Baştagï - Главная 

 Jazmalar - Публикации

 Audio - Аудио

 Foto - Фото

Video - Видео

Notalar - Ноты

  Süzlär - Слова

Şigïr'lar - Стихи

Links - Линки  

Kunak_kitabï - Гостевая_книга
 

Нәзифә Кәримова,
“Азатлык” радиосы. Мәскәү

 

Мәскәүлеләр Сара апаны искә ала
 

 1 ноябрь - Сара апа Садыйкованың туган көнендә, Мәскәүнең мәдәни үзәгендә узган Әдәби - музыкаль салон утырышы Сара апа Садыйкованың 100 еллык юбилеена багышланган иде.

Кичәне мәдәни үзәк китапхәнәсе мөдире Нурзидә Чанышева ачып җибәрде һәм ул Сара апаның тормыш юлы, иҗади турында сөйләде. Очрашуда Сара Садыйкова башкаруында тасмага язылган җырлар яңгырады, аны күреп белгән мәскәүлеләрнең истәлекләре дә сөйләнде һәм видеотасмалар күрсәтелде.

Китапхнәнә дә ул көнне Сара Садыйкованың күңеленә хуш килерлек итеп, чуклы шәлләр, энҗеле калфаклар, камзуллы- бәбитәкле татар кызлары киеп йөргән күлмәкләр белән бизәлгән иде. Бу күлмәк, калфакларны үз куллары белән теккән Танчулпан Ишбирдина (урта утырган) милли үзәккә аларны сандыгы белән алып килгән.

Сара Садыйкова турында истәлекләре белән аның белән бер йортта яшәгән еш аралашкан, 37 елга кадәр Мәскәүнең тарихи мәчет мулласы булып эшләгән Абулла хәзрәтнең кызы Илсөяр ханым уртаклашты. Ул “Сара апа белән беә бер йортта яши идек. Ул беренче катта, без икенче катта. Без аны чәйгә чакыра идек. Ул бездә пианинана уйнап, җырлый да торган иде” дип, истәлекләре белән уртаклашты.

Илсөяр ханымның истәлекләреннән соң, аларның йортында бала чагында еш була торган танылган тарихчы Газиз Гобәйдуллинның килене, Әминә Хөсәен кызы Гобәйдуллина (сул фото) да сүз алды.

Сара Садыйкованың туган көнен билгеләп үткән ул кичәдә Сара Садыйкованы күреп белгән кешеләр байтак кына иде. 95 яшлек Роза ханым Кострова Мәскәүдә Сара апа белән Рәшит ВаҺаповның концерты турында да, Сара Садыйкова белән очрашуы хакында да кызыклы истәлекләрен бәян итте.

Очрашуда шулай ук Наилә Фатехова, Зәмзәмия Сәхәбетдинова һәм Роза Хабибуллина, башкаруныда да Сара Садыйкова җырлары яңгырады.

Очрашуга килгән һәр кешегә Сара Садыйкованың җырлары- ноталары, латин хәрефендә басылган шигырьләр белән, бүләк буларак таратылды. Әлбәттә, кичә чәй өстәле артында да дәвам итте. Анда да Сара Садыкова турында истәлекләр арты, истәлекләр яңгырады.

Мәскәүдә Сара Садыйковага багышланган очрашулар беренчесе булса да, соңгысы түгел. Тагын шундый очрашулар 5 ноябрьдә, һәм Сара Садыйкованың кызы Әлфия Айдарская, Казан артистлары катнашында 25 ноябрьдә дә узарга тиеш.

Сүз уңаенда шуны да әйтергә кирәк, быел Казанда узган Сара Садыйкова фестивалендә Зәмзәмия Сәхәбетдинова җитәкчелегендәге “Шатлык” төркеме беренче урынны алып кайткан.