HOME   UP  

Язуче турында - О писателе

 

 Басулар - Публикации

 

Мәһдиев М. Секстант белән йолдызлар үлчәргә: М. Юныска 50 яшь - Казан утлары, 1977, № 5, 148—152 б.

Мустафин Р. Свежий ветер романтики: К 50-летию М. Юнуса.— Комсомолец Татарии, 1977, 12 июня.

Хөсни Ф. Сагыну лирикасы: Бер монолог. - Соц. Татарстан, 1979, 2 сент.

Вәлиев М. Сагыну гынамы? - Соц. Татарстан, 1979, 10 окт.

Даутов Р.Н., Нуруллина Н.Б. Совет Татарстаны язучылары. – Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1986.

Миңнуллин Ф. Биектә калу. - Китапта: Балта явызлар кулында. - Казан: Татар. кит. нәшр., 1994, 328-331 б.

Была ли война для татар - войной Отечественной? - "Идель" № 5-6,1995

Юныс В. Диңгезче, язучы, скульптор. - Шәһри Казан, 1995, 29 дек.

Айдар Хәлим. Сагыну гамәле - Мәдәни җомга, 1998, 9 гыйнв.

Рахмани Р. Кыйблабызга тугрылык.— Казан утлары, 2002, №4,170—184 б.

Ләйсән Кәшфиева. Шәрык фәлсәфәчеләренә тиң. - "Мәйдан", 2003, гыйнвар.

Арслан Минвалеев. Старик и море .Первый татарский маринист о неизвестных героях нации, Карибском кризисе и небе. - "Восточный экспресс" №26 (127) 20.06.2003

Равиль Рахмани. Судьба альбатроса. - "Республика Татарстан" №83 (25159) 23.04.2004

Рафис Измайлов. Национальная библиотека Татарстана приобрела уникальные деревянные скульптуры. «Татар-информ», 01.07.2008

Равил Рахмани. Миргазиян Юныс. - китапта Әдипләребез, библиографик белешмәмәлек. Казан: Татар.кит.нәшр., 2009, төзүчеләре: Р. Даутов, Р.Н. Рахмани , 3000 д., 2 том, 702-703 б.

 


 Өземтәләр - Цитаты

 

"Миргазиян Юныс безнең әдәбиятка шактый соңга калып, ялгыз килеп керде. Аның яшьтәгеләр күптән инде зур язучылар булып танылып өлгергәннәр... Соңга калуының сәбәбе — ерак илләр гизеп йөреп, ярты гомерен шуңа сарыф иткән ул. Әмма күпне күргән, күпне белгән кеше буларак, Миргазиян әдәбият үрләренә эре адымнар белән бик тиз менеп тә җитте, һәм әдәбиятыбызның моңарчы берәү кулы да тимәгән яңа чирәмен ачты..."

Әмирхан Еники, Татарстанның халык язучысы, 1997

 

"Бу әсәр (сүз «Шәмдәлләрдә генә утлар яна...» повесте турында.— Р-Д-) — сугышта яшьли үлеп калган егетләргә, сугыш авырлыгын соклангыч сабырлык белән кичереп, дөньядан киткән безнең аналарыбызга гүзәл һәйкәл булырлык. Минем соңгы егерме биш ел эчендә бер генә татар язучысының да әсәреннән болай тәэсирләнгәнем һәм эчтән елаганым юк иде. Бу әсәр — Ә.Еникинең «Әйтелмәгән васыять»еннән соң психологик прозаның яңа баскычы, күтәрелеше."

Мөхәммәт Мәһдиев, Татарстанның халык язучысы, 1980


"Миргазиян Юныс — уникаль шәхес. Ул, талантлы әдип булу өстенә, искиткеч оста әңгәмәдәш, "гаҗәеп оста рәссам, һәрчак юлга чыгарга атлыгып торган тынгысыз сәяхәтче дә. Аның җаны һәрчак борчулы, һәрчак хәрәкәттә..."

Разил Вәлиев, язучы, җәмәгать эшлеклесе, 1997

 

"…журнал ("Казан утлары") воспитывал и выводил на свет несколько поколений творцов, среди которых мы видим таких корифеев литературы, как Галимджан Ибрагимов, Махмут Галяу, Карим Тинчурин, Хади Такташ, Муса Джалиль, Фатых Карим, Гумер Баширов, Амирхан Еники, Аяз Гилязев, Мухамет Магдеев, Миргазиян Юнус и другие…"

Айдар Халим, писатель, 2007

 


М.Юныс

Үзем турында үзем


 

Хәзер инде акчалы кеше теләгән чакта кайсы илгә дә барып кайта ала. Минем сәяхәтләрем «тимер пәрдә» артында яшәгән чакта, чит илләрдә бары тик хезмәт ияләрен эксплуатацияләү, негрларны, колониаль халыкларны җәберләү генә бар, дип, шуңа инанган чакта булды. Озак еллар буе мин чит илләрдә яшәүче төрле кыйтга халыкларының тормыш-көнкүрешен СССРдагы, бигрәк тә туган җирем — Татарстанымдагы тормыш белән чагыштырып йөрдем. Чагыштыру һәр очракта безнең файдага түгел иде. Колониаль системаның иң каты, иң аяусыз төбәкләрендә, мәсәлән, Көньяк Африка Берлегендә дә колониализмның тәэсире бездәгедән йомшаграк, ирек көчлерәк, егәрлерәк иде. Чит илләрдә йөргәндә хат язып кызым Камиләгә җибәрә идем. Кызым унынчы сыйныфны бетергәч, җәйге каникулга аны үземнең Барселонадагы (Испания) дусларым Педро һәм Пруденсия Гонсалесларга җибәрдем. Испаниядә яшәгәндә кызым Камилә чит телләрне имтихан тапшырыр өчен генә түгел, чын-чыннан — укырлык, сөйләшерлек, эштә кулланырлык дәрәҗәдә үзләштерергә кирәклекне аңлады. Мәскәү университетының журналистика факультетын кызыл дипломга бетергәндә кызым инглиз һәм француз телләрен нәкъ урыс теле дәрәҗәсендә белә иде инде. Тел белү аңа теләгән эшенә урнашырга һәм, эш хакы ала башлагач, Европа илләрен, Американы үз күзе белән күрү мөмкинлеген бирде. Бу турыда нигә язам мин? Бәлки, минем китапларым да кемгәдер кызыма күрсәткән ярдәмнәрне күрсәтә алганнардыр?

 

Миргазиян Юнус Миргазиян Юнусов Миргазиян Юныс Mirgazijan Junis Mirğazican Yunıs Миргазиян Юнус Миргазиян Юнусов Миргазиян Юныс Mirgazijan Junis 

sarasadykova.su