Baştagï - Главная 

 Jazmalar - Публикации

 Audio - Аудио

 Foto - Фото

Video - Видео

Notalar - Ноты

  Süzlär - Слова

Şigïr'lar - Стихи

Links - Линки  

Kunak_kitabï - Гостевая_книга

  Biredä cïentïkka kirgän şigïr’lärne ukïp bulla. Ämmä keçkenä aermalar da bar, çönki Älfija xanïm Ajdarskaja aşa aldïk şul äselärne, kajçan kitap ěşläre başlana gïna ide.
  Äjtkän cïentïknï tabar öçen bez sezgä kitapnïñ mäglүmätlären dä biräbez:

 

BBK 84 (2Ros=Tat)-5 A11
Kitapnï tözedelär: Älfija Ajdarskaja, Vladimir Agafonov
Möxärrire
Näcibä Safina
Rässamï Rinat Xäsänşin
«Räxmät cïrï» - A11 «Pesen’ blagodarnosti» (Sost. A. Ajdarskaja, V. Agafonov). -Kazan’: Ruxijat, 2005, — 128 s. ISBN 5-89706-088-6


 


 

 

Tatar sandugaçï

 

  Tatar xalkï üzeneñ mäşhür cïrçïsïn üze isän çakta uk şulaj atap jörtte, häm Sara Sadïjkova bu şig˝ri isemne gomereneñ soñgï könnärenäçä gorur sakladï. Anïñ tormïşïnda olï mäg˝nä, betmäs-tökänmäs ilham çïganagï bulïp torgan tamaşaçï mäxäbbäte bar ide.
  1986 el. Aprel’. Tatar säxnäsendä kabatlanmas mogciza - vafatïna fäkat’ ber genä aj kalgan Sara Sadïjkova säxnägä çïga. Tamaşaçï Sara Sadïjkovanïñ xälen añlïj. Çönki säxnädä çak-çak basïp torgan cïrçï-kompozitornïñ tavïşï sünep bargan çişmä moñïna täñgäl. «Idel suï»-nïñ ber genä kupletïn cïrlarga citte anïñ tïnï. Ämma mogciza buldï: kürenmägän, işetelmägän färmanga bujsïngandaj ber mizgeldä zal ajagürä bastï da alkïşlïj başladï. Bu anïñ moñ kanatlarïna köç birde häm Sara Sadïjkova M. Mozaffarovnïñ «Sajra, sandugaç»ïn şundïj itep başkardï, äjterseñ, anïñ här avazïn küklär dä cannar da üzenä kabul itep tordï.
  Sara Sadïjkovanïñ tavïşï çista, saf koloratura, onïtïlmas moñ, kabatlanmas ahäñnär... Xalïk anï ajagürä torïp alkïşlïj. Ä ul, böten zalnï koçagïna alïrga telägändäj, kullarïn kiñ itep cäjde dä: «Kaderle tamaşaçïlarïm, min sezne bik jaratam, şuña kürä karşïgïzga kildem!» -dide. Bu isä mäşhür cïrçïnïñ tugan xalkï belän soñgï küreşüe, bäxilläşüe bulgan.
  Ul kitte... Şig˝ri moñga baj tatar xalkï üzeneñ cïrçï sandugaçïna bagïşlap bik küp şigïr’lär jazdï, äle dä jaza. Şul räveşçä aña bulgan çiksez mäxäbbäten, soklanu vä räxmäten belderä.
  2006 elda Sara Sadïjkovanïñ tuuïna 100 el. Şuşï uñajdan bez Sara Sadïjkovaga bagïşlangan şigïr’lärneñ äle bezgä kilep ireşkännären cïjnap, xalkïbïznïñ üzenä ike däülät telendä jag˝ni tatarça häm rusça basmada büläk itärgä buldïk. Ul üze dä xalkïnïñ köj-moñnarïn ěşkärtep, kamilläşterep, xalkïna kajtara torgan ide. Ak kalfaklï tatar sandugaçï üzeneñ tirän moñï belän xalkï canïna çïkmaslïk bulïp iñgän ikän.
  Bu izge jad’ne dön’jaga çïgaru öçen tulï-sïnça matdi jardäm kürsätkän «Tatneft’» aktsionerlïk cämgïjateneñ general’ direktorï Şäfägat Täxautdinovka Sara Sadïjkovanïñ icatïn söjgän barlïk tatar xalkï isemennän häm şäxsän üzemnän çïn küñeldän räxmät äjtäm. Mondïj izge küñelle ullarï häm kïzlarï isän bulsa, ul xalkï canïnda mäñge jaşär digän ömettä kalam.

Älfija Ajdarskaja

 

Sara Sadïjkovanï kompozitor bularak xalïk jaxşï belä. Ä menä i şigïr’lär dä jazganïn, mögaen, berkem da belmägänder. Canïnda kajnagan xisja ul eş kïna şigïr’ jullarïna sala torgan bulgan.
Äjdägez, şulargada küz salïjk äle!





 

«Räxmät cïrï» kitabïnnan

  Биредә  җыентыкка киргән шигырьләрне укып булла. Әммә кечкенә аермалар да бар, чөнки Әлфия ханым Айдарская аша алдык шул әселәрне, кайчан китап эшләре башлана гына иде.
  Әйткән җыентыкны табар өчен без сезгә китапның мәглүмәтләрен дә бирәбез:

 

ББК 84 (2Рос=Тат)-5 А11
Китапны төзеделәр: Әлфия Айдарская, Владимир Агафонов
Мөхәррире
Нәҗибә Сафина
Рәссамы Ринат Хәсәншин
 

«Рәхмәт җыры» - А11 «Песень благодарности» (Сост. А. Айдарская, В. Агафонов). -Казань: Рухият, 2005, — 128 с. ISBN 5-89706-088-6

 


 

 

Татар сандугачы

 

  Татар халкы үзенең мәшһүр җырчысын үзе исән чакта ук шулай атап йөртте, һәм Сара Садыйкова бу шигъри исемне гомеренең соңгы көннәренәчә горур саклады. Аның тормышында олы мәгънә, бетмәс-төкәнмәс илһам чыганагы булып торган тамашачы мәхәббәте бар иде.
1986 ел. Апрель. Татар сәхнәсендә кабатланмас могҗиза - вафатына фәкать бер генә ай калган Сара Садыйкова сәхнәгә чыга. Тамашачы Сара Садыйкованың хәлен аңлый. Чөнки сәхнәдә чак-чак басып торган җырчы-композиторның тавышы сүнеп барган чишмә моңына тәңгәл. «Идел суы»-ның бер генә куплетын җырларга җитте аның тыны. Әмма могҗиза булды: күренмәгән, ишетелмәгән фәрманга буйсынгандай бер мизгелдә зал аягүрә басты да алкышлый башлады. Бу аның моң канатларына көч бирде һәм Сара Садыйкова М. Мозаффаровның «Сайра, сандугач»ын шундый итеп башкарды, әйтерсең, аның һәр авазын күкләр дә җаннар да үзенә кабул итеп торды.
   Сара Садыйкованың тавышы чиста, саф колоратура, онытылмас моң, кабатланмас аһәңнәр... Халык аны аягүрә торып алкышлый. Ә ул, бөтен залны кочагына алырга теләгәндәй, кулларын киң итеп җәйде дә: «Кадерле тамашачыларым, мин сезне бик яратам, шуңа күрә каршыгызга килдем!» -диде. Бу исә мәшһүр җырчының туган халкы белән соңгы күрешүе, бәхилләшүе булган.
  Ул китте... Шигъри моңга бай татар халкы үзенең җырчы сандугачына багышлап бик күп шигырьләр язды, әле дә яза. Шул рәвешчә аңа булган чиксез мәхәббәтен, соклану вә рәхмәтен белдерә.
  2006 елда Сара Садыйкованың тууына 100 ел. Шушы уңайдан без Сара Садыйковага багышланган шигырьләрнең әле безгә килеп ирешкәннәрен җыйнап, халкыбызның үзенә ике дәүләт телендә ягъни татарча һәм русча басмада бүләк итәргә булдык. Ул үзе дә халкының көй-моңнарын эшкәртеп, камилләштереп, халкына кайтара торган иде. Ак калфаклы татар сандугачы үзенең тирән моңы белән халкы җанына чыкмаслык булып иңгән икән.
   Бу изге ядьне дөньяга чыгару өчен тулы-сынча матди ярдәм күрсәткән «Татнефть» акционерлык җәмгыятенең генераль директоры Шәфәгат Тәхаутдиновка Сара Садыйкованың иҗатын сөйгән барлык татар халкы исеменнән һәм шәхсән үземнән чын күңелдән рәхмәт әйтәм. Мондый изге күңелле уллары һәм кызлары исән булса, ул халкы җанында мәңге яшәр дигән өметтә калам.

Әлфия Айдарская

 

Сара Садыйкованы композитор буларак халык яхшы белә. Ә менә и шигырьләр дә язганын, мөгаен, беркем да белмәгәндер. Җанында кайнаган хися ул еш кына шигырь юлларына сала торган булган.
Әйдәгез, шуларгада күз салыйк әле!

 

«Рәхмәт җыры» китабыннан

  Здесь можно прочесть стихи, вошедшие в сборник «Песнь благодарности». Но тут есть и небольшие отличия, связанные с тем, что эти сочинения были получены от Альфии Айдарской, когда работа над книгой только начиналась.
    Для того, чтобы найти указанный сборник представляем выходные параметры книги:

 

ББК 84 (2Рос=Тат)-5 А11
Составители: Альфия Айдарская, Владимир Агафонов
Редактор
Нажиба Сафина
Художник Ринат Хасаншин


«Рәхмәт җыры» - А11 «Песень благодарности» (Сост. А. Айдарская, В. Агафонов). -Казань: Рухият, 2005, — 128 с. ISBN 5-89706-088-6

 


 

 

Стихи, посвященные
 Саре Садыковой

 


  «Татарский соловей» - так называют в народе Сару Садыкову. Сегодня это поистине легендарная личность.


   С 1921 года и до последних своих дней Сара Садыкова гордо носила и берегла это народное звание. Было в жизни актрисы нечто неизменное - любовь зрителя. Она заливалась соловьем даже за месяц-другой до своей кончины, в апреле 1986 года, когда чисто и вдохновенно, со всеми «соловьиными» колоратурами, исполнила Музафаровскую «Пой, соловушка». Ей аплодировали стоя. А она, будто желая всех обнять, широко раскинула руки и произнесла: «Дорогие мои зрители, я вас очень люблю, поэтому и пришла на встречу с вами». Она как бы прощалась с родным народом.


  Но даже сейчас имя Сары Садыковой здравствует. Татарский народ, богатый душевной, мелодичной поэтичностью, посвятил немало стихов своей обожаемой Саре Садыковой... - соловушке, любимому композитору. И тем выразил ей свое восхищение, любовь и благодарность.


  В связи с грядущим 100-летним юбилеем Сары Садыковой мы собрали и издали на двух государственных языках республики стихи, имеющие отношение к ее имени, чтобы как подарок вернуть их самому народу. Она и сама, бывало, свои по-народному задушевные песни, обрабатывая, совершенствуя и украшая, возвращала народу...
 

  Хочется верить, что своими мелодичными песнями и душевно-поэтическими строками «татарский соловей в белом калфаке» долго будет жить в душе народа. Аминь.

 

А. Г. Айдарская,

В. А. Агафонов.





из книги «Песнь благодарности»