Baştagï - Главная 

 Jazmalar - Публикации

 Audio - Аудио

 Foto - Фото

Video - Видео

Notalar - Ноты

  Süzlär - Слова

Şigïr'lar - Стихи

Links - Линки  

Kunak_kitabï - Гостевая_книга

Idijatov Äsrar

Tatar sandugaçï

Ülemsez sandugaçï tatarnïñ
Kükkä aşkan joldïz sin, Sara!
Sin kaldïrgan moñlï köjläreñnän
Jöräkkä şifalï moñ sara.
 

Sagïnalar sine jakïn duslar,
Sagïnalar sine jaktaşlar.
Sagïnalar üzeñ basïp jörgän
Çişmä buendagï ak taşlar.
 

Üzeñne min kürep belmäsäm dä,
Bik jaratam sineñ moñnarnï.
Köjläp jörim sineñ köçeñ belän
Dön’ja kürgän moñlï cïrlarnï.
 

Jörägeñnän taşïp çïkkan moñnar
Jañgïrïjlar zallarga tulïp.
Isemeñ härçak xalïk küñelendä,
Sin jaşiseñ sünmäs cïr bulïp.
 

2003 el

Идиятов Әсрар

Татар сандугачы

 

Үлемсез сандугачы татарның
Күккә ашкан йолдыз син, Сара!
Син калдырган моңлы көйләреңнән
Йөрәккә шифалы моң сара.

 
Сагыналар сине якын дуслар,
Сагыналар сине якташлар.
Сагыналар үзең басып йөргән
Чишмә буендагы ак ташлар.

 
Үзеңне мин күреп белмәсәм дә,
Бик яратам синең моңнарны.
Көйләп йөрим синең көчең белән
Дөнья күргән моңлы җырларны.

 
Йөрәгеңнән ташып чыккан моңнар
Яңгырыйлар залларга тулып.
Исемең һәрчак халык күңелендә,
Син яшисең сүнмәс җыр булып.

 
2003 ел

Идиятов Асрар

 

Татарский соловей

 

Кто скажет, Сара - соловей,
а я скажу - звезда,
она ведь песнею своей
светила нам всегда.

Скучают по тебе друзья,
скучают земляки,
скучают даже - знаю я -
бел-камни у чишмы.

И чтобы, Сара, облик твой
премилый нам узреть,
нам песню светлую твою
достаточно запеть.

Звучат биением сердец
мелодии твои.
И рады взрослый и юнец
их слушать до зари.

2003 г.

 

Перевёл с татарского Владимир Агафонов