Равил РАХМАНИ,
Кыйблабызга тугрылык (
Миргазиян Юныс. Әсәрләр. - Казан: Рухият, 2003-2007, 1 т.) |
Йөрәкләрне йөзгә һәм меңгә телгәләп тагын бер шаулы гасыр, тагын бер серле меңьеллык үтеп китте. Халкыбызның милли дәүләт төзүгә юнәлтелгән хыяллары, күңел түрендә сакланып килгән якты өмет-теләкләре кабат тормышка ашмады. Әмма ул көтелгән көннең һичшиксез бер киләчәгенә ышанычын җуймаган асыл ул-кызларыбыз, алда торган юлның юнәлешен тәгаен ачыклау өчен, уй-фикер, идеяләре белән, сабан туе мәйданына җыелган халык сыман төрле сукмак, төрле тарафлардан килеп, бердәм көрәш үзәгенә туплана. Кичекмәстән элеккеге хата-ялгышлардан арыну, җан-иманның чистарынуы, күңел офыкларының киңәюе сорала. Милләт язмышы хәл ителгән мондый җаваплы сөйләшүләрдә фикер алышучылар уртасында мин, ни өчендер, һәрвакытта әдип Миргазиян Юнысны күзаллыйм. Бу гаҗәп тә түгел, чөнки бүгенге катлаулы рухи яшәешебездә, милли азатлык көрәше мәйданында ул, һичшиксез, рәсми булмаган лидерларыбызның берсе һәм күренеклесе. М. Юныс шәхесен гади яшәеш күзлегеннән чыгып аңларга, аның әдәби иҗат колачын гадәти көндәлек тормыш кысаларына кертеп үлчәргә һәм бәя бирергә һич мөмкин түгел. Аның күңел дөньясына үтеп керү өчен, бу феноменның асылына төшенү өчен без матди тормыш, көнкүреш логикасыннан берникадәр фәлсәфи аң югарылыгына күчеп фикер йөртергә тиешбездер, мөгаен. Холык-фигыле белән яшьләрчә дәртле, җитез, хыялый; кешеләр белән мөнәсәбәтендә сабыйларча эчкерсез, ихлас, беркатлы; бәхәс-фикердә үсмерләрчә кызу, тәвәккәл, максималист; иҗатында аксакалларча тирән, төгәл, саллы булган бу әдип үзен күңеле белән һаман әле яшь-җилкенчәк итеп тойса да, янып яшәп узып киткән еллар саны инде аз түгел... Бераз туктала төшеп, гомер агышы турында уйланырга да, башкарылган һәм тәмамланасы эшләргә кайбер нәтиҗә-ачыклыклар кертергә дә вакыттыр югыйсә?!. Әмма ул үзе алай уйламый, күрәсең: язганнары кырыкмаса кырык җиргә чәчелгән-сибелгән, аларның санын да, кайларда басылүын да һәм басылмый ятуын да һич хәтерләми. Сәяхәт билетын гомерлеккә транзитлап куйган диярсең, ул һаман юлда Заман аны каядыр ымсындыра, куа, җилкендерә... Аның башында яңа идеяләр, күзәтүләр, ачышлар; яшәешеңдә -канатлану, очыш, егылу, әрнүләр... Ул әле Татарстанны елга-диңгез державасына әверелдерү турында хыяллана, әле башкалабыз Казанны Рим, Венеция югарылыгына җиткереп сәнгатьле кору-бизәү уе белән яна. Ул татар язучыларын дөньякүләм масштабларда эш иткән ПЕН - клуб тирәсенә туплау белән мәшгуль, ул фикерле яшьләрне, йә булмаса җәмгыять лабиринтларында адашып калган талантларны, әллә кайдан күреп алып, зур иҗатка, гаделлек, азатлык көрәшенә рухландыра. Аның телендә — дөньяның мәшһүр философлары, психологлары, әдипләре; бәгырендә — милләт мәнфәгате. Юлдаш дуслары - дан-шөһрәткә өремәгән, затлы кәнәфиләр җылысына оемаган, үз персонын ярату белән авырмаган чын ватанпәрвәрләр. Күралмаганы — томаналык, имансызлык, икейөзлелек. Андыйлар белән аның арба күчәре бик тиз эләгешә. Мондый чакта кайнар темпераментын, үткен зиһенен, аяусыз әче тел хәнҗәрен тоймый калмыйсың... Мондый чакта ул үз курсыннан, үз мәсләгеннән бер генә градуска да тайпылмый очкан рәхимсез торпеда сыман... Күз алдында аяусыз, үз шәхси интересларын тәмам оныткан фидакарь көрәшчегә, халкыбызның иман сакчысына әверелә... Ә кайчакта ул киләчәктән килгән ерак юлчы, изге бер ил-че-пәйгамбәрне хәтерләтә... Кем ул Миргазиян Юныс? Кай җир кешесе? Аңа гомер биргән, дөньяга күзен ачкан, белемгә, хезмәткә һәм гадел-леккә мәхәббәт тәрбияләгән туган авылы Исергәпнекеме? Канат чыгарган төбәге Баулыныкымы? Торган җире Әлмәтнекеме? Тормыш корган урыны Мәскәүнекеме? Әллә дөнья сәнгать-культурасын гына түгел, чын татар рухын да сизергә ярдәм иткән, аның канында йокымсырап яткан милли тойгыларын, шигъри хисләрен, психологик аңын уятып, беренче иҗат эшенә илһамландырган һәм кулына киләчәктә төп көрәш коралына әвереләсе каләмне алырга этәргеч биргән «хөррият символы» Одессаныкымы? Ирекле яшәүнең тәм-ләззәтен бар күзәнәге белән тоеп, һәрчак ашкынып-талпынып кайткан һәм һәр очракта мәгърур альбатрос сыман киң колачлы канатларын тар, кысан, гамьсез мещан урамында җәрәхәтләп китеп барган, мәңгелек мәхәббәте — татлы газабы булган, йөрәгендә гомерлек көрәш уты кабызган Казанныкымы? Дистә елдан артык канатланып очкан зәңгәр күкнекеме? Җир шарын иңләп дөнья гизгән давыллы диңгезнекеме? Әллә кендеге белән туган туфрагына береккән шушы гөнаһлы һәм татлы яшәү бүләк итүче кара җирнекеме? Әллә соң Миргазиян Юныс... кайчак дуслары шаяртып әйткәндәй, гомумән, Җир кешесе түгелме?!. Кай заман кешесе ул? Үткән ерак гасырлар авазына колак салып, Мисыр пирамидалары, Бабил бакчалары, Артемида гыйбадәтханәләрендә дөньяның «җиде могҗизасы» белән серләшеп йөргән чал тарихчы яки фикер иясеме? Туң йөрәкле, гамьсез, битараф җаннарның тынычлыгын бозган тынгысыз замандашыбызмы? Әллә алдагы көндә үз халкының якты язмышын сиземләгән, канында күрәзәчелек сыйфатлары йөрткән киләчәк заман әдибеме? М. Юнысның әдәби иҗат үзенчәлеге һәм иҗатының татар әдәбиятында тоткан урынын ачыклау өчен дә без шак-тый нечкә нюанслар дөньясы аша үтеп фикер йөртергә тиеш булабыз. Әдәбиятка ул чагыштырмача соң — зур тормыш тәҗрибәсе туплап: очучылыктан китеп, Мәскәү университетын калдырып, океан киңлекләрен айкап йөри башлаган бер чорда килеп керә. Хикәяләрен башта урыс телендә яза. Бер әсәре хәтта Одессада диңгез хикәяләре конкурсында җиңүче дип тә таныла. Әмма авылы белән үсмер чакта ук саубуллашып, читтә — урыс арасында 25 еллап яшәгән һәм татар те-лен шактый гына оныта башлаган әдип тиздән иҗатыңда үз ана теленә күчә. 1968 елда, ягъни 41 яшендә аның беренче — «Тимер фил» исемле китабы дөнья күрә. Әдәби җәмәгатьчелек М.Юнысның беренче әсәрләрен үк бик җылы каршылый: әдәбиятыбызга авторның яңа — диңгез темасы алып килүе, фикерләвенең сәнгатьлелеге, оригинальлеге билгеләп үтелә. Кайбер каләмдәшләре һәм аның әсәрләрен «эшкәртергә алынган» редакция хезмәткәрләре арасында ул чакта... һәм, әйтергә кирәк, кайчак хәзер дә әле ишетелгәләп киткән «Миргазиянның теле юк» дигән кырыс бәя дә нәкъ шул көннәрдән калган бер мөнәсәбәт булса кирәк. Чөнки авторның әсәрләре телен бүген теләсә нинди яшь язучыга өйрәнү үрнәге буларак тәкъдим итәргә мөмкин югыйсә. Ни өчендер шома язуны камиллек билгесе итеп күрәсе килгән әдәбият-чыларыбызга һәм әдәбиятыбызга килсәк, шомалыкта алар чыннан да гаҗәеп зур уңышларга иреште һәм телдә генә дә түгел... әдәбиятыбызны шома образлар, шома фикер, шома идеяләр, шома тәнкыйть басты... кайчакта күбесенең, гомумән, сәнгать әсәре белән уртаклыгы ук күңелдә шик уята. Әдәби әсәрнең теле — гади сөйләм теле яисә җөмлә кисәкләре дөрес куелган гадәти язма тел генә түгел шул... Матур әдәбият теле ул — сәнгатьле фикерләүне барлыкка китергән материал һәм шартлы чара; тел ул — язмыш, психология; тел ул - фикер, идея, көрәш! Ә бу яктан кем кем — М. Юныс әдәби сурәтләрне шагыйрьләрчә төгәллек белән коеп куя белә! Аның әсәрләрендәге психологик тирәнлек, фәлсәфи фикернең саллылыгы укучыны һәрчакта сокландырып килә. Хәтта диңгезчелек яки очучылык кебек тормышның тар-специфик өлкәләрен чагылдырган терминнарга да ул табигый татарча яңгыраш бирә алды. Шулар булмаганда, әдәби сәнгатьтә көндәлек көнкүрештән ары китә алмаган шома телнең кемгә нинди хаҗәте булыр иде икән ?! М. Юнысның әдәби таланты беренче хикәяләрендә үк ярылып ята. «Тимер фил» (1965) хикәясендәге гарәп малаен тасвирлаган юлларга игътибар итик: «Бачра — урам малае. Аның йорты — яр буена урнашкан зур шәһәр, бүлмәсе — диңгез порты. Түбәтәй урынына ки-ездәй кара бөдрә чәч. Баш төртер мендәре — йомшак коры ком, юрганы — бәрхеттәй кара төн. Сәгате — күктәге кояш, иртәнге акчарлаклар малайны йокыдан уята. Малайның кечкенә йөрәге талпынып-талпынып аны алга куа. Туганнан бирле көн саен ул Дөнья исемле чиксез зур, калын китапны укып бара. Укый һәм аңларга тырыша — нигә Аллаһы Тәгалә берәүләргә ипекәйне күп итеп биргән, икенчеләр аның һәр кабымын көннәр буе арып-алҗып эзләргә тиешләр?» Күрәбез, бу инде гадәти сөйләп чыгу түгел; шома, «дөрес» телдән күпмедер үзгәрәк бу тасвирда нәни каһарманыбызның тышкы кыяфәте һәм эчке рухи халәте сизеп тоелыр-лык итеп сурәтләнгән. Аның күңел дөньясына үзе кебек ашыга-ашыга хыял-кичерешләре, уй-фикерләре килеп керә, сурәт тагын да тулылана, образның яшь үзенчәлеге, көнкүреш-яшәештәге социаль йөзе ачылып китә: «Кайбер юләр бәндәләр өсләренә бер күтәрәм кием киеп йөриләр. Бачра алай киенсә, эсселектән, мөгаен, пешеп үләр иде. Аның бердәнбер киндер галәбәсе ыштан урынына да, күлмәк урынына да ярый. Бу киемне Бачра үзе текте. Ашлык тутырырга дип биргән капчыкның төбен өч җиреннән уйды да, урта тишеген изү итеп муенына киде, як-яктагыларына кулларын тыкты. Гаҗәп уңайлы, чыдам кием булып чыкты бу галәбә». Аны әнисе әйткәнчә, бәләкәч, ягъни гарәпчә Бачра дип кенә йөртсәләр дә, ул үзен бер дә бәләкәй итеп тоймый — туганыннан бирле сигезме, тугызмы рамазан үткән... Үз тамагын үзе туйдыра. Аның илендә исә «үз тамагын үзе туйдырган кеше өлкән кеше санала, ә тамагын туйдыра алмаган һәр кеше йә бик яшь, йә бик карт була». Гаиләдә әтисе урынына туендыручы булып калгангадыр, күрәсең, өлкәннәрчә җитди фикерли торган бу малай тормышта берьюлы ике психологик катлам яссылыгында хәрәкәт итә. Бер якта — табигый үз сабыйлыгы, аның ихласлыгы, беркатлылыгы, шаянлыгы, хыялыйлыгы... Икенче якны бөтен кырыслыгы белән олы тормыш үзе тудыра. Портка кайткан пневматик ашлык суырткычын да ул әнә башта балаларча сөенеп — чиксез көч-куәткә ия булган озын хортумлы фил итеп кабул итә... Малайның яшьтәшләренә кушылып чит ил солдатлары артыннан йөгерүе, аларга кызыгып карап калуы, «барысының да киемнәре гел бертөсле» — «алар ничек бер-берсен таный алалар икән? Шулай гел бертөрле киенеп йөрсәң, үз-үзеңне таба алмавын да бар, Алла сакласын!» дип уйлануы, йә булмаса, азрак тамагын ялгап алгач: «Хәзер бер ай ашамыйча йөрергә була!»— дип сөенүендә дә сабыйларча эчкерсезлек ярылып ята. Ә бит ул шактый кырыс дөньяда яши: әтисен югалту, ачлык, гаиләне туйдыру вазифасы, кыйналу, гаделсезлек, чит ил баскынчылары тудырган ирексезлек, эш-сезлек... «Тимер фил» белән дә нәни Бачра шушы олы «тормыш китабы»нда очраша. Тик ул, аны эшсез калдырып, ачлыкка дучар итә... аларга бәхетсезлек, күз яше, әрнү алып килә. Эчке кичерешләре малайны котылгысыз төстә яшәү көрәшенә китереп чыгара. М. Юнысның бу хикәясе аның «Чолым» пароходына эшкә урнашып, Италиягә йөри башлагач — хыял белән чынбарлыкның бергә кушылып могжизалы яшәешкә әверелгән көннәрендә барлыкка килә, ин гаҗәбе шунда — хикәя башта урыс телендә языла һәм ул Одессада К. Паустовскийның 70 еллык юбилеена багышланган конкурста катнашып җиңү яулый. Язучының сәнгатьле фикерләү һәм психологик сурәт ясау осталыгын без анын «Аяклы реклама» хикәясендә тагын да ачыграк күрәбез: «Шәһәр стадионы идарәсендә Джеймс Питифулга яңа реклама бирделәр. — Гарольд, кияргә ярдәм ит әле,— диде Джеймс. Гарольд икесен бергә бәйләгән зур-зур фанер такталарны Джеймснын җилкәсенә асты: — Менә син хәзер чын сэндвичменгә әверелдең! Алдагы һәм арттагы тактага матур хәрефләр белән «Бүген кич шәһәр стадионында үтәчәк ярышта данлыклы соры эт Лайтнинг катнаша!»— дип язылган иде. (Лайтнинг (ингл.) — яшен. —Бүген Берләшкән корольлекнең бөек этенә хезмәт итәбез, Гарольд,— диде Джеймс. —Үз вакытында үләргә өлгерә алмаган кешеләр өче бик әйбәт хезмәт...— диде Гарольд тавышын күтәрә төшеп» Хикәягә шушы урында элеккеге диңгезченең хис-кичерешләре, үзе һәм дөнья турындагы фикер-уйланулары килеп керә: «Дулкын сыртында дөнья гизә торгач, син җәмгыятьтә төпле урын таба алмый каласың. Язмышны үз ягыңа файда ягына борырга яр җәмгыяте өйрәтә. Шушы хакыйкатьне Дҗеймс бик соң, картлык килгәч кенә аңлады. Диңгезне аны иртәрәк, көч барында ташларга кирәк. Ярга соңгарак калып чыксаң, сине анда рәхимсез михнәт һәм картлар тәкъдире -өметсезлек көтеп торган була. Соңгы мәртәбә ярга чыкканда. Джеймс бөтенләй таушалып беткән иде инде. Язмыш аның акылыннан да, тәҗрибәсеннән дә көчлерәк бупып чыкты. Шуңа күрә җәмгыять театрында бирелгән аяклы реклама роленә риза булырга туры килде. Башка роль дауларга аның көче җитмәде. Джеймс ашыкмыйча гына атлавын дәвам итте. Кая ашыгырга? Калган гомер болай да күп түгелдер? Ул һаман кыскара тора. Соңгы нәтиҗә ашыкмасаң да тиздән килеп җитәчәк... Ал яктагы реклама данлыклы соры этнең кичке чыгышын белгертә. Аркадагысы да нәкъ шул турыда сөйли Джеймска, бер-бер артлы аякларны гына алыштырып, һаман адымлап торырга кирәк. Адымларга, машина астына эләкмәскә тырышырга. Теге, гарәпләр әйтемендәге, эт гомере килеп җиткән инде...» Геройлары психологиясенә тирән үтеп кереп, фикри мәгънә салып, нык тәэсирле итеп тасвирлый белүен без әдипнең башка хикәяләрендә дә бик ачык тоябыз. Язучы татар әдәбиятына диңгез сәяхәте һәм диңгезче хезмәте аша чит илләрдә яшәүче халыкларның тормыш-көнкүрешен, үзенчәлекле гореф-гадәтен, эчке күңел дөньяларын алып керде. Юлъязма-очеркларында янар тауларның, зәңгәр су асты киңлекләренең шигъри матурлыгың, без ул чакта исемнәрен генә ишетеп белгән Шәрекъ һәм Гареп илләренең кабатланмас тормыш сулышын китереп җиткерде. М. Юныс, 60-70 елларда беренчеләрдәң булып, кыю төстә, чит илләрдә яшәгән милләттәшләребез язмышын яктыртуга алынды. Татар укучысына «Безнең өй оянкеләр астында иде...» (1964), «Энҗе эзләүчеләр» (1971) кебек гаҗәеп тирән кичерешле хикәя-нонеллаларын бүләк итте. «Безнең өй өянкеләр астында иде...» хикәясенең герое диңгезче Габдрахман Рахманкулов Генуя портында, атаклы Стальено зиратына баргач, очраклы төстә бер татар карчыгы белән очраша. Көтелмәгән могҗиза алдында калгандай, гаҗәпсенүләрен, тирән дулкынлану һәм шатлыкларын, кайнар күз яшьләрен берьюлы тышка чыгарып, алар биредә үзләренең якташ булуларыннан тыш башка нәрсә турында сөйләшергә дә өлгерә алмый калалар... Аның каравы, «туган җир туфрагы» эзләп пароходка килгәч, икенче очрашуда, карчыкка иркенләп эчен буша-тырга җай чыга. Әби иренең кайчандыр кибет тотуын, революция шаукымыннан качып башта Кырымга, аннан Төркиягә чыгып китүләрен, тора-бара Грециядә яшәп калганлыкларын... иренең үлүен, балаларының таралуын, туган авылын сагынудан зар елавын сөйли. Картайган саен җирсендерә, ди ул. Хәтереннән җуелудан курыккандай, әледән-әле, безнең өй өянкеләр астында иде... дип кабатлый. Бәлки, туган якта үскәндер, дигәч, ипиен дә ашап тормыйча төйнәп куя. «Өермәгә эләккән тузганаклар шикелле таратып ташлады безне язмыш...— ди әби.— Алып кайт син мине, улым. Кара-малымны күрәсем килә. Ык буен, өянкеләрне...» Аларның өченче очрашулары сүзсез һәм... тагын да кыскарак була: әбинең үле гәүдәсен пароходның трюмыннан табып алып, Феодосия портында туган ил туфрагына җирлиләр. Мәрхүмә, шулай итеп, соңгы теләгенә ирешә: сөякләре ата-баба яшәгән илгә күмелә. Әсәр тәмамлана, әмма ул безгә гаҗәп әрнүле сорау куеп калдыра: ни өчен соң татар гел шулай — теләгенә ирешүен ирешә дә, тик нәтиҗәгә нигәдер гомере тикле зур корбаннар исәбенә килеп җитә?.. Хикәя нигезенә алынган карчык фаҗигасе М. Юнысның үз язмышында да шактый тирән эз калдыра. Әлегәчә урысча сөйләшеп-аралашып яшәгән, көндәлекләрен һәм хатларын, беренче хикәяләрен дә шул телдә язган, профессионал язучылар тарафыннан да шактый гына югары бәяләнергә өлгергән яшь әдип-диңгезче әлеге хикәясен кинәт туган телендә иҗат итә. Сәбәбе нәрсәдә? Бу хакта автор әле бүгенгәчә уйлана һәм соравының очына чыгалганы күренми. «Өянкенең гомере кыска» (2000) мәкаләсендә әдип болай яза: «Ялган сөйләү — гөнаһ. Ул чорда, Такташ сүзләре белән әйткәндә, туган тел «калган, югалган» иде. Мин үзем дә инде теге, чабата киеп, сабан артыннан йомшак буразнага басып йөрүче малай түгел идем. Өстемдә Сингапурда алган хаки, кесәдән кызыл тышлы загранпаспорт күренеп тора. Рестораннарда официанткалар гына түгел, метрдотельләр, хәтта шеф-поварлар минем корефаннар. Белмим, шушы дәрәҗәгә җитеп кылтайган бәндәне Генуя зиратында очраган татар карчыгы ничек уятып, чынбарлыкка кайтара алган икән? Карчыкның әниемә охшаганлыгыдыр, бәлки? Тетрәнү чиктән тыш көчле булган, күрәсең... Бусы аңлашыла, шул тетрәнүдән котылыр өчен, бушаныр өчен... ниһаять, карчыкның чыраендагы газапны онытыр өчен язганмын мин ул хикәяне. Бу бәхәссез нәрсә. Ә нишләп мин аны татарча язганмын? Менә нәрсә аңлашылмый миңа! Татарча язылган хикәяне Одессада бастырып буламыни? Казан белән, хәтта Баулыда чыга торган «Колхоз» газетасы белән дә бернинди элемтә юк. Киресенчә, «Моряк» газетасыннан тыш «Водный транспорт» газетасында, «Морской флот» журналында мәкаләләрем басылып тора...» Әлеге юллар безгә яшь авторның әдәбиятка килгән беренче адымнарын һәм ул чактагы күңел халәтен бик ачык күз алдына китереп бастыра булса кирәк. Димәк, бу вакыйга әдипне, тетрәндереп, хикәя язарга этәреп кенә калмаган... аның табигатьтән һәм милли тәрбия кысаларында салынган, әлегәчә йокымсырап яткан потенциаль фикерләү-иҗат мөмкинлекләрен дә кузгаткан. Хикәянең әһәмияте татарча язылган беренче әсәре булуында гына да түгел... авторын ул дөнья мәдәнияте шаукымыннан йолкып алып милли җирлек, милли чынбарлыкка кайтарып бастырган. Әсәр татар әдәбиятына Миргазиян Юныс дигән язучыны китергән... Бөтен юллар да Римгә илтә, әйтеменең нәкъ киресен раслап, әдипнең бу татарча хикәясе үз юлын Римнән Казанга юнәлтә һәм «Совет әдәбияты» журналында басылып та чыга. Шунысы кызык, шушы хикмәтле кулъязма тиздән үзе артыннан авторны да тартып Казанга кайтара. Һәм 1964 елда М. Юныс беренче тапкыр Казанга килеп төшә. Нәкъ Тукай кебек, нәкъ Такташ, Туфан һәм татар әдәбиятының башка бик күп талантлары кебек үк. Дөрес, монда күпмедер аерма да сизелә: М. Юныс Казанга кайтканчы Рим, Венеция, Марсель, Лондон, Гамбург, Роттердам, Александрия, Каһирә, Истанбул, Барселона, Калькутта, Сингапур, Джакарта кебек дөньяның иң мәшһүр дистәләрчә шәһәрләрендә булырга өлгерә. Аның Казанга ашкынып кайтуы нәкъ Тукайның «Пар ат»ы күтәренкелегендә булса да, шәһәр әдип күңелендә шактый авыр тәэсир калдыра: «Татарстанның башкаласы... колониаль стильдә, урыс колониаль стилендә чекрәеп күз алдыма килеп басты»,— дип яза ул. Әлегәчә күрми генә, ишетеп һәм хыялланып кына яраткан Казаны, шул рәвешчә — дөнья цивилизациясе фонында чекрәеп торган коллык стиле белән аның бәгыренә кереп кадала, бу тәэссорат әдипкә гомер буена сызланырлык әрнү китерә. Татар карчыгы белән очрашудан алган кичерешләре дә шактый тирән һәм дәвамлы булып чыга. Мәкаләдә язылганча, бу вакыйга авторга, иң элек, кешеләр язмышына тагын да игътибарлырак булырга этәргеч ясый. Аңа нечкә кичерешле язучы каләме бүләк итә. Иң зур байлыгы — туган телен кайтарып бирә. Әдәбиятыбызга дөнья меридианнары белән тыгыз үрелгән өр-яңа тема, өр-яңа тормыш катламы алып килә. Чит илдәге милләттәшләребезгә үзләренең онытылмаганлыкларын искәртә. Мәкаләдә искә алынган Финляндия татарларының: «Безнең бар икәнлегебезне беләләр икән, дип, күз яшьләренә тыгылып шатландык»,— диюләре әнә шул хакта сөйли. Ниһаять, татар укучысы бу чит илдә адашып калган әби язмышында барыннан да элек үзен танып ала. Күрәсең, хикмәт аның чит илдә булуында гына түгел... хет син ерак йолдызга кит, хет җәннәткә барып кер, хет җәһәннәмгә китеп олак, фаҗиганең механизмы шул бер үк - диненнән яки иленнән яздырылган, теленнән читләште-релгән, кеше бәхете өчен тир һәм кан түккән әче татар язмышы! Менә хикмәт кайда! Инде килеп, бу хикәя авторны урыс телле язучы булып китүдән саклап кала, туган теле аны самими балачагына һәм халык рухының саф сулы чишмә башына алып кайта. «Татар карчыгының каһәрле тәкъдире минем күземне ачты»,— ди әдип. Язучының иҗатына игътибар белән караган кешегә бу «күз ачылу»ның нәрсә аңлатканын чамалау авыр түгел; бу — әдипнең үз-үзен ачуы: милләтенең әче язмышы, яшерелгән бөек тарихы, аның гади һәм кодрәтле табигате белән бербөтен булып кушылуга ихтыяҗ туу дигән сүз. Татарның үткәнен һәм киләчәген берьюлы — йөрәге аша кабул итү исә язучыга гомере буена җитәрлек әрнү-уйлану, димәк, иҗат чыганагы, илһам бирә, көрәшкә этәргән олы вазифа йөкли, аның кыйбласын билгели. М. Юныс менә кырык ел буена шушы иманына тугры калып, нинди генә томан һәм юлсызлыкта да үз мәсләгеннән читкә чыкмыйча, һичбер нинди ялтыравык шайтан вәсвәсәләренә дә бирешмичә, кыю иҗат юлын ерып бара. Сизгер йөрәгенең меңләгән сызланулы язмышлар белән бәйле булуы аңа үз маршрутын, үз курсын һәрвакыт төгәл саклап калырга ярдәм итә. Бу яктан М. Юныс яшь әдипләргә генә түгел, үзләрен халык язучысы дип олылап йөргән каләм ияләре алдында да үрнәк итеп куярлык. Кайсы гына әсәрен алып карасак та, ул әдипнең үз халкы үз милләте язмышы проблемаларын үзәккә куеп ачыкларга алынган чираттагы бер омтылышы булып кабул ителә. «Энҗе эзләүчеләр» (1971) хикәясе дә чит илдәге якташларыбызнын әче язмышын чагылдырган нәкъ шуңдый әсәрләрнең берсе. Татар язмышының географик киңлеген фәлсәфи яңгырашын ул тагын да киңәйтә, Һәм бу әсәрдәге фаҗига дә, миңа калса, эчкә, тирәнгәрәк яшерелгән. Әсәрнең баш каһарманы 22 яшьлек Гыймран туган илне үзе күргән кеше түгел. Илдән киткәннәрнең ул - икенче буыны Бу образда Ватанны әти-әниләре сүзе, алар кичерүе аша гына тоеп үскән яңа буын кешеләре язмышы гәүдәләнә Аның әтисе сугышта немецларга әсир төшкән Идел буе татары. Ватанына кайткан әсирләрне гомерлеккә сөргенгә җибәрәләр икән, дигән сүзгә ышанып, ул, сугыш беткәч, Бельгиядә кала. Үләр алдыннан улы Гыймранга, әсир төшүдә гаебе булмаганлыгын, армияләре белән немецларга генерал Власовның сатуын әйтә. Улына: «Сагынуыма чыдый алмыйча үләм. Туган җир туфрагы җиде буынга кадәр тарта, диләр. Чит ил сине дә җирсетер. Син дә минем шикелле үк мантый алмассың дип куркам. Җай чыкса, минем туган авылыма кайтырга тырыш. Ул авыл Идел исемле данлыклы елга буенда. Анда минем туганнарым калды. Ата-бабаларыбызның сөякләре шул җирдә ята. Васыятем шул — кабиләгә кушылырга тырыш...»— дип әйтеп калдыра. Чыннан да, фашист концлагеренда туып, Бельгия җирендә үскән, биш яшендә әнисез калган малайга үзе яшәгән җирләрнең берсе дә, хәтта әтисенең туган илгә охшаш булмасмы дип күчеп килгән гарәп иле — пәйгамбәрләр иле дә Ватан була алмый. Ватан дигән изге җир аның әтисе сүзләре белән барлыкка килеп хыялында гына яши. Күңеленә ул шунда кайту уен беркетеп куя. Юлга акча ясар өчен зуррак мәрҗән табу хәстәренә керешә. Әмма нәтиҗә фаҗигале тәмамлана. Соңгы кат дип чумгач, аның аягын киңлеге метр ярымга җиткән гигант диңгез кабырчыгы тридакна капкачларын ябып кыстырып ала. Иптәше аның аягын кисеп, су төбе капкыныннан коткара... һәм Гыймран, үлем хәлендә, үзенең хыялый Ватанына кайта: «Күзен йому белән Гыймран бушлыкка очып төшә башлады. Кызгылт караңгылык эченнән озак очып баргач, тирә-ягында яшел сәхрә җәелеп ятканын күрде. Бу күренеш аңа гаҗәп таныш иде... Менә ул йомшак үләнгә басып мул сулы киң елгага таба бара. Яр буен куе яфраклы бөдрә таллар каплаган. Еракта елга буенча тезелеп утырган зәңгәр тәрәзәле матур ак йортлар күренә. Бу, билгеле, Гыймран әтисе туган авыл... Тирә-якта моңлы итеп кошлар сайрый, елга ягыннан әкрен генә салкынча җил исә. Әнә ташлар арасыннан чаптырып чыккан салкын чишмә... «Күрергә насыйп булган икән, иншалла, әтиемнең васыятен үти алдым... — диде Гыймран сөенеп.Мәрхүмкәйнең үзенә генә күрергә насыйп булмады...» Бу аның саташу аша соңгы кат күргән хыялый төше һәм дөньяга соңгы тапкыр елмаеп каравы. Гыймранның нинди телдә сөйләшүен дә, хәтта әтисенең авыл исемен дә без белми калабыз. Бу — бик табигый. «Безнең өй өянкеләр астында иде...» хикәясендәге карчык кебек (әсәргә ул үз исемен генә югалтып килеп кергән иде) «Карамалым» дип сүз саен кабатлый алмый, читкә китеп эрегәннәрнең ул тик икенче буыны. Биредә югалту аң дәрәҗәсеннән аң асты катламына төшеп кенә яшәвен дәвам итә. Гигант кабырчыкның аягын кыстырып алуы да, соңгы тапкан мәрҗәненең «гасырга бер генә тапкыр табылган», «мондый байлыкны еш тудырырга диңгез кебек диңгезнең дә көче җитмәгән» энҗе булуы да, һичшиксез, әсәрдәге өмет һәм кара язмышны гәүдәләндергән символик детальләр генә. Ул энҗенең Гыймран күзе булып карап торуы да тикмәгә генә түгел, аның Зөннүн картка да бәхет китермәве әсәрдә ачык итеп күрсәтелә - күгәрчен йомыркасы зурлы-гындагы кыйммәтле гәүһәр энҗе эзләүчедән ике адым читтә балкып ята. «Анын булуы хуҗасына шатлык та, үкенеч тә китерә алмый иде хәзер». Шактый гыйбрәтле фикер һәм нәтиҗәләргә этәрә бу символ. Җир баласына җирдәге эшләрен җирдә һәм үз вакытында эшләп бетерергә кирәклеге турында искәртмимени бу күренеш? Әсәр шундый тормыш детальләренә таянып, шартлы символларны хәрәкәткә китереп гомуммилли фикерле идея-фәлсәфәгә әверелә. Аның эпиграфына тикмәгә генә «Чит җирләрдә югалган якташларыма багышлыйм» дип куелмагандыр... Күпме милләттәшләребез Җир шарының нинди кыйтгаларында адашып һәм ятып калмагандыр... Татар язмышы бу яктан теләсә кемне тетрәтерлек! Авторның җитмешенче еллар башында шушындый «уңайсыз» һәм кыю фикерләр күтәреп чыгуы, һичшиксез, аның күңел зирәклеге һәм гражданлык батырлыгы хакында сөйли. Бу хикәяләрне кат-кат укыганда да әсәрләнмичә калмыйсын. Болай тәэсирле, үтемле булуларының сере шунда, күрәсен — автор үзе тасвирлаган тормыш материалын каяндыр ишетеп, каяндыр күчереп алган үрнәк, документ,вакыйгаларга кормый һәм бик күпләр кебек аны шул ярым фабрикат дәрәҗәсендә калдырмый. Тормыш чынлыгын ул үз яшәешеннән табып, йөрәге, акылы, бәгыре аша үткәреп, сыкрап һәм яратып иҗат итә. М. Юнысның язучы буларак төп талант көче әнә шунда!«Бәйрәм» (1966) повесте язучының диңгезчеләр тормышын яктырткан иң көчле әсәрләреннән берсе. Барыннан да бигрәк ул кешеләрдәге төрле характер үзенчәлеген, төрле яшәү принципларын, диңгезчеләрнең эчке күңел дөньясын чагылдыру ягыннан гаять кызыклы. Шул ук вакытта автор укучыга төрле милләт вәкилләренең табигатен экстремаль шартларда чагыштырып карау мөмкинлеге бирә. Шулай итеп, әсәргә яңа психологик катлам һәм яңа фәлсәфи фикер килеп керә. Каһарманнарыбызга якыннанрак күз салыйк Яна ел алдыннан корабта «Нульдән дүрткә кадәр вахтада торып» гомум мәҗлескә катнаша алмаган штурман Рахманкулов, механик Пламадьяло, матрос Кисляков һәм моторист Смекун, чиратлашып, үзләренең Яңа ел бәйрәменә бәйле берәр кызыклы истәлекләрен сөйләргә керешәләр. Смекун әнә — кит аулау флотилиясендә эшләгәндә, Одессага кайтып дүрт айлык акчаны алгач — «акча кесәгә сыймыйча» «иллелекләр әтәч булып кычкыра башлагач» ресторанга зур өстәл әзерләргә заказ бирә һәм урамда очраган кешеләрне җыеп кереп сыйлый, оркестрга ресторан ябылганчы «Чижик-пыжик»ны уйнарга куша. «Башта ризалашмаган булып кыландылар. Тагын бераз акча өстәгәч, сиптерә башладылар болар. Халык та башта шаулаган иде. Бераздан аларга да кызык булып китте». Диңгезче егетнең үз дәрәҗәсеннән чыгып ясаган бу кыланышын «на грани фантазии!» дип бәяләми мөмкин түгел һәм, шушы уңайдан, бүгенге көндә телевизордан хатын-кыз тампонын мактап миллионлаган кешенең рухын изгән рекламалар искә төшә. Идиотлыкта болар, һичшиксез, бер-бер-сенә торырлык. Смекун моның белән генә чикләнеп калмый, телефоннан ул ун такси чакырта. Ресторан ябылуга урамга чыксалар, аны ун такси көтеп тора. Халык машиналарга ташлана, ә шоферлар барысы да: «Мин иптәш Смекунны көтәм»,— дип берсен дә якын җибәрми. «Кем ул Смекун?» дип халык кызыксына башлый. «Космонавт ул Смекун»,— дим Ышанмыйлар. Кызыксынулары тәмам кызып җиткәч кенә, ул, ниһаять, «Эшчеләр сыйныфы вәкиле галиҗәнап моторист иптәш Смекун мин ул!» дип үзен ачып сала. «Халык гөж килеп кул чапты. — «Эшчеләр сыйныфы менә нишләтә! Бер мотористны алырга ун машина килгән бит»,— диләр. Беренче машинага фуражкамны салдым, икенчесенә макинтошымны, өченчесенә кулъяулыгымны, дүртенчесенә расческамны. Барысына да берәр әйберемне куеп чыккач, «Гафу итегез, иптәшләр, Смекун сезгә Яңа елда бәхет, шатлык тели»,— дидем дә шоферга гудок бирергә куштым. Машина тәрәзәсеннән башымны тыгып: «Сау булыгыз, одесситлар!»— дип кычкырдым. Кул чабып озаттылар. Эләксәм, тетәләр иде үземне. Артымнан таш ыргытып калдылар». Бу юлларга комментарий биреп, бары шуны гына әйтәсе килә: татар, рус һәм дөнья әдәбиятында «галиҗәнап эшче сыйныф»ны бу дәрәҗәдә төгәл һәм эффектлы итеп тасвирлаган тагын нинди генә әсәр бар икән?.. Сүзне Кисляков ала. Бервакыт, дип сөйләп китә ул, Одессада чакта, Яңа елга бер сәгать кала ресторанга керергә чи-ратта торганда... артка Софи Лорен кебек бер чибәр-сылу килеп басмасынмы... «Кертмиселәрен белсәм, килеп йөрми идем. Ялгызлыктан качып өемнән чыккан идем»,— ди ул. «Мәҗлес оештырырга урыныгыз бармыни сезнең?»— дим. «Булу белән... скучать итеп утыруның ни кызыгы бар?» — ди бу». Икәүләшеп бу чибәрнең өенә китәләр. Өченче катка күтәрелеп, туфлиләрен кулларына тотып, «их, нинди күркәм Яңа ел бүләге!» дип сөенеп караңгы бүлмәгә керсә һәм ут кабызсалар... «Бүлмә уртасында зур өстәл. Өстәлдә закускалар, кыйммәтле эчемлекләр, дистәдән артык кешенең күзләре миңа текәлгән. Буыннарым йомшап китте. Каккан казык кебек каттым да калдым. Софи Лорен өстәл түрендәге пеләш ирне кочаклап үпте дә назланып кына әйтте: «Оттырдыңмы, җаным?! Унике тулганчы табам дидемме — менә! Инде, акыллым, ондатра тун — минеке»,— диде». Биредә иңде күз алдыбызга бу чорның берьюлы берничә сыйныфы сурәте килеп баса. Үз чиратында Пламадьяло сүзгә керешә. Аның сүзе үз характеры кебек шактый кыска булып чыга: «Яңа ел алдыннан Ванкувердан кукуруз төяп Владивостокка кузгалган идек, нәкъ утыз бере көнне тәүлек алмашына торган меридианга җиттек,— ди ул.— Беләсез, демаркация меридианы аша көнчыгыштан көнбатышка таба үткәндә, гадәттә, бер тәүлекне төшерү белән, утызыннан соң, беренче гыйнвар туды. Шуңа күрә Яңа ел каршылау көне дә булмады». «— Мәҗлес тә ясамадыгызмы?- Смекунга бу хәл гаҗәп бер фаҗига сыман булып күренде. — Да, кызганыч хәл! — Мәҗлесне океан ясады, — ди Пламадьяло - Океанда унбер баллы шторм иде. Биш тәүлек буе җылы алмадык». Сүз чираты Рахманкуловка килеп җитә. Аның да хәтерендә моннан егерме дүрт ел элек булган бер вакыйга саклана, тик ул аны Кисляковлар алдында сөйләргә кирәк тапмы 1943 елда Яңа ел алдыннан аны урман ташучыларның атларына печән илтергә җибәрәләр. Юлда көчле буран чыгып аты адаша. Юл эзләгән арада ул атын да югалта... Ярты сәгатьләп караңгыда кармаланып йөргәннән соң, атының кешнәгән тавышын ишетә. Барса, аты тугарылган, ашык-мыйча гына йөк ышыгында печән күшәп тора. Ат янында бер хатын-кыз. « —Синме атның хуҗасы?— Атыңны тугарып, йөгенә бәйләдем. Ашап тормаса, атың туңачак», — ди ул. Бу хатын ире хәбәрен белергә военкоматка барган җиреннән авылына кайтып килә икән. Габдрахманны атын калдырып китәргә күндерә алмагач, ул аның өстенә кигән юка бишмәтен күреп, «минем өем якын - миңа берни булмас», дип үзенең кайры тунын Габдрахманга кигезеп китеп бара. Шунысы аянычлы, Габдрахманның атын һәм үзен үлемнән коткарып калган, өч баласы көтеп торган бу мәрхәмәтле тун хуҗасы өенә кайтып җитә алмый... «Яна ел җиткән саен шул хәл Рахманкуловның исенә төшеп бәгырен әрнетә иде. Мәрхүмә хатын аңа тунын биреп Габдрахманны мәңгегә бурычлы итеп калдырды. Затлы тун өчен ире янына Кисляковны алып кайткан хатын турында сөйләгәндә, Габдрахман гел шушы хәлне уйлап утырды». Рахманкулов бу хәлне, аңламаслар дип куркып, Кисляковка сөйләргә кирәк тапмый. Үзләре арасындагы аермалыкның артык зур булганы, үзен аларга каршы куярга теләмәгән өчен генә түгелдер... күрәсең, аның барыннан да бигрәк әсәрдәге тунны ала белүче һәм тунны бирә белүче ике хатын-кызны янәшә куеп чагыштыртасы килмәгәндер. Бәйрәм көтү аспектында тасвирланган егет һәм кызларыбызның башка милләт вәкилләреннән аермалы булган пси-хологик үзенчәлеге әсәрдә шактый калку булып күзаллана. Гасырлардан килгән милли үзенчәлек дими ни дисең инде аны?! Шул милли үзенчәлегеңне белеп кенә бит син үзеңнең бу дөньяда, бу тормыштагы урының һәм вазифаңны дөрес аңлый аласың. Яшәүнең киеренке мизгелләрендә гасырлар төпкеленнән күтәрелеп чыккан буыннар авазын ишетеп, аны гамәли кулланышта файдалана аласың. Менә шушы бәхет өчен генә дә җирдә татар булып яшәвең белән чын-чынлап горурланырга мөмкин бит. Чын әдәбиятның бурычы да әнә шушы рәвештә газиз халкыңның кабатланмас бөеклеген аңлатып аны яратырга өйрәтүдә түгелмени?! Шунысы игътибарга лаек, милләт язмышы авторның «жир әсәрләре»ндә дә үзәк проблемаларның берсе булып калуында дәвам итә. «Табу һәм югалту» (1965) повестен гаять четерекле темаларның берсе — милләт, гаилә, кеше рухындагы мең еллык традицияләрнең таркалу һәм югала бару рәвешен анализлау, җәмгыятьтәге бу авыруга диагноз куярга алыну нәтиҗәсе итеп карарга кирәк. Милләт тормышындагы бу зур фаҗигане әдип аның иң кечкенә күзәнәге — гаилә тормышы аркылы сурәтләп күрсәтергә омтыла. Югалту тойгысы әсәрнең баш каһарманы Габдрахман Рахманкуловның йөрәген берничә кисәккә телгәләп сул-кылдый. Барыннан да бигрәк, ул үз-үзеннән канәгать түгел. Чын Табигать баласы булуга карамастан, Габдрахман күп еллар инде шәһәрдә, өстәвенә чын урыс мохитенең үзәге Мәскәүдә (символ), яши. Рухи яшәеше белән дә шунда эри башлаган. Авыл белән бәйләнеше исә көннән-көн ерагая бара... һәм бу кайтарып алалмас югалтуын ул эчке күңел сизгерлеге белән интуитив төстә аңлап ала, чөнки ана балачакта җир тәрбиясе, милли тәрбия шундый нечкә тоемлау — йөрәк белән аңлау көче салып калдырган. Шушы әрнүле тойгы, көчәя барып, аның күңелендә кинәт тыелгысыз бер теләккә әверелә, аны туган авылына — бөтен милли традицияләрне бергә төйнәп торган әнисе (символ) янына тарта. Җәйге ялны кайда үткәрергә? дигән беренче карашка һәрбер гаиләдә һәр ел саен хәл ителә торган гадәти сорау Габдрахман гаиләсендә бу юлы, принципиаль төс алып, зур киеренкелек чыганагына әверелә. Фикер төрлелеген, үзендәге һәм гаиләдәге беренче эчке каршылыкларны җинә-җинә, Габдрахман тормышындагы шул югалтканын эзләп ерак юлга чыга. Аның йөрәген сызып үткән иң әрнүле җәрәхәтләрнең икенчесе — хатыны Мәрьям белән бәйле. Мәрьям милли ан. милли традицияләрне югалтуда Габдрахманга караганда бер-ике баскыч түбәнгәрәк төшкән. Ул инде бу югалтуга акылы белән дә, күңеле белән дә килешкән һәм аны эзләмәс дәрәҗәдә тора. Дөрес, Мәрьям әле телен җуймаган. Аның төп әхлакый яшәү принципларында да әле татар традицияләре яшәвен дәвам итә. Әмма тышкы тирәлек, эш мохите генә түгел аның көндәлек үз яшәү рәвеше дә күптән шәһәрләшкән һәм урыслаша башлаган. Ире Габдрахман белән дә ул башлыча урыс телендә сөйләшә. Кече яшьтән шәһәр культурасында тәрбияләнеп үскәнгә, Мәрьям үз халык культура кыйммәтен бөтендөнья халыклары казанышы дәрәҗәсеннән чыгып бәяләргә омтыла. Бу — гомум культураны үзләштерергә яраган критерий, ничек кенә кыйммәтле булмасын, аның дәрәҗәсе абсолют була алмый шул. Котылгысыз рәвештә ул утопиягә китерә. Иң кызыгы шунда — үзеңә иң якын, иң кыйммәтле нәрсәләр белән эш итәргә алынганда стандарт фикер йөртүнең (гәрчә ул бик югары булса да) нинди аяныч нәтиҗәләргә китерүен аңлау авыр түгел. Үзебез бер дип инанган Аллаһы Тәгаләне, газиз әти-әниебезне, беренче мәхәббәтебезне, туган авылыбызны... йөрәгебез өчең бердәнбер, тиңе булмаган башка нәрсәләрне дөнья стандартларыннан чыгып үлчи башлап карыйк инде... алардан ни генә калыр иде икән? Милләт тә шундый ук һичнинди стандартка бирелми торган — алыштыргысыз кыйммәт түгелмени?! Кызганыч, Мәрьям моны аңлау һәм тоемлау сәләтен югалткан. Ул үзе, хатын-кызның иренә хыянәте бер конфет белән сыйланудан башлана, дип бик дөрес фикер йөртә югыйсә. Әмма милләтенә, үз халкыңа ясаган хыянәтнең дә ниндидер сүздән, ниндидер адымнан башланып китү ихтималы булу ни өчендер аның башына да килми. Димәк, үз шәхесеңне саклау, үзеңне юкка чыгаруга төбәлгән һәртөрле көчкә каршы тору иммунитеты, көрәш сәләте аңа өлешчә генә салынган. Шуңа ул дөнья культурасы югарылыгына күтәрелүне иң зур мәртәбәгә санап, Ходай Тәгаләнең бары тик аның үзенә дип кенә биргән кабатланмас байлыгын, табигый үз сыйфатын югалтуны күз уңыннан ычкындыра. Аның югары мәдәният дәрәҗәсенә күтәрелеп фикер йөртүе, иң сыйфатлы чыганактан алынган информациядән хәбәрдар булуы, стериль рухи дөньясы бу очракта көтелгән нәтиҗәне бирми, киресенчә, аны җир-туфрактан аера, үзе үскән тамырларны кисү, димәк, тирәнлекне һәм мәңгелек чыганакны корыту исәбенә эшләнә. Үсемлек тамырын юк итүнең үсемлеккә үлем китерәчәген аңлаган адәм баласы, ни өчендер, үз ыругының тамырларыннан аерылуны бер дә фаҗига итеп күрми. Мәрьям да татар культурасы һәм традицияләренә чиста бер информацион байлык итеп кенә карый, аны алмаштыру — башка көчлерәк, матуррак, уңайрак, жайлырак традицияләр белән алмаштыру аңа югалту булып түгел, киресенчә, оту булып тоела. Героинябызның, әти-әнисе тәрбиясен онытып та җитмәгән көе, алар белән хушлашырга әзер торуы әнә шул хакта сөйли. Мәрьямнең бу чикләнүле карашлары һәм үзе тудырган югары дәрәҗәле стериль микродөньясында ул каршылык-ларны йомып яшәү нәтиҗәсе турыдан-туры кызы Кәримәне тәрбия итүдә күренә. Чөнки ул үзе әле әти-әнисенең баласы, димәк, алар рухи дөньясының чагылышы, аларның йөзе. Хәтта аның мәктәпне алтын медальгә бетерүе һ.б. сыйфатлары да чиста үзенеке генә түгел. Аларга да билгеле бер дәрәҗәдә әти-әнисенең көче кергән. Ә менә Кәримә — аларның Габдрахман белән икесенең чиста үз тәрбия җимеше. Аларның төп йөз күрсәткече. Бер-берсен яратып, хөрмәт итеп яшәгән Габдрахман белән Мәрьямнең, бер сәбәпсездән дип әйтерлек, аралары суыну һәм килеп чыккан конфликт та нигездә әнә шуның белән бәйле. «Мәрьям авылны, авыл җиренең табигатен, анда яшәүче кешеләрне ярата иде. Мәрьям авылны шәһәрчә ярата, дачада яшәүче шикелле итеп, ә шул ук вакытта авыл — Габдрах-манның иманында, вөҗданында. Менә кайдан туа аларның бер-берсен аңлый алмыйча газапланулары». Мәрьмнең логикасы көчле: «Анда шундый рәхәт булгач, нигә башкалада интегеп яшисең? Син бит бик тәвәккәл кеше... Авыл тормышы мина шулай ошаса, мин бер минут шәһәрдә тормас идем»,— ди ул иренә. Аның күңел күзе сукыр түгел, ул кешеләрне үтәли күрә: «Туганнарың әйбәт, кешелекле. Алар шундый табигый — сабый шикелле. Ләкин шәһәр кешесе андый әйбәтлеккә би-тараф. Миңа, мәсәлән, шәһәр кешесенең үзара дикъкатьсезлеге, туганнарына сүлпән каравы ошый»,— ди ул. Күрәбез, аның җан сукырлыгы — тамырлар өзелүдә. Сүз логикасында хакыйкать, бәлки, чыннан да Мәрьям фике-рендәдер... Әмма, шуңа карамастан, бу сүзләргә Габдрахманның хәтере кала. Тышкы формаль логикадан тыш, күңел сизгерлеге, йөрәк логикасы да бар бит әле. Һәм шул ук Габрахманның да югалтулы каршылыклар эчендә яшәвен онытып җибәрмик: «һаман туган авылын сагынса да, Габдрахман шәһәр тормышының җиңеллегенә, аның гомуми ваемсызлыгына күнеккән иде инде». Габрахманның гаиләсе белән урысча сөйләшүе, милли каршылыкларны әле башлыча шәһәр — авыл каршылыгында гына күзаллавы һәм аның да гомуми канәгатьсезлек рәвешендә генә чагылышы, бу өлкәдә килеп туган һәр проблеманы әлегәчә аңлы төстә чишәргә алынмавы һ.б. сыйфатлар да алдагы өзектәге фикерне раслап тора. Болар барысы да баш геройның милли югалтуны җан тоемлавы аша аңлавы хакында сөйли. Шуны сизгән йөрәге бунт күтәрә... хуҗасың туган җир туфрагына тарта... кызы Кәримәне үзе белән алып Габдрахман авылга китә, һәм анда югалтуның чын исеме табыла: Кайткач, әбисе Кәримәне «И-и-и бәбкәм!» дип күтәреп ала. « — Әти, нигә безнеңчә сөйләшми ул? — Юк, кызым, әбиең безнеңчә сөйләшә, без үзебез чит телдә сөйләшәбез». Бик хикмәтле сүзләр әйтә баш герой. Димәк, нәкъ кирегә әйләндереп эшлисе эшләрнең беренчесе инде төп игътибар үзәгенә куела. Дүрт яшьлек Кәримә исә, милли югалтуның тагын да фаҗигалерәк рәвештә гәүдәләнгән соңгы өченче баскычында яши. Ул туган телен белми, табигатьтән аерылган, халык тәрбиясе аңардан ерак. Аның сабый күңеле лакмус кәгазедәй чиста, садә. Бу гөнаһсыз җанга тәрбияви эксперимент ясаудагы кимчелекләр хәттин ашкан. Ул корбан. Шәһәр һәм урыс тәрбиясе алып кына түгел. Авылга кайтып яшел чирәм һәм чишмәне күрә алмаганы һәм әбисе белән рәхәтләнеп сөйләшә алмаганы өчен дә... Әти-әнисенең туктаусыз бәхәсләре уртасында (алар аңа икесе дә аңлаешлы һәм аңлаешсыз да) зәгыйфь тирбәлеп торган искиткеч сизгер һәм нечкә бәгырьле җан булганы өчен дә. Әтисе белән әнисе, аны тар бүлмәгә ябып куеп, тәрбия эшен үз кулларына алганнар. Ә әзерме алар бу зур, җаваплы эшкә? Габдрахманның ул әнә йөрәге уртасында ялкынсынган өченче җәрәхәт сызыгы булып тора. Милли тәрбия аңа мәктәптә дә эләкмәячәк. Әбисе һәм авыл еракта. Халык тәрбиясе ачарга ят. Ә бит әле ул гомеренең башында гына. Тәрбиядәге хаталарны төзәтергә һәм үзгәртергә дә вакыт әле узмаган кебек. Шушы зур югалтуны күрү Габдрахманга көрәшер өчен көч, тәвәккәллек бирә. Хатынының ай-ваена карамастан, ул кызын алып авылга кайтып китә. Бу урында төп каһарман югалтуның тагын да зуррагы -яңа объектив чынбарлык алдында торып кала. Шул аңла-шыла — ул үзе дә шактый күп нәрсә югалткан икән... Заман үзгәргән, кешеләр үзгәргән, хәтта мәңгелек табигать үзгәргән. Чирәме тапталган урам, суы кипкән чишмәләр алдында ул алдакчы бер әти булып торып кала: «Чишмә менә шушы чокырдан чыга иде инде, әллә нишләп суы беткән аның...»— ди ул кызы һәм дөнья каршында аптырап. Дөрес, Габдрахман моңда, кечкенә генә булса да, кайбер җиңүләргә дә ирешә. Әнә алар чәчәкле болынга килеп чыгалар. Кызы матур чәчәкләрне өзеп әнисенә җибәрмәкче. « — Өзмә, кызым. Кирәкми, өзмә. Үссен. — Өзмәгәч минеке булмый бит ул. — Өзгәч, чәчәк үлә. Синең чәчәкне үтерәсең киләмени? Килми бит, әйеме? — Өзмәгәч, әнигә биреп булмый бит аны,— мәсьәләнең катлаулыгыннан Кәримә елар хәлгә җиткән иде. Мондый чакларда тәвәккәллек белән икенең берсен сайларга кирәклеген Кәримә белми иде әле... — Шушы яландагы чәчәкләрнең барысы да синеке бул сын. Теләсәң, яланы белән әниеңә бүләк итәрсең, яме. —Яланны Мәскәүгә җибәреп булмас шул. —Мондагы килеш әниеңнеке булыр». һәм, ниһаять, кыз: «Бу чәчәкләрнең барысы да — минеке! Мәскәүдә беркемнең бу кадәр чәчәкләре юк!..— дип шатлана». Өстәвенә, авылга кайтудан баш тарткан шәһәр килене дә кайтып төшә... Габдрахман һәм әнисенең бәхете шунда — гаилә бәхете түгәрәкләнә. Буыннар чылбыры-бөтенлеге ялгана. Шәһәр-авыл аерымлыгы һәм каршылыгы юкка чыккандай була. Тик болар барысы да бер мизгелгә. Әсәрнең финалында безне авторның шактый ук төшенке ноталарда әйткән сүзе каршы ала: «Бәхет артына посып Габдрахманны киләчәк хәсрәтләр, бәрелешләр дә... сагалап тора иде,— дип белдерә ул.— Караяр белән Мәскәү тәрбиясе арасында үзара аңлашу, юл бирешү, уртак тел табу мөмкинлеге юклыгын Габдрахман белми иде әле». «Мәскәү күз яшенә ышанмый»,— ди урыс әйтеме. Караярда күз яшенә, аһ-зарга ышана торган кешеләр яши. Бу авылның тарихы аһ-зар белән, күз яшьләре белән, азатлык көрәшендә коелган кан тамчылары белән язылган иде». Җиңүче һәм җиңелүче. Габдрахманның шундый зур кичерешләр белән җиңеп тапкан зәгыйфь үрентеле бәхете тиздән, тапталган нәфис чәчәк кебек, бөтен табылган гүзәллекне юкка чыгарырга сәләтле замана машинасы һәм империя албастысы табаны астында калып юкка чыгачак. Габдрахманның фаҗигасе шунда — ул таба һәм мәңгегә югалта. Үзенең гомере кадәр һәм хәтта зуррак та (чөнки ул кызы Кәримә бәхете өчен дә җаваплы) бәхетсезлек тора аның алдында. Бу хәсрәт бер аныкы гына түгел, бу — миллионлаган татар гаиләләренә бердәй янап торган уртак фаҗига. Менә ничә гасыр инде бу афәт, буыннан буынга күчеп, тоташ бер эпидемия рәвешен алып, милләтне кыра, аның яшәү тамырын корыта. 1970 елда әдипнең яланаяк тәпиле балачагына багышланган «Занзибар зәңгәр болытлар артында» повесте дөнья күрә. Монда без теләсә нинди шартларда да үз милли йөзен җуймаслык итеп тәрбияләнгән егет-кызларыбызның сабый балачагына — аларның рухи чишмә башына юнәләбез. Һәм ул, билгеле, алдагы повесть герое Кәримәне тәрбия итү шартла-рына һич кенә дә охшамаган. Биредә төп герой — Габдрахман үзенең чын бәхетен ерак диңгезләр артындагы серле атауда — Занзибар илендә итеп күзаллый. Һәм ялгышмый. Бу балачак хыялы аны, төгәл компас сыман, тормыш давыллары эченнән үзе эзләгән олы бәхеткә якынайта бара. Әлеге әсәре белән М. Юныс үзен талантлы балалар язучысы икәнлеген күрсәтте. Повесть баштанаяк нәни геройларының хыялый, романтик күңел очышыннан һәм мавыктыргыч маҗаралар тезмәсеннән тора. Бер-берсе белән гаять тыгыз бәйләнгән бу ике сыйфат нинди җирлектә калыплана сон? Повесть сугыш чоры авылын тасвирлауга корылган. Бер якта — ачлык, ялангачлык, җитешсезлек. Ирләр фронтта, хатын-кызлар кырда, хезмәт фронтында. Кешеләр ниндидер бер зур сынау алдына куелган, вакытлы түзүне сораган заман. Икенче якта тормышның мондый чикләүле, китек яклары белән һич кенә дә санашып торырга теләмәгән, яшәүгә — киләчәккә, тулы бәхеткә төбәлгән, авырлыкларның тиздән үтәсенә тирән ышанган көр күңелле, оптимистик омтылыш. Заманның бу ике төрле көчен балалар аеруча нык тоеп тора. Алар да бит шушы кырыс шартлар эчендә, туктаусыз дәвам иткән аяусыз көрәш уртасында, бу олы тормышка кушылып, кайгы-шатлыкларын бергә үреп, әле борчылып, әле сөенеп, әле үз дөньяларына чумып яши. Шушы ике көч арасына аларның яшәешләре яңа бер өченче дөнья булып килеп керә. Уен, хыял, өмет, мавыктыргыч маҗаралар эчендә кайнап торган әлеге балачак дөньясы, билгеле инде, көрәш үлчәвенең алга, киләчәккә, яктылыкка, үлемсез оптимизмга илткән ягын куәтли. Бу чор балаларының характерлары формалашу да, ба-рыннан да бигрәк, шушы чын көрәш шартларына бәйләп, иң алга тормыш-яшәешнең үзен куеп эш иткән кырыс тәрбия нәтиҗәсе ул. Сабыйларның сизгер йөрәге олы тормышның һәр тирбәлешенә, димәк, начарына һәм яхшысына да, гыйбрәте һәм үрнәгенә дә җавап бирми калмаган сизгер барометр сыман. Әнә Габдрахман, әнисе буранда адашып үлгәнлектән (әтисе фронтта), апаларында тора, аларда тәрбияләнә. Көннәрдән бер көнне, Габдрахман балык тотып кайткач һәм колхоз дүрт кадак он биргәч, апасы дүрт бәлеш пешерә... ашарга утырганчы, берсен күрше Миңлесылуга илтеп кайтырга куша. «Минем хәтерем калды. Үзеңә дә сирәк эләгә торган шушындый затлы ашамлыкны кешегә өләшергә инде. —Үзебездән калса, илтербез әле. Миңсылу түтәй безгә беркем дә түгел бит,— дидем мин, бәлешне кешегә бирергә риза түгел икәнлегемне белгертергә теләп. —Миңлесылу тутаң — безнең күршебез. Пешергән ашта күрше өлеше була. Таба ашында хаста кеше өлеше дә була әле ул. Инсафетдин хатыны Миңзифа аш үтмәү чире белән хасталана. Аңа мин үзем илтермен инде. Күбрәк тоткан бул саң, ятимнәр өлешен дә чыгарып булыр иде, аларныкын башка вакытта үтәрбез». Менә бу безнең халыкның тәрбия дәресләре нигезе. Ул алдагы повесть герое Мәрьям логикасыннан шактый үзгә юнәлешле. Аны табигать, мең елга сузылган ислам әхлагы һәм кырыс тормыш үзе тудырган. «Мин каушап калдым. Кечкенә балык бәлеше күңелләрне шушылай шатландырыр дип уйламаган идем». Монысы инде тәрбиянең нәтиҗәсе. Халык педагогикасы белән беррәттән, әлбәттә, тәрбиядә төп рольне мәктәп уйный. Ә аның укытучылары ул елларда шулай ук төрле. Монда үзенең фәне һәм шәхесе белән балалар мәхәббәтен яулап алган, батырлыгы һәм үлеме белән бөтен мәктәпне тетрәткән Билал абзый, шулай ук башка укытучылар да аларның үз күз алдында. Әсәргә бу уңайдан сугыш чоры педагогикасының эш стилен күрсәткән кайбер юмористик эпизодлар да килеп керә: «Гани Ганиевич үзенең беренче дәресендә Җирнең ничек кояш тирәсендә әйләнгәнлеген күрсәтер өчен Рафаэль белән Асияне такта янына чыгарды. Асия Кояш булып бер урында гына әйләнеп торырга тиеш иде, ә Рафаэль, Җир буларак, бер үк вакытта Кояш тирәсендә дә, үз күчәре тирәсендә дә әйләнергә тиеш. «Кояш» үз, ә «Җир» «Кояш» тирәсендә һәм үз күчәре тирәсендә әйләнә башладылар. Без бу хәлгә хәйран калып карап тора башладык. Башта «Җирнең» җиңе өстәлдәге кара шешәсен эләктереп челпәрәмә китерде, аннан сон башы әйләнгән «Кояш» чайкалып китеп кара тактага барып бәрелде дә идәнгә ауды. Шушы тәҗрибәсеннән соң, Гани Ганиевич, дәрес бирү урынына, китапның укыласы битләрен күрсәткәннән соң, кырык биш минутка сузылган елмаю белән генә чикләнә иде». Әсәргә әледән-әле сабыйлык психологиясе белән өртелгән эпизодлар килеп керә: әнә малайлар, бөтен дөньяга башлык итеп куйсалар, нәрсә сорар идең? дигән сорау куеп, моңа үзләре үк җавап та бирәләр: берсе костюм, берсе уникедән үргән чыбыркы сорар идем, ди... Хыялга бирелеп, чыбыркы ишәргә сүс алырга дип, алар колхоз чиннегенә үтеп керә һәм аларны завхоз эләктерә... Тагын бер эпизод. Малайлар урамда яңа машина күреп туктала: «Кулларыбыз, гипнозга эләккән кешенеке шикелле. үзләреннән-үзләре күтәрелеп машинаның кабыргасын сыпыргаларга тотынды. Ун як капшалып беткәч, бармаклар машина артына беркетелгән запас көпчәккә ябыштылар. Көпчәктән соң машинаның сул ягы тикшерелеп үтелде. Ра-диаторның бал кәрәзенә охшашлы челтәрле тишекләрен җентекләп карап чыктык». Инде моннан соңгы күргәзмә хыялда дәвам итә. Балачак зур батырлыклар эшләү һәм балалар башына гына килергә мөмкин булган төрле шуклыклары белән бергә үрелеп бара. Аларның бишекле арбага бозау җигеп, ягъни арбаны бозау койрыгына бәйләп җибәрүләре һәм бозау койрыгын өздерүләре... Фашистлар дип күл бакаларына сугыш ачарга әзерләнүләре... браконьерлар динамит шартлаткач суга баткан Солтан картны коткарулары, район газе-тасы аша мәшһүр геройга әверелүләре, сугыш уенында күрсәткән батырлыклары, «дезертир» тотулары, сәяхәтләре, хыяллары — кыскасы, балалык җәендә яшәүләре һәм колхоз эшенә кереп китеп «балалык чоры җөмләсенең азагына нокта кую»лары әсәрнең төп канвасын тәшкил итә. Шуны-сы әһәмиятле, бу балачак вакыйгаларының һәрберсе алар күңеленә теге яки бу ягы белән тирән фәлсәфи эзен, ягъни тәрбияви нәтиҗәсен салып калдыра. Баш геройның күзәтүе һәм күңел кичерешләре аша туган «ачышлары» шул хакта сөйли: «Флүрәдән качып китеп эшләнгән эш искиткеч мөһим, кирәкле күренә иде». «Теләкне тормышка ашыру өчен көрәшү ләззәтле бит ул». «Ул чакта һәр хәрби кием кигән кеше герой күренә иде. Киемнең кешене үзгәртә алуын хәрбиләрнең дәрәҗәләре күтәрелгәч кенә тулысынча аңлый башладым». «Мин үзем яңа киемнәрне яратып бетермәдем. Әни базардан яңа чалбар, яңа күлмәк алып кайтса, сөенү белән бергә, яңа нәрсәне киеп дусларым күзенә күренүдән оялып, бик озак борчылып йөри идем. Билгеле, яңа кием синең базарыңны күтәрә. Шул ук вакытта, әгәр синең киемең яна булып, иптәшләрең өстендә иске кием булса, аларның әзме-күпме дәрәҗәләре төшә, аларны кимсетеп җибәрә. Яңа алган кием тудырган уңайсызлыкны җиңү өчен урамга чыгу белән хәлем беткәнче йөгереп, Рафаэльләр турыннан урап кайта идем». «Бераз койма өстендә утыргач, ачуым басыла төште. Гомумән, коймада утыруның безгә һәрвакыт файдасы тия иде. Бик күп акыллы фикерләр, әйбәт әкиятләр койма башында утырганда килделәр. Мине зур урынга куйсалар, җаваплы эштә эшләүчеләргә мин катлаулы мәсьәләләрне койма башына менеп чишәргә боерык бирер идем». Сүз дә юк, балаларча тормышчан деталь һәм хикмәтле гомумиләштерү. Кайбер чакта әсәргә балаларның үзләре арасында килеп туган катлаулы психологик мөнәсәбәтләр килеп керә: «Рафаэль татулашмый торып, минем Апуш белән дуслыкны дәвам итәргә хакым юк иде. Үзара ызгышкан кешеләрнең икесе белән дә дуслашып булмый бит ул. Бу турыда мина әти аңлаткан иде. Шуңа күрә мин, кайсы якны булса да сайлап, икенче яктан баш тартырга тиеш булдым. Хәзер мин катлаулы мәсьәлә алдында идем. Апуш миңа Рафаэльдән якынрак иде. Апуш Рафаэльгә караганда батыррак та, көчлерәк тә. Ләкин Апуш әтиле малай. Әтиле генә дә түгел, председатель малае». Матур әдәбиятның үзәгендә торырга тиешле әнә шундый үзенчәлекле характер, нечкә психологик мөнәсәбәтләрне калку итеп күрсәтә алганы өчен дә «Гаҗәп эшләпә» Һәм «Ут белән су арасында» бүлекләре әсәрнең композицион яктан таркаурак тоелган баш һәм азаккы өлешләреннән берникадәр аерылып тора сыман. М. Юнысның «җир әсәрләре» һәм «диңгезче язмалары» белән тыгыз үрелеп барган тагын бер зур темасы бар — бу аның очучылар тормышын чагылдыруы. Гәҗәп түгел, ул әле 1944 елда, сугыш барган чорда, ягъни үзенә 17 яшьтә чакта ук Армиягә алынып хәрби авиация мәктәбенә укырга җибәрелә, Аннан соң башта фронт бомбардировщикларында укчы-радист, соңрак штурман булып 11 ел буе оча. Харьков авиация училищесын тәмамлый. Кыскасы, аның дистә елдан артык гомере канатланып очкан яшьлеге авиация белән бәйле. Татар әдәбиятына ул бу өлкәгә караган берничә гүзәл әсәрен, шул исәптән: үзенең «утта янмас, суда батмас, җирдә тапталмас» яшьлеген - курсант чорын чагылдырган «Күктә тургай оча...» хикәясен һәм сугыш чорына багышланган «Шәмдәлләрдә генә утлар яна (Биектә калу)» исемле күләмле повестен бүләк итте. Соңгы әсәрдә эскадрильяның өч батыр очучысы: звено командиры Сәйрин Сәләховка, якут егете штурман Максим Майнагашевка, кырым татары укчы-радист Марсель Ялчинскийга сугыш бетәргә берничә көн кала гаять четерекле, оператив, «очуның нәтиҗәсен Баш ставка үзе тикшереп торачак» бурыч йөкләнә. Инде кемнәрдер исән калу турында гына түгел, сугыштан соңгы перспектива, дан-дәрәҗә, академиягә укырга керү турында да кайгырта башлаган... Герой Орлов әнә дивизия командиры кызына өйләнеп җибәргән. Подполковник Павлов тир-кан түкми генә тагын да югарырак үрмәләп. Армия штабы җылысында сыену урыны тапкан... Бу өч егет исә уфтанмыйча, сукранмыйча үзләренең соңгы сугышчан операцияләренә — дошман тылынын үзәгенә - хәтәр очышка җыеналар. Әлбәттә, «җыеналар» дип әйтү генә җиңел, аларның бу ике көндә нервлары соңгы чигенә җитеп тартылган, эчке дөньяларында булган бар каршылыклы уйлар, хис-тойгылар киерелгән җәя сыман сугышчан халәт алган. Тик ул кичерешләрнең берсе дә тышкы якка чыкмый, алар гаять сабыр, хәтта үз язмышларына күпмедер битараф та калгандай, эмоцияләрне эчкә яшереп һәм салкын акылны өскә күтәреп, сугышчан бурычларын үтәргә — хәлиткеч көрәшкә әзерләнәләр... Әмма язмыш алар өчен үтә дә кырыс финиш әзерләп куя. Сугыш афәте садә җанлы бу егетләрнең яшь гомерен өзә. Шунысы үкенечле, аларның үлеменә дәһшәтле сугыш — алар бомбага тотасы бу мөһим объектны саклап, «зенит батареялары һәр квадратны алдан хисаплап, прицелга алып куйган» дошман гына гаепле түгел... аларны үлемгә үз хәрби башлыкларыбызның профессиональ сукырлыгы һәм әхлакый шапшаклыгы китерә. Гаделлекне яраткан эскадрилья командиры Растопчин, югыйсә, моңарчы җибәрелгән ике экипажның инде уңышсызлыкка очравын, Орлов алып кайткан разведка мәгълүматларының «бәясе базар көн сукыр бер тиен» булуын искәртә. Аннан югарырак торган командирлар бу сүзгә ни рәвешле колак салалар сон? Гомумән, аларның егетләргә карата мөнәсәбәтләре ниндирәк? Меңнәр язмышы белән идарә иткән әлеге җитәкчеләрнең кәрт уйнап утырганда сөйләшкән сүзләренә колак салыйк: «— Заданиега очасы экипаж әгъзалары, дөрес, чаплашкалар. Икесе татар, берсе якут,— диде штаб начальнигы Филимонов та.— Әмма сәләтле егетләр. Сезгә, иптәш подполковник, бер үтенечем бар: командующий белән сөйләшеп карагыз әле. Бәлки, ул заданиене бер-ике көнгә тоткарлый алыр? Ашыкмаска кирәк иде. Хәбәр итеп карагыз әле, яме. — Аңламыйм мин сезне, иптәш полковник, —диде Пав-лов.—Киңәшелгән. Очуның һәр детале уйланылган, хәл ителгән. Ниндидер бала-чагалыкка охшый сезнең бу үтенечегез. Әллә сез өч чүчмәкне кызганасызмы? Алар бит урысларга караганда тизрәк үрчиләр». Шушы гаделсезлек, әхлаксызлык (күрәбез, монда егетләрнең нацмен булулары да кечкенә роль уйнамый) дивизиянең легендар батыр очучыларын күренеп торган үлем кочагына ташлый. Дөрес, бу гаделсезлек өстәгеләр арасына килеп кергән очраклы бер күренеш түгел. Аста да шул ук хәл, Армиянең бөтен тәнендә бу. Сәйрин очышка чыгып китәр алдыннан лейтенант Кононенконың ашыга-ашыга үзенә характеристика яздырып алуының да бик сәер эчке мәгънәсе ачылып китә. Сәләховны бәреп төшергән очракта, урынына билгеләнер өчен алдан аяк киенеп куюы икән ләбаса аның... «Тетрәндергеч хәл иде бу. Әйтерсең, звено командиры Сәйрин Сәләхов үзенә-үзе үлем хөкеме чыгарды». Димәк, бу гаделсезлек, кеше белән санашмау, үзләренең бәхетләрен башка кешеләр исәбенә табу һәм моны, үзләре генә уйлап калмыйча, ярым пышылдап әйтүләре, ярым ачык итеп эшләүләре бу авыруның шактый тирән тамыр җибәрүе хакында сөйли. Дәһшәтле сугыш тәмамланып килә. Әмма гадел, чиста күңелле кешеләр өчен сугышның тагын да зәһәррәге — мәкерле эчке сугыш, ягъни тышкы дошман битлегеннән оста файдаланырга өйрәнеп җиткән эчке дошман белән көрәш әле алда тора. Шушы тышкы һәм эчке дошман көчләр бергә кушылып, Сәйрин белән Газияның керсез олы мәхәббәтен имгәтеп ташлый. Әлеге ике катлы дошман көчләрнең бер ноктага — вөҗданлы кешеләрнең язмышын-бәхетен җимерүгә эшләвен без Газияның Дзержинский урамына — Черек күлгә чакырылу эпизодыңда бик ачык күрәбез. Җиңү көнен, дүрт ел көткән сөйгәненең кайту көнен тизрәк җиткерим дип хыялланып, больницадан әле яңа гына терелеп чыккан кыз кулына повестка китереп тоттыралар. «Гәсми кәгазь татар милләтеннән булган кешегә каршылык күрсәтергә юл калдырмый. Мондый буйсынуга без, гасырлар буе колониаль шартларда яшәгәнлектән, күнегеп беткәнбез. Куркып буйсыну белән генә чикләнеп калмый мескен татар. Аның хакимияттән дер калтырап торуы тарихи тәкъдиргә, Казан ханлыгын югалтканда коелган каннарга, җимерелүләргә, күп гасырга сузылган чукындыруларга, лашманчыларга барып тоташа». Газия да, күңеле белән үз-үзенә каршы килеп булса да, шушы йортка бара. Һәм анарга кадәр дә меңләгән язмышларны кара канга батырган бу йортта мәсхәрә ителә. Әсәрдәге фаҗигаләр бүгенге көн яктылыгында бигрәк тә калку булып күренә. Ул кырыс сугыш елларында гына түгел, һәр чорда да без, азчылыкны тәшкил иткән милләт вәкилләре, беркатлыланып, чын бәхтебезне гадел хезмәт белән табарга өметләнеп йөргән илдә садә җаннарның язмышы әнә шулай өстә кемнәрдер — кеше диеп хөрмәтләргә лаек булмаган адәмнәр тарафыннан хәл ителүен һаман әле онытып җибәрәбез. Әсәрдә автор бу фальшь дөньяның асыл механизмын бик нечкә, тирән итеп ачып сала. Шунысын да әйтеп үтик, ул хакта кычкырып әйтергә безнең хокукыбыз да юк иде бит әле. Алда китерелгән өзектә чагылган вакыйгалар да кайчандыр цензура тарафыннан сызып ташланган иделәр... Шөкер, укучыларга тәкъдим ителә торган яна басмаларда инде бу әсәрләр бүген тулы килеш — төшереп калдырылган өстәмәләре белән бергә дөнья күрә. Повестька шундый әйләнечле юл белән кире кайткан кисәкләрнең тагын берсен — Кырым татарларын, Марсель Ялчинскийнын әнисен һәм ике сенлесен, баржа трюмына төяп алып китеп, диңгезгә батыруны тасвирлаган эпизодны искә төшереп үтик. Чын-чынлап жанны тетрәтә торган битләр алар. Әсәрнең тулы вариантын укыгач, аңлашыла: димәк ки, Газияның акылдан язуы тикмәгә түгел. Сәбәпләр күпкә тирәнрәк, күпкә фаҗигалерәк. «Үзенең егерменче гасырда яшәгәнлеген бер генә минутка да онытмаган» сабакташы Надя Дурованың аны көн саен Мәскәү самолетын каршыларга килүен күреп кызгануы фонында бу фаҗига тагын да кискенләшә кебек: «Артык зурга кизәнә иде шул. Аның мәхәббәте дә теге урта гасырларда яшәгән Көнчыгыш шагыйрьләре сурәтләгән мәхәббәткә охшаш иде. Сөйгән яры сугышта һәлак булды. Ә кемнеке һәлак булмады бу ләгънәт төшкән, каһәрле сугышта! Надянын төгәл өч егете һәлак булды! Үлгән артыннан үлеп булмый бит инде!» «Бәлки Разия турында таратылган гайбәт хак булгандыр? Кызны, Черек күлгә чакырып көчләгәннәр икән, дип сөйләп йөрделәр. Заманында Дурова да йөрде ул йортка, шактый йөрде, әмма аны көчләүче булмады. Үзе гаепле. Ул эшне көчләүгә җиткермичә дә башкарып була бит...» Күренә ки, үз әсәрен автор арзанлы, мавыктыргыч сюжет сызыклары белән бизәп, укучының күзенә төтен җибәрми тормыш дөреслеген йомып калдырып аны шомартмый, милли язмышының андый такыр, шома юлдан йөрмәгәнлеген ул яхшы белә һәм шуңа да аның үзенчәлекләрен ачканда реаль тормыштан чыгып фикер йөртергә тырыша. Бу очракта да ул иман-кыйбласын җуймаган ышанычлы әдип исеменә туг-рылыклы булып кала. Китапның азагында 1945 нең 9 маенда — Җиңү көне һәм хаты әле кичә генә килеп төшкән улы Сәйрин хөрмәтенә әнисе Миңлезифа апаның авылдагы карчыклар мәҗлесе җыюы бәян ителә. Изге җанлы әбиләребезнең ерак милли традицияләребезне барлап, нахакка рәнҗетелгән миллионнарча корбаннарыбыз рухына багышланган догасы килер көнгә якты яшәү өмете белән үрелгән иң гүзәл симфоник поэма булып ишетелә! Әсәрне укып чыккач исә, бәгырьләрне өзә-өзә күңеле-бездә чын табигать балалары булган Сәләхов, Ялчинсий һәм Майнагашевның җан яктылыгын сибеп, аларның яшәүгә булган омтылышын безгә җиткереп, фаҗигале дә, өметле дә, үлемсез дә булган «Гөлҗамал» яңгырый башлый. М. Юныс иҗатының төп стихиясе, әлбәттә, диңгез! Аның «Тозлы җил», «Теләп алган давыл», «Таңда Босфор аша» исемле өч кисәктән торган роман-трилогиясе «Дөнья гизү» (1977—1984) исеме белән 1987 елда аерым китап булып басылып чыкты. Шуны әйтергә кирәк: бу роман, һичшиксез, татар яшүсмерләр әдәбиятының иң күркәм классик әсәре саналырга хаклы! Укучылар повестьның сюжетын яхшы хәтерли торгандыр, монда әсәрнең баш каһарманы Габдрахман Рахманкулов — студент егет, үзе укыган мәшһүр Мәскәү университетының өченче курсын ташлап, диңгезче булыр өчен Одессага китеп бара. Зур авырлыклар белән башта күмер ташучы пароходка табак-савыт юучы булып эшкә урнаша, үзенең теләгенә ирешеп, диңгездә йөзергә керешә, аннан матрос, штурман хезмәтендә чит илләргә чыгып йөри башлый. Шунысын әйтеп үтәргә кирәк, повестьта без алда сүз алып барган милли тема алай ачыктан-ачык күзгә бәрелеп тормый. Киресенчә, әсәр тулаем элеккеге СССР дип аталган илдәге күпмилләтле, интернациональ рухлы халык вәкилләренең уртак тормышын, кырык ата баласының йөзләрчә төрле холык-фигыле аша чагылыш тапкан уртак борчу-шатлыкларын уртага куеп тасвирлауга корылган. Без моны Габдрахманның студент дуслары арасында да (Өметга-ли, Баграт, Маштаков, Феликс, Валерия Һ.6.), бергә хезмәт иткән йөзләгән диңгезчеләр арасында да бик ачык күреп торабыз. Әлбәттә, повестьның баш герое Габдрахманга бәйле төстә (аның характер үзенчәлеге, уйланулары, сюжет сызыгын барлыкка китергән эш-шөгыле, башкаларга мөнәсәбәте; әти-әнисе, балачагы, авылы һәм якташлары турындагы истәлекләре һ.б.) әсәрдә татар тормышына да шактый мул гына урын бирелә. Әмма милли теманың яктыртылуы биредә проблемалы итеп куелмаган, дөресрәге, ачык проблемалы итеп куелмаган. Татар һәм аның язмышы әсәрдә дөнья халыклары язмышы белән беррәттән «эретеп» тәкъдим ителә. Ләкин ул алар арасында эреп юкка чыкмый. Кире-сенчә, кешелекле мөнәсәбәтләр аша татар (Габдрахман) үзенә башкалар янәшәсеннән тигез урын даулый. Тик бу тышкы даулау түгел, ә бәлки тормыш-яшәешнең үз тирәнлегеннән килеп чыккан эчке ихтыяҗ. Әйе, Милләтче булыр өчен башта Кеше булырга, милләтеңнең лаеклы баласы булырга кирәк. Аның тышкы, очраклы бер әгъзасы булмаганда гына, синең билгеле бер Милләт Вәкиле булып сөйләшергә хокукың бар. Бу повестьта да баш герой ачыктан-ачык татар бәхете дип көрәшми, әмма ул биредә үзенең исемен — Габдрахман Бәкерович Рахманкулов икәнлеген, татар баласы булуын, башкалардан һич ким булмавын раслый. Нәтиҗә күз алдында — урыслар телләрен сындыра-сындыра булса да, аның чын үз исемен әйтергә өйрәнәләр, пароходта табак-савыт юучы татар булып та ул, ашап бетермәгән боткаларына икмәк сыныкларын һәм тәмәке төпчекләрен батырып китүче башка бөек милләт вәкилләренә аларның үз телендә тәрбия сүзен ишеттерүгә ирешә. Хәер, диңгезчелектәге дневальный һөнәрен үзләштергәндә дә ярдәм итүче... әнисе үрнәге кирәк булып чыга. Шулай итеп, бу әсәрдә татар проблемасы ирек даулап тышка чыкмый, киресенчә, ул эчкә, эчке өлгерү ягына юнәлтелә. Повестьның башыннан ахырынача сузылган төп юл ул героебыз Габдрахманның шәхси өлгерү юлы. Ул үзенә Милләт Вәкиле булып сүз әйтер хокук даулый. Соң бу хокукны университетта калып, дөнья әдәбиятын тирән үзләштереп һәм шул югарылыкка менеп даулап булмас идемени? Моның өчен укуны ташлап, савыт-саба юучы дәрәҗәсенә төшеп, диңгезче булу кирәк идеме? Алдагы әсәрне анализлаганда Мәрьямнең югары дөнья мәдәниятен үзләштерүе генә аны Үзен югалту фаҗигасеннән коткара алмавы турында сүз булган иде инде. Шуңа бу очракта һич икеләнмичә әйтә алабыз: әйе, җиргә чынлап яшәргә! дип килгән, иркен күктә чын очышның ни икәнен татып караган Габдрахман (татар) өчен университет стеналары гына кысан. Нафталин исе сеңгән формаль белем алуның корбаны булуын белү белән үк ул, һичшиксез, аннан сыеша алмыйча китәргә тиеш иде. Башта (түбәннән башлап) ул үзен һәм үзенең кем булуын расларга тиеш иде. Чын Милләт Вәкиле булып шушы чын тормыш эченнән күтәрелеп чыгарга тиеш иде. Габдрахман моны эшли алды. Үзенең эшенә һәм әйткән сүзенә ул татар укучысын да ышандыра алды «Занзибардагы нәни Габдрахманга лаеклы калып, диңгезче егеткә һәм Габдрахман Бәкер улы Рахманкуловка әверелә алды. Зур тормыш диңгезенә чыгып, анда үзенең лаеклы урынын тапты. Габдрахманның моннан сон әйткән сүзләренә инде безнең колак салмый чарабыз юк. Авторның моннан сон язылган әсәрләрендәге йөрәк әрнүенә безнең ышанмаска хакыбыз юк. диңгез ул ахыр чиктә, безнең диңгез призмасы аша күренгән җир тормышыбыз, аның тынгысыз ирек символы! Геройның әлеге китапта Диңгезгә килүе - ул аның зур Әдәбиятка килүе. Бу хакта повестьның соңгы битендә бик ачык ишарә ясала. Ә Әдәбият ул язучы өчен изге сүз, кыйбла, иман, үз Халкың өчен фидаи көрәш! Язучы үзенең «Вавилон елгалары. Шәрекъ» (1977-1981), «Европа ат сагына» (1982-1987) һәм «Соңгы сулыш» (1991-1997) дип аталган диңгезче юлъязмаларыннан торган «Юлда уйланулар» исемле трилогиясен тәмамлады. Ниһаять, авторының егерме ел иҗат вакытын сораган бу «ирекле жанрда» язылган 36 табаклы китабы бүген тулысы белән (аның алдагы ике кисәге 1990 елда дөнья күргән иде) укучысы хөкеменә тапшырырга әзер. Авторның «Җиде могҗиза», «Без — коллар» һ.б. әсәрләре дә башлыча шушы диңгез сәяхәте тудырган уйлануларны, татар һәм кешелек дөньясының үткәндәге язмышы, җир тормышының бүгенге кайнар йөрәк пульсын чагылдыра. Аларда күз күрмәгән илләр, гореф-гадәтләр, яңа мәдәният һәйкәлләре, яңа бәя, яңа кичереш, яна уйлану, яңа гому-миләштерүләр... Аларны укып без үзебез дә сизмәстән географик киңлек һәм Вакыт шкаласы буйлап сәяхәт итәбез, кешелек тарихы турындагы мәгълүматларыбызны киңәйтәбез. Башка цивилизация-халыкларның эчке җан матурлыгын күрергә һәм аңларга өйрәнәбез. Монда автор шәхесенең масштаблылыгына һәм аның күңел дөньясының олылыгына сокланмыйча мөмкин түгел. Юк, хикмәт аның күңел күзенең ерак чакрымнарны һәм чиксез вакыт аралыгын колачлап алуында гына түгел. Хикмәт шушы чиксез зур материалны йөрәк ялкынында эретеп, милли хис һәм аң белән сугарып, гомумкешелек мәхәббәте белән җылыта-яктырта алуындадыр, мөгаен. Шул ук сыйфатлар, шул ук хис-тойгылар, тагын да кайнарлана төшеп, тагын да максатчанрак юнәлеш алып, авторның публицистик мәкаләләренә дә үтеп керә. Аларда әдипнең Шәхес зурлыгы һәм шәхес үзенчәлекләре тагын да ачыграк төсмерләнә. Соңгы 10-12 ел эчендә М.Юныс каләме үз укучысы ал-дында тагын да бер каһарманлыкка тиң эш башкарды. Ул гомум күләме ике зур томнан арткан югары сәнгать дәрәҗәсендәге публицистик әсәрләрен киң катлам матбугатта бастырып чыгарды. Аларның бу катлаулы заманда язылып, меңнәрчә миллэттәшләребезнең җан эзләнүләренә турыдан-туры җавап бирүе, адашкан күңелләрне хак юлга чыгарышуда ышанычлы һәм абруйлы киңәшче булуы әдипнең үз җилкәсенә алган төп вазифасын йөрәге белән аңлап, акылы белән тоеп, югары кимәлдә үтәве хакында сөйли. Аларда авторның мәгълүматлылыгы, тормыш куйган проблемаларны кую рәвеше һәм чишү тирәнлеге, фикерләвенең философларча колачы безне әсир итә. Әдип, үзенең табигатенә тугрылыклы калып, милли бәхетебезне буучылар белән аяусыз көрәшкә ташлана. Әсәрдән әсәргә күчеп, үрләп килгән милли көрәш очкыны аның публицистик мәкаләләрендә дөрләп янган зур учакка әверелә. Ул мәкаләләрнең һәрберсендә милләтебез өчен җан ату. Аларның һәрберсе әрнүле мәхәббәт, үз халкының вөҗдан авазы, ныклы иман белән сугарылган! Шушы публицистик рух аңа халкыбызның җан авазын хәтерләткән дистәләрчә сыннарын ясарга этәргеч бирә. «Чиста әдәби жанр» язудан бүленеп кулына утлы публицист каләме алырга мәҗбүр итә. Биредә ул миңа чын мәгънәсендә Шагыйрь һәм халкыбызның илче-пәйгамбәре булып тоела башлый, һичшиксез, бу яктан бүгенге татар әдәбиятында аның белән тиң куярлык әдипләребез юк безнең! Укучылар яхшы белә, бик күп әдипләребез, үзләре яулап алган дан-дәрәжәгә сокланып, халык бәгыреннән чыккан сыкрауларны тиешенчә ишетеп бетермәделәр. Кемдер алдашты, кемдер ярашты, кемдер куштанланды, кемдер адашты, кемдер ерак тарихка, кемдер ерак балачакка китте, кемдер акыллылык битлеге киде... Әдәбият та, аның тәнкыйте дә реаль чынбарлыктан тәмам аерылды. Шуның нәтиҗәсе буларак, соңгы 10-15 ел эчендә аларның иҗаты тупикка килеп керде. М. Юныс иҗатында исә без шушының нәкъ киресен күрәбез. Үзенең активлыгы белән алай бик нык аерылып тормаган бу иҗат нәкъ менә сүз иреге туганнан соң - 1990 елларда бөтен тулылыгы белән ачылып, активлашып китте. Яман заман каршысында Миргазиян Юныс Үзе булып торып калды. Кыска гына вакыт эчендә ул тормыш чынбарлыгының иң хәтәр ялганнарын ачып салган, дөнья сәнгатенең чын кыйммәтен аңларга өйрәткән, дөнья әдәбияты белән янәшәдә татар әдәби үсешенең мескенлеген күрсәткән язма-мәкаләләрен бирде. Аларда барыннан да бигрәк әдипнең эрудициясе, шәхес зурлыгы, җан кыюлыгы чагылыш тапты. Әлеге көрәшче әдип бүгенге әдәбиятыбызның иман-кыйбласын саклап калуда безгә үрнәк күрсәтә алды. Шушы публицистик көрәш тәҗрибәсе М. Юныска, һич-шиксез, матур әдәбият әсәрләре иҗат итүдә дә яңа мөмкинлекләр ачты. Әйтерсең лә, аның икенче сулышы ачылды. Ул язган соңгы «Без — коллар» романында әлеге публицистика белән баетылган яңа заман әсәренең гүзәл үрнәкләре ярылып ята. Әсәр Җир шарының ин зур шәһәрләреннән саналган Ташкала һәм шунда яшәүче гап-гади бер гаиләнең тормыш рәвешен һәм язмышын үзәккә куеп тасвирлый. Автор анда империя башкаласы Ташкалага фәлсәфи-публицистик рухлы заман бәясен бирә: «Җир йөзендәге гөнаһ һәм савап, ялган һәм хакыйкать, изү һәм изелүнең күп өлеше ташу суы китергән чүп-чар шикелле монда туктала. Монда — хөкүмәт, шымчылык һәм хәрбиләр үзәге, илчелекләр, данлыклы зур төрмәләр, мәдәният оешмалары, нәшриятлар, мәшһүр фәхешханәләр һәм фәнни-мәркәзләр урнашкан. Җир шарын чолгап алган алыш-биреш җепләре дә шушы калада зур бер төенне тәшкил итә иде. Сәүдә һәм сәясәт, җенси һәм рухи омтылышлар, коллык һәм азатлык дәгъвалары да бу калада аеруча көчле. Биредәге яшерен хәрәкәтләр җир йөзен караңгылык каплаганнан соң гына җанланып, астыртын рәвештә эшли башлый. Рәсми вазифасы башкала булганлыктан, Ташкала башка шәһәрләрдән шактый аерылып тора. Сигез ярым гасыр элек барлыкка килгән кала корал һәм куркыту, итәк астыннан ут йөртү юлы белән бер дәүләткә туплана, йөзләгән халыкларның язмыш-тәкъдирләре белән идарә итә, аларның азатлыгын буу белән шөгыльләнә. Башкала вазифасын аклау юлында башкала чит илләргә, Җир шарындагы барлык халыкларга яшәү юнәлеше биреп, аларның эшләренә катнашып, айга, кояшка, күктәге йолдызларга баш булу хакында хыяллана». Әсәрнең икенче канатында Әмир Шәкүровнын гаилә тормышы тасвирлана. Зур җәмгыять тормышы турында фикер йөртүнең бу — конкретлык алган икенче як полюсы. Алга таба әсәр чынбарлыкны нигездә шушы ике төрле спектрдан, ике аспекттан чыгып яктырта. Җәмгыять һәм Гаилә образлары бер тормыш чынбарлыгының ике объекты гына түгел, аларда авторның ике төрле фикерләү рәвеше дә төсмерләнә. Беренчесендә — фәлсәфи-сәяси публицистикага тартым уйланулар, икенчесендә гаилә җылысын, бала табигатен ачкан сәнгатьле фикерләү. Алар үзара тыгыз керешеп чорның каршылыклы яшәешен күз алдына китереп бастырырга ярдәм итә. Башкаланың үз дәрәҗәсенә, үз тәкәбберлегенә торырлык мондый туры бәяне татар язучыларыннан беркемнең дә әле бирә алганы юк иде шикелле. Бу яңа заман мөнәсәбәте, яңа чор чәчмә әсәре, монда стереотип фикергә урын юк. Бу әсәрдә Мәскәүгә лаеклы үз бәясе бирелсә, әдипнең «Соңгы сулыш» әсәрендә без шул империя әгъзаларының көчле сарказм белән сугарылган көлкеле дә, кызганыч та... куркыныч та булган җанлы, реаль образлары белән очрашабыз: әлеге горур совет гражданнарының үзләре гомер буе мәсхәрәләп көлеп килгән Шәрекъ илләре чүплегендә бүген ташланган иске кирәк-ярак эзләп казынулары күп нәрсә турында сөйли булса кирәк. Бу әсәрләрдә Ташкалабыз, нык алга киткән Шәрекъ ци-вилизациясе Япония, Корея, Сингапур, Гонконг белән янәшә куелып, аның киләчәге тагын да фаҗигалерәк тоела. Шушы капма-каршы традицияле ике кыйтга арасында безнең күңелебездә өченче үзәк - туган Татарстаныбыз пәида була. Аның язмышы нинди булыр? Ул кайсы юлдан китәр? Язучы, рәссам, шагыйрь-публицист, фикер иясе М. Юныс безне әнә шул хакта уйланырга чакыра. Дөнья кызык. Күзсезләр еш кына безне күрергә, аяксызлар йөрергә, башсызлар идарә итәргә өйрәтә. Бу олы әдипнең металл клапанлы йөрәге безне бүген, Яна чор чатында, яратырга һәм нәфрәтләнергә, көрәшергә һәм бирешмәскә дәртләндерә. Металл, әмма йөрәк бәгырьләренә тоташып типкән бу шигъри камертон безне һәрчакта, һәр очракта кыйблабызга һәм үз-үзебезгә тугрылыклы булып калырга чакыра.
2002 ел.
|
Миргазиян Юнус Миргазиян Юнусов Миргазиян Юныс Mirgazijan Junis Mirğazican Yunıs Миргазиян Юнус Миргазиян Юнусов Миргазиян Юныс Mirgazijan Junis