Baştagï - Главная 

 Jazmalar - Публикации

 Audio - Аудио

 Foto - Фото

Video - Видео

Notalar - Ноты

  Süzlär - Слова

Şigïr'lar - Стихи

Links - Линки  

Kunak_kitabï - Гостевая_книга

 

Чәршәмбе, 1 ноябрь. 2006 ел

Lat     

Хәмзә БӘДРЕТДИНОВ

Гомер юлының моңлы эзе

Моннан өч ел элек, эшне башлап җибәргәндә, шикләну-шөбһәләнү тойгысы 4 нче татар гимназиясе директоры Илхания Вахитованы читләтеп үтмәде: Сара Садыйкова исемендәге фестивальгә җырчылар һәм уенчылар килерләрме икән? Шулай да Киров районында 4 музыка мәктәбе, 20 ирта мәктәп булу күңелен берникадәр тынычландырды:

- Чакыруны тирә-юньдәге дүрт-биш һәвәскәр булса да кабул итмичә калмас әле!
 

Ә чынлыкта, куркуның хәерлегә икәнлеген раслап, күптән көтелгән яңа чарада катнашучылар берничә дистәдән артып китте. Күңеллө хәбәр "ШәҺри Казан" газетасы аша урыннарга барып җиткәч, Татарстанның кайбөр районнарыннан да башкалага килүчеләр табылды.

Былтыр исә кунаклар Мәскәү, Санкт-Петербург калаларыннан да юл ялгадылар.

Быел яшь сәләт ияләре бәйгесенә теләктәшлек кyрсәтүчеләр тагын да күбәйде. Шуңа күрә Татарстанның халык артисткасы, Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе, Габдулла Түкай исемендәге бүләк иясе Сара Садыйкова исемендәге III ачык төбәкара «Калфаклы сандугач» фестивале, гимназия залына гына сыймыйча, Гладилов урамындагы 49 нчы йортка урнашкан зиннәтле Татар яшь тамашачылар театрына күчерелде.

 Жюри әгъзаларына 100 дән артык чыгышны бәяләргә
туры килде

Әмма киләчәктә, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы, Казан шәһәре мәгариф идарәсе, ТР Композиторлар берлеге читтән күзәтеп торучылар халәтендә калмаса, мондагы 300 урын да гомер юлының моңлы эзеннән баручы һәвәскәрләр өчен аз булып тоелачак. Чөнки катнашучылар исемлеге бик озын. 5-10, 11-17 яшьлек укучылар арасында композиторның көйләрен аерым һәм күмәкләп уйнаучылар, җырлаучылар әнә 2006 елда йөздән артып китте. Казан, Арча районының Шушмабаш, Әгерҗенең Иж-Бубый, Саба, Теләче, Югары Осланның Октябрь һәм Матюшино, Чувашия Республикасының Шыгырдан, Мәскәү, Санкт-Петербург мәктәпләреннән сәфәргә чыгып, танылу юнәлешендәге тәүге адымнарын атлаучыларның яшьлек, кыюлык, көй, моң, җыр кушылмасы шулай ташкын булып аккач, Татарстанның халык артисты Клара Хәйретдинова җитәкчелегендәге дәрәҗәле жюри әгъзаларына - җырчылар Разия Үзбәкова, Флюра Сөләйманова, Миңгол Галиев, Сәит Раинбәков, баянчы Кирам Сатиев, скрипкачы Марат Әхмәтов, музыка белгечләре Земфира Сәйдәшева, Фәридә Салитовага, чыгышларны бәяләү өчен, иртәнге 9 дан кичке 8 гә кадәр концерт карарга туры килде.

Билгеле, халык тарафыннан былбылга тиңләнгән С.Садыйкованың 100 еллыгын каршылаганда, гомере буе көнчеләр тарафыннан эзәрлекләнгән калфаклы сандугачның кызы - балерина Әлфия Айдарская фатихасын биреп торганда, үлемсез көйләргә баян, фортепиано, волторна, думбра, скрипка, флейта, виолончель, ксилофон кебек уен коралларында иртәдән кичкә кадәр җан өрү, хәтер сандыгындагы 400 дән артык җырның берничә дистәсен искә төшертеп оннытырмау - бик тә куанычлы хәл. Чөнки төп оештыруче Илхания Вахитова искәрткәнчә, татар моңы халкыбызны яшәтә. Киров районы мәгариф бүлеге мөдиренең милли мәсьәләләр буенча урынбасары Эльмира Уразова әйткәнчә, җырлы-моңлы бәйге гасырлардан килгән милли рухны киләчәк буынга тапшырып моңдашлар чылбырын тоташтыра. Җырчы Клара Хәйретдинова үткәннәрне искә төшереп гайрәтләндергәнчә, кайчандыр филармония җитәкчеләре: "Ник Садыйкова әсәрләрен күп җырлыйсыз?» - дип күпсенү сүзен ишеттерсәләр дә, еллар сынавын узган көйләрнең Сара ханым вафатыннан соң сәхнәдән төшмәве - чын иҗатның улемсезлек күрсәткече ул.

Мәскәүнең «Шатлык» ансамбле җитәкчесе Зәмзәмия Сәхәбетдинова билгеләп үткәнчә, октябрь аеның соңгы шимбәсендә тернәкләнгән Казан башлангычына кушылып, Россия башкаласында 5, 25 ноябрьдә концертлар үткәрү - Моңсара моң дашларының халкыбызны берләштерү чарасы. Сара Садыйкова исемендәге иҗтимагый фонд рәисе Әзһәр Хөсәенов нәтиҗә ясаганча, шулай итеп, еллар узган саен куәтен ныграк сиздерүче композитор, каршылык киртәләреннән сикереп, мәңгелеккә таба хәрәкәтләнә. Менә аның турында яңа документаль фильм төшерелә, зат лы альбомы эшләнә, исеме Нариманов урамының бер өлешенә бирелә, рухы һәйкәл булып Тукай музее янәшәсенә кайта.
 

Карагыз: Призеры III открытого регионального фестиваля имени С.Садыковой