Baştagï - Главная 

 Jazmalar - Публикации

 Audio - Аудио

 Foto - Фото

Video - Видео

Notalar - Ноты

  Süzlär - Слова

Şigïr'lar - Стихи

Links - Линки  

Kunak_kitabï - Гостевая_книга

Lat

Татарстан Республикасы һәм РСФСРның халык артисты,
Г.Тукай премиясе лауреаты,
күренекле татар композиторы
С.Садыйкова исемендәге III ачык регион ара фестивальгә

сценарий
 

Сәхнә матур итеп шарлар белән бизәлгән. Кунаклар җыелганда С.Садыйкова көйләренә язылган җырлар янгырый. (“Җидегән чишмә”, “Белегез шуны”, “Казан кичләре” җырлары булырга мөмкин).

(“Инеш” вокал ансамбле: “Болгар җире” җыры. Номер башкарыла).
 

А.Б. (чыга)

Карап тормый ара еракка,
Дуслар килә безгә кунакка.
Дуслык безнең тормыш үзәге
Дуслык безнең бәйрәм бизәге.

А.Б. Исәнмесез, хәерле көн, хөрмәтле тамашачылар! Татарстан Республикасы һәм РСФСР ның халык артисты, Г.Тукай премиясе лауреаты, күренекле татар композиторы С.Садыйкова исемендәге III ачык төбәкара фестивальне ачык дип белдерәбез (алкышлар).

А.Б. В этом году наш фестиваль посвящается 100-летию со дня рождения С.Садыковой. Актуальность данного мероприятия еще в том, что оно проходит в год культуры и искусства.

А.Б. Хөрмәтле кунаклар! Рөхсәт итегез бүгенге бәйрәмне оештырырга булышучыларыбыз, безгә матди яктан ярдәм күрсәтүчеләребез белән таныштырып узарга:
 

- Киров районы хакимияте,
- Киров районы мәгариф бүлеге
- Бөтендөнья татар конгрессы
- ТРның Сара Садыйкова иҗтимагый фонды
 

Үзебезнең алкышларыбыз аша аларга олы рәхмәтләребезне җиткерәбез!


Кунаклар килә Казанга
Төрле яклардан: Апаслардан,
Арчалардан, Мәскәүләрдән
Җиде ятлардан.
Каршылыйбыз кунакларны
Ачык йөз белән, Ипи-тоз белән.

 

Чыгыш ясаучыларга букетларны Айгөл (3а кл.) һәм Альмира (2 кл.) чыгаралар

1. Сүзне, фестивальгә нигез салучы, 4 нче гимназия директоры, Вахитова Илхания Абзаловнага бирәбез. (Вахитова И.А. чыгышы)

2. Слово для поздравления предоставляется заместителю Главы администрации города Казани Нигматуллиной Зухре Нурулловне. (Сүзне Казан хакимияте башлыгының урынбасары Зөһрә Нурулловна Нигматуллинага бирәбез. Рәхим итегез!)

3. Сүзне Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Закиров Ринат Зиннуровичка бирәбез.

4. От имени Главы администрации Кировского района слово предоставляется заместителю Главы администрации Ирине Викторовне Жуковой (Хәзер сүзне әлеге фестивальне оештыруга матди яктан ярдәм күрсәткән, Киров районының хакимияте башлыгы исеменнән Жукова Ирина Викторовнага бирәбез.)

5. Сүз Казан шәһәренең мәгариф бүлеге җитәкчесенең урынбасары Марат Вазыйх улы Лотфуллинга бирелә. (М.В.Лотфуллин чыгышы)

6. Слово предоставляется начальнику отдела образования Кировского района Валентине Андреевне Шариповой. (В.А.Шарипова чыгышы)

7. Сүз ТРның С.Садыйкова иҗтимагый фонды рәисе Әзгәр Минниислам улы Хусаиновка бирелә.

8. Слово имеет Сахабутдинова Замзамия Багаутдиновна руководитель фольклорного ансамбля «Шатлык» г.Москвы. (Мәскәү шәһәре кунагы Сахабутдинова Зәмзәмия Багаутдин кызы культура агарту эшләре мөдире һәм “Шатлык” фольклор ансамбле җитәкчесе)

А.Б. С.Садыйкова “Шәһри Казаным”

Әй, рәхәт лә бу Казанда,
Уз шәһәрең, уз җирең.
Кая барсаң барда таныш,
Син беләсең һәр җирен.

Ул урамда барган чакта,
Килеп очрый танышың,
Рәхәтләнеп сөйләшәбез,
Чатка ишетелә тавышың.

Театрда, трамвайларда,
Урамнарда йөргәндә,
Туган халкым сәлам биреп
Хөрмәт итә күргәндә.

Рәхәт була очрасалар
Танышларың-дусларың,
Тыныч илдә шулай гөрләп
Яшик әле, дусларым!

 

Дуслар! Рөхсәт итегез сезне узган ел фестиваленең яшь талантлары, музыкаль илнең киләчәге – җиңүчеләрен атап китәргә:

1 урын –“Тамчылар” вок.анс. Балалар музыка мәктәбе, Иж-Бобья авыл филиалы Иж-Бобьинск «Братьев Буби» исемендәге урта мәктәп. Әгерҗе районы; Арькова Юлия Казан шәһәре; Зиганшина Гүзәл Яшел үзән шәһәре, 5 нче гимназия, Билалов Илназ Каратун урта мәктәбе, Апас районы

2 урын – 1. “Инеш” вок.анс. Казан шәһәре 24 Балалар музыка мәктәбе, 4 нче гимназия; Камалов Иляс Санкт-Петербург шәһәре; Шакирова Гөлнара Мәскәү шәһәре, Ясмин Баталова Мәскәү шәһәре.

3 урын – “Күбәләк” вок.анс. Казан шәһәре 24 нче Балалар музыка мәктәбе, 73 нче мәктәп; фортепиано – Измайлова Асия Казан шәһәре 24 нче Балалар музыка мәктәбе; Нуруллина Айсылу Казан шәһәре 70 нче мәктәп, Мәвләвиева Алинә җит.Мингол Галиев.

А.Б. Хәзер хөрмәтле тамашачылар сезне фестивальнең хөкемдарлары белән таныштырып үтик. Алар:

Зилә Даян кызы Сөнгатуллина – җырчы, Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясенең халык артисты. Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, консерватория профессоры;

Клара Акрам кызы Хайретдинова – Татарстанның халык артисты, Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерватория доценты;

Разия Әнвәр кызы Үзбәкова – җырчы, М.Җәлил театрының опера солисткасы;

Ренат Мансур улы Харисов – шагыйрь, М.Җәлил һәм Г.Тукай исемендәге премияләр лауреаты;

Зенфира Нүрмөхәммәт кызы Сәйдәшева – профессор, музыка белгече, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният эшлеклесе;

Марат Гәкиф улы Әхмәтов – скрипкачы, консерватория профессоры, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният эшлеклесе;

Тәлгәт Гәкиф улы Әхмәтов – М.Җәлил исемендәге опера һәм балет театрының дирижеры, Татарстан Республикасының атказанган артисты, пианист, консерватория доценты;

Фәридә Шәриф кызы Сәлитова – КДГПУның музыка факультеты деканы;

Әлфия Газиз кызы Айдарская – балет сәхнәсе ветераны, С.Садыйкованың кызы;

Кирам Шайхиан улы Сатиев – баянчы, Татарстан Республикасының атказанган артисты;

Сәит Садыйк улы Рәинбәков – җырчы, Татарстан Республикасының халык артисты, Марсель Сәлимҗанов исемендәге Актерлар йорты директоры;

Мингол Вахит улы Галиев – җырчы, Татарстан Республикасының халык артисты, КДГПУ ның доценты.

А.Б. Шулай итеп без мөхтәрәм хөкемдарлар белән танышып үттек. Ә хәзер әйдәгез фестивальне башлап җибәрик! Номерлар өч номенация буенча бер-бер артлы булачак. Башта 6-10 яшьлекләр, ә аннан 11-17 яшькә кадәр булган балалар чыгышы. Хөкемдарга, фестивальдә катнашучыларга дөрес бәя биреп баруны, ә тамашачыларга алкышларны кызганмауларын үтенеп калабыз.
______
______
______

А.Б. Ә хәзер төшке ашка ярты сәгатьлек тәнәфес игълан итәбез. Төшке ашалрыгыз тәмле булсын!
(Төшке ашка таралышалар)

А.Б. Хөрмәтле тамашачылар! Без янәдән фестивалебезне дәвам итәбез.
Сезнең алдыгызда чыгыш ясый .....
______
______

А.Б. Мөхтәрәм кунаклар! Хөрмәтле тамашачылар. Шуның белән фестивалебез ахырына якынлашты. Хәзер хөкемдарлар җиңүчеләрне билгеләү өчен 20 минутлык тәнәфес. (Биюләр. Залялова Диләрә)

А.Б. Һәм, ниһаять, һәммәбезне дә дулкынландырган мизгелләр килеп җитте. Җиңүчеләрне билгеләү өчен сүз хөкемдарлар исеменнән Клара Акрам кызы Хайретдиновага бирелә. (чыгыш ясый Хайретдинова К.А.)

А.Б. Слово для награждения предоставляется заместителю главы администрации Кировского района г.Казани Жуковой Ирине Викторовне. (Бүләкләү)

А.Б. Всех победителей конкурса просим остаться на сцене.
(“Инеш” ансамбле кызлары бүләкләрне һәм дипломнарны бер-бер артлы сәхнәгә чыгарып торалар)

А.Б. Шуның белән безнең III ачык регионара “Калфаклы сандугач” фестивале ахырына якынлашты. (Туш яңгырый)

Күкләр аяз, дөнья имин булсын,
Авырлыклар ишек какмасын.
Шәфкатьле бул, беркем бу тормышта
Шатлык чәчеп кайгы тапмасын!


А.Б. Тагын бер кат шушы фестивальне оештырырга булышканнары өчен безнең спонсорларга олы рәхмәтебезне әйтеп үтәсе килә.

А.Б. Мы еще раз выражаем огромную благодарность нашим спонсорам. Это:

- Администрация Кировского района,
- Киров районы мәгариф бүлеге,
- Исполнительный комитет всемирного конгресса татар,
- ТРның Сара Садыйкова иҗтимагый фонды.

(Алкышлар).

А.Б. IV открытый региональный фестиваль имени С.Садыйковой состо-ится через 2 года в 2008 году здесь же в последнюю пятницу октября в 10.00. Ждем вас и от вас заявки в 2008 году.

А.Б. Ерак араларны якын итеп безгә килгәнегез, үзегезнең күңелдәге җылылкны безгә дә өргәнегез өчен һәм игътибарыгыз, алкышларыгыз өчен бик зур рәхмәт сезгә! Исән-имин яшәгез! Ходай сезне сәламәтлектән аермасын иде! Киләсе очрашуларга хәтле, сау булыгыз!

А.Б. Программаны алып бардылар:

- Нури
-Фәйрүзә


Тәмам.