Baştagï - Главная 

 Jazmalar - Публикации

 Audio - Аудио

 Foto - Фото

Video - Видео

Notalar - Ноты

  Süzlär - Слова

Şigïr'lar - Стихи

Links - Линки  

Kunak_kitabï - Гостевая_книга

Galieva Lilija

Sara apaga

Küptän inde cirgä iñderelgän,
Sara apa, sineñ cäsadeñ.
Moñnarïñnï kaldïrdïñ da kitteñ,
Şular belän xäzer jaşäveñ.
 

Cïrlarïñnï jazdïñ sin üzeñçä
Tatarïñnï özelep jaratïp.
Minem dä bit canïm uttaj jana,
Tatar, diep janam, can atïp!
 

Sara apa zatlï şäxes ide,
Nik söjmägän zur-zur türälär,
Tutaena kajtkan, Kïzïl Tauga,
Kazanda da jakïn kürgännär.
 

Küregezçe, küpme duslar kilgän,
Kaberenä çäçäk salïrga.
Bik siräklär genä ölgerä şul
Sineñ kebek jaşäp kalïrga.
 

Sindäj jaşi alsam ide ägär,
Keşe xakï ülgäç kürenä.
Ruxïñ niçek riza bulmasïn la,
Duslar salsa çäçäk kabereñä.
 

2003 el

Галиева Лилия

Сара апага

 

Көзге яңгыр төнлә бүген ява
Әйтерсең лә елап искә ала...
Сара апа туган көзге көн бу
Шуңа булды микән моңлы бала?
 

Сара көздә тугангадыр әллә
Сара исемнәре бирелгән лә,
Әллә моңнар көзләр белән килә
шуңа күрә яңгыр елый белә.
 

Син - татарның асыл былбыл кошы,
Син - татарның янар йөзек кашы.
Әле һаман чишмә янда сайрый
Җаның ахры синең моңлы кошың.
 

Сары көздә тугангамы әллә,
Сары көздә тугангамы әллә,
Сара исемнәре бирелгән лә.
Моңсу көзләр үткән бар табигать
Тып-тын калып ак төсләргә керә.
 

Сары көзләр белән килсәң дә син,
Йөрәкләргә һаман дәртле җырың.
Сафлык белән, кыш аклыгы белән
Безнең күңелләрдә синең моңың.

 
2003 ел

Галиева Лилия

 

Сара апа

 

Стало землёй твоё тело -
люди мы все, чело - веки,
ты песнею стать захотела
и с нами остаться навеки.

О сколько вмещало - тело,
татаркой была ты, Сара.
Душою ты пламенела,
народ свой - песней ласкала.

Ты в песне была - царевной,
а в жизни - простушкой приличной.
На Красной горе, в деревне,
да и в Казани столичной
славна ты была друзьями -
о как же - могилу - цветами…

Дай Бог, чтоб так было - с нами.
Дай Бог, чтоб так стало - с нами.

О как бы и я хотела,
чтоб столько вместило - тело.
Как горько душе твоей милой:
друзья, цветы и… могила.

2003 г.

 

Перевёл с татарского Владимир Агафонов