыгансың, 
          Моң Анасы - МоңСара.  
  
          Гөл-чәчәк булып шыткансың, 
          Утлы күмерләр йоткансың, 
          Туфан-су булып купкансың, 
          Моң Анасы - МоңСара.  
  
          Шул моңнарың - кышта, көздә, 
          Шул моңнарың - йөздә, күздә, 
          Яши илдә, яши бездә, 
          Моң Анасы - Моң Сара.  
  
          1998 ел  | 
      
           Шарифуллина Эльмира 
          Сердце музыки – Сара апа 
          Поклонилась родной земле, 
          Засветилась огнём в золе 
          И во мгле затерялась в снегах 
          Сердце музыки – Сара апа. 
           
          А волшебной ткала душой 
          Серебристых мелодий шёлк, 
          Среди ярких звёзд не пропав, 
          Сердце музыки – Сара апа. 
           
          Только вспыхнула – в радуги цвет, 
          В пляску искр и танец комет, 
          Словно лава – плотины прорвав, 
          Сердце музыки – Сара апа. 
           
          Слышат музыку – осень, зима, 
          Слышу музыку – я сама. 
          Эти ноты – в глазах, в слезах, 
          Сердце музыки – Сара апа! 
           
          1998 г. 
          Перевёл с татарского Владимир Агафонов 
   |