HOME   UP  

Равил РАХМАНИ,
шагыйрь, әдип, әдәбиятчы,
Татарстанның атказан мәдәният эшлеклесе

МИРГАЗИЯН ЮНЫС

 ( Әдипләребез, библиографик белешмәмәлек. Казан: 2009, 2 том, 702-703 б.)

Күренекле язучы-прозаик, публицист, эссеист Миргазиян Юныс (Миргазиян Мөхәммәтзакир улы Юнысов) 1927 елның 25 маенда Татарстанның Баулы районы Исергәп авылында крәстиян гаиләсендә туган. Миргазиянның бала һәм үсмер чагы сугышка кадәрге һәм сугыш барган авыр елларга туры килә. Сугыш башланган көннең икенче көнендә, 1941 елның 23 июнендә, аның әтисе — гражданнар сугышы ветераны Мөхәммәтзакир абзый гүр иясе була. Шул елны авыл мәктәбенең алтынчы сыйныфын тәмамлаган Миргазиян, ары таба мәктәптә укуын ташларга мәҗбүр булып, колхоз эшенә җигелә. 1944 елның августында исә ул, гаскәри хезмәткә алынып, хәрби авиация мәктәбенә укырга җибәрелә, аннары укчы-радист вазифасында бомбардировщиклар эскадрильясендә хезмәт итә. 1950 елда экстерн тәртибендә Харьков хәрби авиация училищесын тәмамлагач, авиаэскадрильяләрдә элемтә бүлеге башлыгы вазифаларын башкара. Бер үк вакытта кичке мәктәптә укып, гомуми урта белем ала.

1955 елда сәламәтлеге буенча очу эшеннән һәм гаскәри хезмәттән азат ителгәч, М.Юныс Мәскәү университетының филология факультетына укырга керә. Бераздан университетның читтән торып уку бүлегенә күчеп (аны ул 1961 елда тәмамлый), Кара диңгез дәүләт пароходчылыгында навигатор булып эшли башлый. 1957 елда кыска мөддәтле курсларны тәмамлагач, М.Юнысны чит илгә йөри торган сәүдә корабына сәяси тәрбия эше буенча капитанның беренче ярдәмчесе итеп билгелиләр. Бу эшендә ул 1968 елга кадәр була. 1968 елдан Мәскәүдә СССР Диңгез флоты министрлыгында дүрт ел бүлек башлыгы, аннары биш елдан артык »Наука и религия» журналы редакциясендә бүлек мөдире вазифаларын башкара. 1977-88 елларда ул янәдән әүвәлге хезмәтендә — Кара диңгез һәм Азов диңгезе дәүләт пароходчылыгында сәүдә корабы капитанының беренче ярдәмчесе булып эшли. 1988 елдан М.Юныс — язучы-профессионал, фәкать әдәби иҗат эше белән генә шөгыльләнә.

М.Юныс — әдәбиятка зур тормыш тәҗрибәсе туплап килгән каләм осталарының берсе. Сәүдә флоты корабларында навигатор, капитан ярдәмчесе, сәяси тәрбияче сыйфатында ул бөтен дөньяны диярлек әйләнеп чыга, диңгез-океаннарны иңли, күп илләрдә була, төрле милләт халыкларының тормыш-көнкүреше, гореф-гадәтләре белән якыннан таныша, диңгезчеләр тормышына һәм хезмәтенә бәйле бихисап кызыклы, гыйбрәтле хәлләргә тап була. Тора-бара бу тәэссорат-истәлекләр күңелдә тәмам тулышып, аны кулына каләм алырга мәҗбүр итә. Әнә шулай 1964 елны «Казан утлары» журналында яшь авторның «Безнең өй өянке астында иде...» исемле, Италиядәге Генуа шәһәрендә туган илен сагынып яшәүче бер татар карчыгының самими образын тасвирлаган беренче хикәясе дөнья күрә. Аннан соң шул ук «Казан утлары»нда, балалар журналы «Ялкын»да, хатын-кызлар журналы «Азат хатын»да бер-бер артлы «Энҗе эзләүчеләр», «Кочегар», «Йәмәнгә сәяхәт», «Диңгезче Хәнифә», «Янар таулар», «Диңгез чакыра», «Зәңгәр дөнья», «Румба негра» кебек хикәяләре, юлъязмалары басыла, 1968 елда исә Татарстан китап нәшриятында «Тимер фил» исеме белән беренче хикәяләр җыентыгы һәм 1970 елда «Занзибар зәңгәр болытлар артында» дигән романтик повесте аерым китап булып чыга.

Җитмешенче-сиксәненче еллар М.Юнысның иҗат биографиясендә күләмле проза әсәрләре белән характерлы. Үз биографиясенә нигезләп язылган һәм диңгезче хезмәтенең романтикасын да, шул ук вакытта кешедән күп тырышлык, чыдамлык, ихтыяр көче сорый торган кырыс хакыйкатен дә бөтен профессиональ ваклыклары белән укучы күз алдына китереп бастырган «Тозлы җил», «Теләп алган давыл», «Таңда Босфор аша» повестьлары (соңыннан алар өчесе бергә «Дөнья гизү» трилогиясе исеме белән аталып йөри), Ватан сугышының драматик вакыйгаларына багышланган «Шәмдәлләрдә генә утлар яна» кыйссасы (әсәрнең журнал вариантындагы исеме «Биектә калу»), авыл-шәһәр кешеләре арасындагы каршылыклы мөнәсәбәтләрне лирик-психологик планда сурәтләгән «Табу һәм югалту» повесте, «Вавилон елгалары.—Шәрекъ», «Европа ат сагына», «Соңгы сулыш» исемнәрендәге өч китаптан торган «Юлда уйланулар» юлъязма-сәяхәтнамәсе — әнә шундыйлардан. Бу әсәрләр, әдипнең хикәяләре, новеллалары, эссе-мәкаләләре белән бергә, татар әдәбиятының фикри офыкларын һәм географик чикләрен киңәйтеп, рухи хәзинәбезне моңарчы әдәби әсәрләребездә аз чагылган яки бөтенләй чагылыш тапмаган тормыш күренешләре, чит мәмләкәтләр, кыйтгалар мохите, гыйбрәтле кеше язмышлары, төрле милли холыктагы каһарманнар дөньясы белән баеттылар.

М.Юнысның әсәрләре зурларга да, яшьләргә дә укыр өчен ифрат кызыклы, киң мәгълүматлы, тирән эчтәлекле. Иң мөһиме, нәрсә турында гына язса да, әдип үз халкының алдынгы бер вәкиле булып, милли яңарыш максатларын күз уңында тотып, шул ук вакытта гомум гуманистик карашларга, милләтләр арасында тигез хокуклылык принципларына хыянәт итмичә, гаделлекне, дөреслекне, изгелекне яклап яза, яманлыкны, ялганны, җәбер-золымны фаш итә.

М.Юныс, язучы-художник буларак, чынбарлык күренешләрен тарихи үзгәреш тенденцияләре җирлегенә куеп язган, вакыйга-хәлләрне, кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрне, тоталитар җәмгыять тудырган гаделсезлекләрне әхлакый-фәлсәфи күзлектән нечкәләп анализлаган гыйбрәтле әсәрләре белән егерменче йөз ахыры татар прозасына яңа сулыш өрде, аның тематик һәм интеллектуаль колачын киңәйтте, аны объектив хакыйкатькә нигезләнгән яңа сәнгати эчтәлек, тасвири чаралар белән баетты.

Туксанынчы еллар башында М.Юныс Мәскәүдә төпләнеп яшәгән җиреннән туган Татарстанына әйләнеп кайтты һәм дистә еллап Әлмәт һәм Казан шәһәрләрендә яшәп иҗат итте. Соңгы ун-унбиш елда ул бигрәк тә публицистика, әдәби тәнкыйть, эссеистика жанрларында актив эшли. 2004 елда публицистик хезмәтләре тупланган «Альбатрос язмышы» (2002) исемле китабы өчен М. Юныс Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә лаек булды. Ул шулай ук Әлмәт язучылар оешмасының Саҗидә Сөләйманова исемендәге бүләге иясе дә (1998).

2005 елдан әдип кабат Мәскәүдә яши. Күптән түгел ул үзенең «Кыпчак кызы» исемле яңа романын төгәлләде.

М.Юныс —1973 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

 

Миргазиян Юнус Миргазиян Юнусов Миргазиян Юныс Mirgazijan Junis Mirğazican Yunıs Миргазиян Юнус Миргазиян Юнусов Миргазиян Юныс Mirgazijan Junis 

sarasadykova.su